14 мая 2015
"Яшьлек"тә яшьнәп калыйк!

Язның ямьле көннәрендә, татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә эшләп килүче “Яшьлек” бию төркеме, үзләренең татар милли биюләре, халкыбызга хас бер инсафлыгы белән Пятигорск шәһәрен татар рухына җилкендереп, зур сәфәргә барып кайтты. Биштау (Пятигорск) күркәм табигате, күпмилләтле халкы белән бик тә кунакчыл һәм җылы каршы алды безне! 26 төрле милләт халкы, яшьләр, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату, үз гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын, биюләрен саклап, горурланып яшиләр анда.

Иң куандырганы, йөрәкләрне җилкендергәне Россия күләмендә үткәрелүче фестивальне татар милли көе белән “Яшьлек” бию төркеме ачып җибәрде. Без исә үз чиратыбызда, әйтеп бетергесез хисләргә күмелеп, әлеге дәрәҗәне үз өстебезгә алдык. Сәхнә түренә узу белән халык искиткеч ягымлы каршы алды, дулкынлану хисләрен оныттырды. Без исә куаныч тулы йөзләр белән киләсе биюгә инде курыкмыйча әзерләндек. Күңелләрне җилкендергән икенче биюебез бәйрәмне тагын да кыздырды, ямьләндерде. Шушы сәхнәдә яшәп калу безнең өчен бәхетле мизгелләрнең берсе булды. Алга таба без үзебез дә әлеге гүзәл бәйрәмне сокланып күзәтеп утырдык. Әйтергә кирәк, безгә искиткеч матур, үзенчәлекле, моңарчы күрелмәгән бәйрәм күрергә насыйп булды. Бу исә безне рухи яктан меңнәрчә кат баетты, алга таба сәхнә түрендә яшәү хыялын үстерде. Пятигорск халкы алдында тапшырылган Рәхмәт хатлары безнең дәрәҗәбезне тагын да хуплады. Бәйрәм тәмамлану белән, без сөенеч тулы йөзләр белән үзебезнең туган якларыбызга юл тоттык. Мең рәхмәт сиңа, Биштау каласы!

Хөрмәтле җитәкчеләребез, мондый мөмкинлек биргәнгә без бик шатбыз! Аерым рәхмәтләребезне “Яшьлек” бию төркемебезнең җитәкчесе, бүлегебезнең тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары хөрмәтле Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улына җиткерәсебез килә. Үз милләтебезне таныта алу, биюләребез аша татар халкының көнкүрешен, милли киемнәрен, яшәешен, гадәтен тапшыра алуыбыз белән, без кардәшләребезгә тагы да якыйнайдык!

Источник информации: Шәвәлеева Гөлфия 5 курс студенты