28 августа 2015
Тулай торак серләре

Укырга кая гына барам дисәң дә, сиңа, һичшиксез, мөстәкыйль тормышка ияләшергә туры киләчәк.
Тулай торактамы син, йә булмаса фатирдамы – барыбер үз янәшәңдәге кешеләр белән уртак тел табарга тырышырга кирәк.


Университетка читтән килеп укучыларның яртысыннан күбрәге тулай торакта яши. Мин дә, дүрт ел элек Казанга укыр га килгәч, әлеге «баскычны» үттем. Бу – өең түгел инде: тәмле ашлары белән әниең көтеп тормый, «Балам, арыгансыңдыр, ял ит», – диюче дә юк. Барысын да үзеңә эшләргә туры килә. Әле дә исемдә, миннән зуррак иптәшләрем: «Йомырка булса да кыздырыйм дип, уртак кухняга чыксаң, газ плитәсе буш түгел; авыр көннән соң мендәргә башыңны төртүгә, стена артында музыка уйный башлый... Кая барасың, түзәсең инде. Бер күзең белән плитә бушаганын, икенчесе белән душка чират беткәнен чамалап торасың», – дип куркытып куйганнар иде. Ләкин, минем бәхеткә, мондый авырлыклар белән очрашырга язмады. Чөнки безгә Универсиада авылыннан яңа, чиста, киң бүлмәләр бирделәр. Шуңа да карамастан, тулай торак кайда да тулай торак инде. Гомумән, анда яшәүнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре бар. Иң элек, кирәкле гаризаларны, белешмәләрне тапшыргач, сиңа бүлмәңнең ачкычы бирелә. Кастелянша сиңа урын-җир әйберләрен тапшыра, һәм исеңдә калдыр: тулай торактан киткәнче, алар синең җаваплылыгыңда булачак! Мөһим мәсьәләләрнең берсе – комендант һәм вахтада утыручы абый-апалар белән уртак тел табу. Бу ни өчен кирәк дисеңме? Анысын инде төннәрен соңга калып кайтканда аңлый башлыйсың. Монда дипломатик сәләтеңне үстерү комачауламас, ә кемнең нинди шоколад яратуын белү файдага гына булыр. Вакытлар узу белән, тулай торак пешерергә дә өйрәтә. Кулинарлык серләрен үзләштергәнче исә, бүлмәдәшең пешерә тора, ә син, ашагач, савыт-сабаны юып куясың. Күрше бүлмәдән тәмле коймак, кызган бәрәңге исе килсә, «ялгыш» кына хәлләрен белергә кереп чыксаң да була. Тулай торак тормышына һәр кеше үзенчә күнегә. Тик нәкъ менә шунда гына син якын дус, сабырлык, аралашу, мөстәкыйльлек кебек төшенчәләрне аңлый башлыйсың.

Источник информации: Гүзәл Асылова, газета "Darelfѳnyn"