25 августа 2015
"Мозаика культур" фестивале cезне көтә!

29 нчы август көнне Казанда беренче Республикакүләм этноконфессиональ фестиваль узачак. «Мозаика культур» дип исемләнгән әлеге чара Татарстан Республикасы көненә багышлап уздырыла.

Фестивальның максаты катнашучыларны һәм Казаныбыз кунакларын Татарстанның күпмилләтле халкы, аларның мәдәни байлыклары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан митрополиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте белән берлектә оештырыла.

«Мозаика культур» фестивале «Кремль» яр буе урамында узачак. Чара вакытында интерактив мәйданчыклар, каллиграфия, алтын белән чигү буенча остаханәләр, милли мәдәният экспозицияләре һәм һөнәрчелек күргәзмәләре булачак. «Религия, как часть культуры» экспозициясендә фотокүргәзмә,  рәсем сәнгате осталары эшләре тәкъдим ителә, дини китаплар сатылачак.

Фестивальгә килгән кунаклар өчен профессиональ җырчылар һәм үзешчән коллективлар концерт куя.

«Мозаика культур» фестивале Татарстан халкы өчен бик мөһим чараларның берсе булыр дип көтелә. Фестиваль  12.00 сәгатьтә башланачак. Программа кичке 6га кадәр дәвам итәчәк.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова