11 августа 2015
Университет кунакларга бай

   Күптән түгел Пекинда Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге чараны, моңа кадәр зур уңышларга ирешеп, танылу алырга өлгергән CITS компаниясе уздырды. CITS Кытай халык республикасы белән Татарстан арасында туризмны үстерү мәсьәләсе өчен җавап бирә торган иң зур партнерларның берсе булып санала.
  2014 нче елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «China International Travel Service Limited» Халыкара туризм Агентлыгы Президенты Юй Ниннин арасында уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куелган иде. Әлеге килешү Татарстан Республикасының Кытай базарларында алга китүенә мөмкинлек бирде. 
    Мәсәлән, быел Татарстанга Кытайдан дүрт төркем кунак килер дип көтелә. Алар «Красный маршрут» буенча сәфәр кылалар. Әлеге маршрут Мәскәү — Санкт Петербург – Казан — Ульяновск шәһәрләре буенча уза. Һәрбер шәһәр Владимир Ленин исеме белән бәйле икәнен дә искәртеп үтәргә кирәк. 
   Татарстан Республикасында кунакларны шәһәр буенча экскурсия, Казан Кремле, В.И.Ленин исемендәге музей, Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Идел буенча сәяхәт көтә. Иң мөһиме — шәһәребез кунаклары Казан федераль университеты белән якыннан таныша һәм Казан университеты тарихы музеен күрә алачак. 
   10 нчы август көнне КФУ Кытайдан килгән беренче төркем кунакларны каршы алырга өлгерде инде. Казан университеты тарихы музее, Актлар залы, В.И.Ленин укыган аудиторияләрне карап чыккан кунаклар соклануларын яшермәделәр. В.И.Ленин тормышы, эшчәнлеге турында яңа кызыклы мәгълүмат белү, уку йортыбызга гына хас булган гореф-гадәтләр белән танышу бирегә кабат кайтасы килү теләге генә уяткан.


Источник информации: Айгөл Абдрахманова