03 сентября 2015
Илдар абый, туган көнегез белән!

Бүген күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовны татар журналистикасы кафедрасында бергә эшләүче хезмәттәшләре туган көне белән ихлас котладылар. Кафедрабыз мөдире профессор Васил Гарифуллин хаклы әйткәнчә, Илдар абый ничә буын татар журналистларын әзерләде, аларга төпле теоретик һәм практик белем бирде. Аның шәкертләре төрле редакцияләрдә эшләп, Татарстан матбугатын үстерүгә саллы өлеш кертәләр. Илдар Низамовның тырыш шәкерте Ләйлә Сабирова остазының фәнни юлын дәвам итеп, кафедрабызда укыта. Хезмәттәшләре хөрмәтле галимгә нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр. 
Илдар абый!
Сезне бөтен кафедра исеменнән, туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

 

Источник информации: Илһам Фәттахов.