02 июля 2015
Профессия буенча эшләячәксеңме?

Бүген чыгарылыш студентларын борчыган проблема – ул эш табу. Әйе, тапталган, изелгән, ләкин үзенең актуальлеген югалтмаган четерекле мәсьәлә 4нче һәм 5нче курсларга тынгы бирми. Студентларның 80-90%ы «Профессияң буенча эшләячәксеңме» дигән сорауга, ни кызганыч,  үзләре дә җавап таба алмыйлар.

Статистик белешмәләрне карасак, бүгенге көндә илебездә югары уку йортларын тәмамлап, кулларына диплом алган студентларның 60%ы үз профессияләре буенча эшләми. Шушы студентларның күбесе, инде уку дәверендә үк «без алган һөнәребез буенча эшләмәячәкбез, монда диплом өчен генә укыйбыз, безнең эш урыннары инде әзер» дип игълан итәләр.

Экспертлар фикеренчә, әлеге проблеманың барлыкка килүендә бюджет уку системасы гаепле. Әйе, безнең күпләребез өчен әлеге бушлай уку урыннары кадерле һәм кыйммәтле, тик экспертлар моның белән килешми. «Укуга сарыф ителгән бюджет акчаларының яртысы диярлек җилгә оча һәм без моны ел саен күреп торабыз. Уку аша югары үрләргә, профессиональ карьерага ирешү  урынына, ата-ана һәм студент беренче урынга ничек булса да университетка укырга керүне куя, ә эш ягы үзеннән-үзе, таныш-белешләр ярдәме белән хәл ителәчәк дип белдерәләр. Мондый фикерләр дөрес түгел һәм студентларның эшсезлеге дә нәкъ шуннан барлыкка килә», – ди экспертлар.

Студентларның профессия буенча эшләмәүләренең тагын бер сәбәбе – ул аз күләмле хезмәт хакы һәм уку вакытында башка төр эшчәнлек белән мавыгу. Күпләр икенче, өченче курска җиткәч, үзләренең һөнәрне дөрес  сайламаганнарын аңлыйлар, ләкин бик азлары гына уку урынын алмаштыра. «Бер кергән, укып бетерәм инде, мондагы укытучылар да үзебезнеке, группа, коллектив белән да мөнәсәбәтләр әйбәт, җайлашкан» дип, үз урыннарында калалар.

Булачак профессиянең хезмәт базарында престижлыгы, профессиональ карьера буенча үсү мөмкинлеге, уку дәверендә алынган белемнең җитү-җитмәве, булачак профессиянең кызыклы һәм җәмгыять өчен кирәк булуы – бу факторлар чыгарылыш студентыны киләчәк профессиясен сайлауда зур йогынты ясый.

Яшьләр эшкә урнашырга барганда, ишектән килеп керүгә, беренче сорауның «тәҗрибәң бармы» дип яңгыраячагын белә һәм күпләр әлеге сорауга җавапсыз кала. Әлеге сорауга «әйе» дип әйтер өчен, студент уку дәверендә үк эшли башларга тиеш, булачак һөнәре өлкәсендә әзме-күпме тәҗрибә туплаган булса, әлбәттә, аның үзенә дә җиңел булачак: киләчәктә дә, эшкә урнашкан вакытта да.

Студентлар беренче тәҗрибәләрен уку дәверендәге практика чорында туплый алалар. Тик мондый мөмкинлек һәрбер институтларда да бирелми. Бу яктан без, массакүләм мәгълүмат чаралары институты студентлары, бәхетле дисәм дә, ялгышмам. Чөнки, беренче курстан алып, без, уку белән беррәттән, практиканы да үзләштерәбез. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге чара күп студент-журналистлар өчен эш урыны белән бәйле проблеманы хәл итәргә булыша. Студентларны, рәхәтләнеп практика үткән газета редакцияләренә, республика телевидениесенә эшкә чакырып калалар. Тик студент әлеге мөмкинлектән дөрес һәм рациональ итеп  файдалана алачакмы – монысы бары тик аның үзеннән һәм киләчәккә булган теләкләреннән генә тора!

Чыннан да, эзләгән, укыган кешегә һәрчак эш табыла дип уйлыйм мин, бары тик теләк кенә кирәк. Ә инде сиңа куйган шартлар белән килешү-килешмәү, тәкъдим ителгән вазыйфадан «миңа бу гына җитми» дип баш тарту – бу инде икенче мәсьәлә.

Источник информации: Әлмирә Әгъзамова