03 сентября 2015
Иң-иңнәр түләүсез укырга тиеш!

2 нче сентябрь мөһим вакыйгаларга бай булды. Нәкъ менә кичә ИТИС югары мәктәбенең беренче курс студентларына Татарстан Республикасы хөкүмәтенең махсус грантлары тапшырылды. 


Кичәдә 50 кешегә 5 миллион күләмендә грант бирелде. Бүләкләнүчеләр арасында иң-иңнәре генә иде. Ә иң-иднәре БДИ баллары буенча билгеләделәр.
Татарстан Республикасының информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов студентларга укудан тәм табуларын һәм белгечлекләренә тугъры калуларын теләде.
ИТИС Югары мәктәбенең зур популярлык казануын КФУ ректоры Илшат Гафуров та билгеләп үтте. "ИТИС Югары мәктәбе ил күләмендә беренчеләрдән санала. БДИ күрсәткечләре буенча ИТИС хәтта МДУ, ИТМО университетын, Мәскәү физика-техника институтын да артта калдырды".
Белешмә өчен: 2015 нче елгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча, КФУның ИТИС Югары мәктәбе «прикладная информатика» юнәлешендә белем бирә торган IТ югары уку йортлары арасында беренчелекне яулады. Мондый уңыш, абитуриентларның «прикладная информатика» юнәлешендә укыйсы килү теләгеннән тыш, кабул итү кампаниясе эшчәнлеген камилләштерү белән дә бәйле.
КФУның ИТИС Югары мәктәбенә гариза биргән абитуриентларның бер фәннән БДИ баллары уртача 86,34 кә тигез. Бу, 2014 нче ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2,64 баллга күбрәк. Чагыштыру өчен: КФУның калган институтларына керү өчен кирәк булган уртача балл 76,22, Мәскәү шәһәренең экономика мәктәбендә — 85,7.
ИТИС Югары мәктәбе — КФУның иң зур кызыксыну уяткан алдынгы инновацион факультеты.

Источник информации: Алия Сафина (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)