21 мая 2015
Алтай серләрен чиштек

Институтыбызның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлар командасы инде 4 нче ел Алтай Республикасының Таулы Алтай шәһәрендә узган «Филология. РФ халыклары телләре һәм әдәбияты (төрки төркем)» Бөтенроссия олимпиадасында уңышлы чыгышлары белән шатландыралар.

Быел әлеге бәйгедә татар, якут, хакас, тува, башкорт, алтай милләтеннән 8 такым катнашты. Безнең университетның данын Рәмзилә Шафикова (4 нче курс), Ләйлә Хәбибуллина (4 нче курс), Айгөл Салихова (4 нче курс), Айгөл Абдрахманова (5 нче курс) һәм Руфинә Габдрахманова (5 нче курс) яклады. Студентларның фәнни сәяхәт җитәкчесе итеп гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемәчелек кафедрасы доценты Гөлназ Ринат кызы Мөгътәсимова билгеләнгән иде.

Олимпиада эше 13 нче майда башланып китте. Катнашучылар төрки телләр белеме буенча биремнәр башкардылар. Шуны әйтергә кирәк: сорауларның күпчелеге Себер халыклары тел белеменә, аның тарихына юнәлдерелгән. Россиянең Ауропа өлешеннән килгән студентларга бу биремнәр авыррак тоелды.

Фольклор һәм әдәбият буенча олимпиада биремнәре катнашучылардан иҗади фикерләү таләп итте: тест биремнәре аз, тулы һәм дөрес җавап бирү өчен фольклор, әдәби терминнар, жанрлар, текстлар, тикшеренүләр тарихы буенча белемле булу кирәк иде.

Олимпиада кысаларында «Россия халыклары әдәбияты: язучылар портреты» фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

Мәдәни, күңел ачу чаралары исә катнашучылар арасында дуслык урнаштыру өчен оештырылды: милли китапханәгә, экстрим-паркка экскурсияләр, концертлар хәтергә бик озакка уелып калды.

Бөтенроссия студентлар олипиадасының бүләкләү тантанасын катнашучылар дулкынлану белән көтте, чөнки җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. 3 көнгә сузылган олипиаданың нәтиҗәләре 15 нче майда беленде. ТАДУның алтаистика һәм тюркология факультеты деканы Сурна Борис кызы Сарбашева килгән барлык такымнарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Фәнне үстерү һәм инновация үзәге җитәкчесе Наталия Владимир кызы Долговага җиңүчеләрне игълан итү вазифасы тапшырылган иде.

Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә урнашты:

1 нче урын – Фаина Юстукова (Таулы Алтай дәүләт университеты);

2 нче урын – Руфинә Габдрахманова (Казан (Идел буе) федераль университеты);

3 нче урын – Яна Стручкова (М.К. Амосов исемендәге Төньяк-көнчыгыш федераль университеты).

Бу исемлектә КФУ студенты булуы шатландыра.

Командалар арасында яхшылары дип Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы, Н.Ф.Катанов исемендәге Хакас дәүләт университеты һәм М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогик университеты командалары табылды.

Моннан тыш, безнең студентлар номинацияләр буенча ТАДУның грамоталары белән бүләкләнде: «Иң яхшы фәнни эш» Айгөл Салихова һәм «Әдәбият белеме өлкәсендә иң тирән белемнәр өчен»  Айгөл Абдрахманова махсус бүләккә лаек булдылар.

Барлык катнашучыларга диплом, сертификат, рәхмәт хатлары тапшырылды.