21 августа 2015
Эдвард Хәкимов: "Күңелем иреккә омтылды"

19 нчы август бөтендөнья фотография көне санала. КФУ хезмәткәрләре һәм студентлары фотографиягә төшерү эшенә һәрвакыт ниндидер бер мәхәббәт белән карыйлар. Ә кайберәүләр бу өлкәдә зур уңышларга да ирешә ала. Югары биеклекләргә омтылучылар өчен КФУ профессоры Эдвард Морат улы Хәкимов – үрнәк булырлык кеше. Уку йортыбызның галиме булу белән беррәттән, ул фотосурәтләре белән дан казанган фотограф та әле.

Эдвард Морат улы Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамли. 3 ел буе Көнбатыш Себердә эшләп кайтканнан соң, файдалы казылмалар кафедрасына аспирантурага керә. Кандидатлык диссертациясен яклый, укытучылык эшчәнлеге дә шул вакытта башланып китә. Докторлык диссертациясен исә фәлсәфә фәннәре буенча яза ул. Бүген Эдвард Хәкимов – Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм туган якны өйрәнү кафедрасы профессоры.
Фотография дөньясы галим тормышында зур урын били. Аның иҗади үзенчәлеген газета-журнал редакцияләрендә югары бәялиләр. Чын күңелдән яратып башкарылган эш Хәкимовка диплом-медальләр дә китергән. Әмма анысы мөһим түгел бит. Иң әһәмиятлесе – бирелгән югары бәя. 
«Яшәү рәвешен аңлау – гомеремнең төп соравы, – дип сөйли Эдвард Хәкимов. – Күңелем иреккә омтыла иде, ләкин шуны ачык аңлыйм: моңа төшенер өчен тормыш турында тирән белем һәм яшәү тәҗрибәсе булырга тиеш. Шул сәбәпле, мин студенттан профессорга һәм Россия фоторәссамнәре берлеге әгъзасына кадәр бик озак бардым. Кешеләрнең төрле мөнәсәбәте белән бизәлгән бик кызыклы юл иде ул».
Фәнгә бирелгән шәхес иҗат белән ничек шөгелләнә соң? Эдвард Морат улы әйтүенчә, фән, гомумән, акыл эшчәнлегенә күнеккән баш мие дөньяга башкача карарга ярдәм итә. Фотосурәтләр архивын билгеле бер системага салуда да нәкъ менә акылга таянган ул. Шулай ук аның фотоколлекциясендә университет тормышындагы мөһим мизгелләрне дә күреп була. Мисал өчен, икенче корпусның төзелеше. Галим иҗат җимешләренең бер өлешен Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәгә тапшырырга тели икән. «Биредә фотографияләремә сак караш булачагына бер шигем дә юк», – ди ул.

Источник информации: матбугат үзәге мәгълүматына таянып Р.Габдрахманова