04 августа 2015
Төрек теле өйрәнәбез, яңа дуслар табабыз

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлыр бүлегендә укучы бер төркем студент Төркиянең Юнус Әмре институты оештырган жәйге курсларга китте. Чыгымнарның күп өлешен Юныс Эмре институты үз өстенә алды. Студентларны бик жылы каршы алдылар. Бу яз мәктәбендә утыздан артык илдән килгән студет төрек телен камильләштерә, төрек дөньясы белән таныша.  Алар үзара бик ачык, күбесе төрекчә һәм инглизчә сөйләшәләр.

Юнус Әмре институты программасы буенча, укучыларга көннең беренче яртысында төрек теле дәресләре, дәрестән тыш вакытларда төрле экскурсияләр, мәдәни чаралар оештыралар. Истанбул университеты, китапханәләр, Ая-Софья, Сөләймания мәчете, дулкынландыргыч музей-панорама,  Төрки дәүләтләрне таныту өйләре студентларга бик ошады. 

Истанбулда берничә көн торганнан соң, укучылар тел белү дәрәҗәләренә карап, Төркиянең төрле  шәhәрләренә курсларга таралдылар. Бурса, Кодҗаели, Айдын, Невшехир, Зонгулдак шәһәрләрендә оештырылган Юныс Әмре институты мәркәзләрендә тел өйрәнү очен барлык шартлар да тудырылган. Иң яңа методикага нигезлңнеп төзелгән дәреслекләр, иң яхшы укытучылар, тел мохите, төрек тормышы белән танышу - барысы  да   студентларга.

Студентлар бу курслардан бик канәгать. Бигрәк тә,  төрек телен ишетү, төрекләр белән төрек телендә аралашу алар өчен зур бәхет, чөнки, чыннан да, чит телне сыйныф эчендә генә өйрәнеп булмый Шулай  ук,  дөньяның төрле илләреннән килгән  яңа дуслар белән танышу  дөньяга карашны киңәйтә, аралашу мөмкинлекләрен арттыра.

Студентлар бу чараларны оештыручыларга рәхмәтле. Киләчәктә дә әлеге матур башлангыч традициягә әйләнсен иде , дигән теләктә калалар.