28 мая 2015
Үз эшен яраткан шәхес

     Менә инде «журфакта» укуыбыз ахырга килеп җитте. Бу дүрт курс эчендә нинди генә кызыклы вакыйгалар булмады безнең кафедрада, нинди генә фәннәр безгә кермәде.
     Иң истә калган фән ул - соңгы семестрда кергән «Табигать фәннәренең хәзерге концепциясе».  Аны безгә Галиев Алмаз Илсур улы укытты. Бу дәрес алда кергәннәргә бердә ошамаган. Моңарчы һәрвакыт гуманитар дисциплиналар керсә, бу фән безнең өчен бөтенләй яңалык булды. 
     Беренче лекциядән үк Алмаз Илсур улы үзенең дәресенә бик  җаваплы караганы аңлашылды: кәрәзле телефоннар белән кулланырга ярамый, ә дәресне калдырсан – кулдан язган реферат. Мондый шартларда ирексездән тырыш укучыга әйләнеп була! Ләкин берничә дәрестән соң мин укытучыны мавыгып тыңлаганымны сиздем. 
     Бераздан Алмаз Илсур улы безгә планетарийга сәфәр оештырды. Күктә меңнәрчә ясалма йолдызлар җемелдәвен күргәч, нинди генә хисләр тумый, нинди генә уйлар килми башка! Һәрбер йолдызлык турында А.И.Галиев мавыктыргыч риваятьләр сөйләве беркайчан онытылмас дип уйлыйм. Шул бер секундта бөтен йолдызлар урынына кояш чыгуы чыннан да искиткеч күренеш.
     Бу сәяхәт һәр кешедә өр яңа фикер тудырган дип уйлыйм. Бәлки кемнедер ул рухландыргандыр, кемдер дөньяга бөтенләй икенче төрле карый башлагандыр. 
     Фәнне алга алып барыр өчен чиксез кызыксынучанлыкка ия булырга һәм тырышырга кирәк. Һәр кеше шулай үз эшен яратса, безнең мөмкинлекләребез тагын да артыр иде. 

 

Источник информации: Рузилә Авбакирова, Ксения Тальфельд фотосы