22 мая 2015
Күренекле галим, тюрколог Р.Р.Аратның тууына 115 ел тулуга багышланган "Рәшит Рәхмәти Арат һәм төрки дөнья" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле галим, тюрколог Р.Р.Аратның тууына 115 ел тулуга  багышланган  «Рәшит Рәхмәти Арат һәм төрки дөнья» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция  үтте. Бу чара Юныс Эмре исемендәге Төркияне өйрәнү институтының Казандагы үзәге белән бергә оештырылды.

Конференциянең тантаналы ачылыш утырышында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Турхан Дильмач, Юныс Эмре исемендәге Төркияне өйрәнү институтының Казандагы үзәге җитәкчесе Ихсан Демирбаш сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.

Конференциядә Төркиянең төрле университетларыннан килгән профессорлар, Казан галимнәре, Р.Р.Аратның якташлары  катнашты. Алар Р.Р.Аратның фәнни эшчәнлеген, дөньякүләм тюркологиядәге урынын, хезмәтләренең төрки телләр өчен әһәмиятен бәян иттеләр.

Истанбул университеты профессоры, Р.Р.Аратның шәкерте, соңыннан 30 еллап аның эшен Истанбул университетының Төркият институты директоры буларак дәвам иткән  профессор,  доктор Осман .Фикри Серткая «Рәшит Рәхмәти Арат: тормыш юлы һәм эшчәнлеге», “ТР Фәннәр академиясенең академигы , филология фәннәре докторы Мирфатих Зәкиев «Төркия аша тюркологиягә», Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр «Чагыштырма-тарихи филология һәм Р.Р.Арат» , шул ук университет доценты Озкан Өзтектен «Төрки телле язма истәлекләр һәм Р.Р.Арат», КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Энҗе Кадыйрова  «Р.Р.Аратның «Котадгу белек»не өйрәнүгә керткән өлеше», Әтнә районы Иске Әҗем мәктәбенең татар теле укытучысы Миләүшә Хафизова «Рәшит Рәхмәти Аратның туган илдәге тамырлары» дигән темаларга бик кызыклы докладлар сөйләделәр.

Конференция тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Алар докладчыларга сораулар бирделәр. Тюркологиянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләсенә караган  кызыклы фикерләр, фәнни яңалыклар ишеттеләр.

Арат Рәшит Рәхмәти (Рәхмәтуллин Габдерәшит Исмәт улы, 15.05.1900 – 29.11.1964), тюрколог, филология докторы (1928). Хәзерге Әтнә районы Иске Әҗем авылында туган. 1920-22 елларда Харбин шәһәрендә (Кытай) яши, «Ерак Шәрекъ» газетасы редакциясендә эшли. 1922-1927 елларда Берлин университетында укый. Шул ук университетта төрки телләр укыта һәм Берлин Фәннәр академиясендә эшли.

Р.Р.Арат – 1933 елдан Истанбул университетының төрки телләр һәм әдәбият кафедрасы профессоры; 1949-51 елларда Лондон университетында лекцияләр укый. 1951 елдан Истанбул университеты каршындагы Тюркология институты директоры булып эшли.

Галимнең хезмәтләре төрки халыкларның тарихы, теле һәм әдәбиятына багышланган. Ул борынгы төрки әдәби ядкяр Й. Баласагунлының «Котадгу белек» (XI) исемле әсәренә багышланган өч томлы хезмәт авторы. Р.Арат «Islam Ansiklopedisi»нә нигез салучыларның берсе һәм аның мөхәррире.