25 августа 2015
КФУ археологлары Биләр тыюлыгында

КФУ археологлары Биләр тыюлыгында уздырылган казу эшләре барышында, элеккеге корылмага тап булганнар. Белгечләр фикеренчә, әлеге корылма заманында мунча хезмәтен башкарган булырга тиеш. Археологик экспедиция белән КФУ профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин җитәкчелек иткән. Экспедициядә катнашучылар арасында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, КФУның Алабуга филиалы, Ульяновск дәүләт педагогика университеты студент-практикантлары, укучылары һәм студентларның төрле хезмәт төркемнәре дә булган. Казу эшләре барышында табылган таш бина XII гасыр азагы - XIII гасыр башына карый дип белдерә тарихчылар. Корылма 1236 нчы елда монгол-татар явы тарафыннан җимерелгән булырга мөмкин. Корылманың өске өлешендә яну эзләре, кеше сөякләренең өлешләре табылган. Тикшерү һәм казу эшләре вакытында су җылыту өчен савыт, зур мич, шуларга кайнар һава китерү өчен яраклаштырылган каналлар табылган. Быел экспедиция вәкилләре табылган кирпеч корылманың бер өлешен генә өйрәнә алачак. Тулырак һәм төгәлрәк мәгълүмат корылма тулысынча казып чыгарылгач кына билгеле булачак.