31 мая 2015
Телевизион тапшыруны тәнкыйтьләү урынлымы?

Телевидениеда мәгълүмат чиксез күп, үзеңә ошаганын сайлап алып тыңлау мөмкинлеге артканнан арта бара. Мондый ситуациядә авторлык тапшыруларын тудыручылар нишләргә тиеш? Үз телевизион продуктын ничек заманга җайлаштырырга? Авторлык тапшыруын әзерләгәндә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Бу сорауларга “ТНВ” каналында үз авторлык тапшыруларын булдырган журналистлар Миңназыйм Сәфәров һәм Венера Иванова җавап бирде.
“Аулак өй” яки “Яшьләр-online” тапшыруларын караган вакытта, беркем дә аларның ничек барлыкка килгәннәре турында уйламыйдыр. Ә чынлыкта, аларны эфирга чыгару өчен бик күп көч түгелә икән. Әлеге ике тапшыруның да авторы булган ТНВ телерадиокомпаниясе алып баручысы Венера Иванова (сүз уңаеннан, Венера КФУ магистранты) бу авыр хезмәтнең һәр баскычын белә. “Проектны башлар алдыннан, аның идеясен булдыру мөһим”, – ди ул. Яшьләр яки өлкән яшьтәгеләр өчен эшләвеңә карап, төрле алымнар куллану зарур. “Аулак өй” (Роза Әдиятуллина белән берлектә) һәм “Яшьләр-online” тапшыруларын бер максат беләштергән – аларны төрле буын вәкилләре кызыксынып карарлык итү. Шуңа күрә авторлар телевизион шоу-тамаша форматы сайлаганнар.
- Режиссерга, иң мөһиме, кадр яхшы булсын һәм эфирга чыкканда җитешсезлекләр китмәсен. Ә калган барлык нечкәлекләр автор өстендә: тапшыруның эчтәлеге, сыйфаты, тема ачылышы, катнашучыларга караган социаль функция һәм башкалар. Автор буларак тапшыруны эфирга син чыгаргансың икән, анда әйтелгән һәр сүз өчен үзең җавап бирергә тиешсең. Ә хаталар булса, гафу үтенә белергә дә кирәк. Иң беренче чиратта, тапшыру эчтәлекле һәм гади формада барырга тиеш. Беренче 13 секундта тапшыру аны эләктереп алмый икән, ул башка каналга күчерәчәк, – дип сөйләде Венера Иванова.
Миңназыйм  Сәфәровны “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире һәм университет мөгаллиме дип кабул итсәк тә, соңыннан аның телевидение өлкәсендә дә белгеч булуын аңладык. Гәрчә үзен: “Телевидениега кереп барышым”, – дип кенә бәяләсә дә. “Туры сөйләм” исемле авторлык тапшыруы алып баручысы буларак, ул бу хезмәтнең иң авыр ягын билгеләде – тапшыруга татар телле, татар фикерле герой табу. Телевизион журналистикада төзәтергә мөмкинлек юк, ә эфирга сыйфатлы тапшыру чыгару мөһим. Миңназыйм  Сәфәров телевидениеда бар да тормышчан булырга тиеш дигән фикердә тора:
– Безнең тапшыруларның бөтен бәласы – ихлас булмауда. Алдан әзерләнгән ясалма тавыш, сораулар һәм трафаретлар бихисап күп. Телевидениеда гадилек кирәк. Аның да ясалмасы түгел, ә табигый булганы. Экранга чыкканда, без: “Минем оппонентларым моны күрәчәк, менә аларга азык калдырмыйм әле”, – дип уйлап эшләргә тиеш.
Эшләмәгән кешенең бер генә гаебе бар – ул эшләми, ә эшләгән кешенең гаебе бихисап. Журналистлар тәнкыйть сүзләренә карата фикерләрен әлеге әйтем белән белдерделәр. Венера Иванова үз эшенә карата тәнкыйть булуны яхшы дип саный: “Безнең ике тапшыру эфирга чыккач ук, аларны матбугатта бик примитив дип бәяләделәр: эчтәлеге ачылып бетми, яшьләр юк, бик еш әбиләр килә һәм башкалар. Ләкин тамашачыны күп мәгълүматка батырганчы, аз-азлап төшендерү күпкә кулайрак бит. Бу уйлап чыгарылган әйберне түгел, дөньяда ничек бар, шуны күрсәтәбез. Без ул тәнкытьне тыңладык, ишеттек, күңел төште һәм яңадан эшли башладык!”. 
Ә Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, тәнкыйть булмаса, аны үзеңә тудырырга кирәк. “Безнең татарда гомергә өскә күтәрелгән кешене яратмаганнар. Бу – безнең менталитет. Тәнкыйть булырга тиеш, ләкин аңа каршы торырга кирәкми, дип уйлыйм. Аны объектив кабул итү зарур. Тәнкыйть кешегә камилләшү, үз-үзен “селкетү” өчен кирәк. Иң беренче чиратта, үз хаталарың турында уйланырга тиешсең. Беркайчан да матур сүзләр генә дә ишетеп тору мөмкин түгел”, – дип аңлатты ул.
Башлангыч чорда ук теләсә кайсы яңа проектны “киләчәге юк” дип бәяләргә ярамый. Соңыннан, кичен эштән бушагач,  үзегез үк тәнкыйтьләгән тапшыруны рәхәтләнеп утырып карамагаегыз әле!

 

Источник информации: Диләрә Батыршина