27 апреля 2015
"Татар дозор - 2015"

Ниһаять, түземсезлек белән көтеп алган көн килеп тә җитте. Нинди көн,  диярсез? Ул - 26нчы апрель. Беренчедән, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Икенчедән, "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә багышланган татарча концерт. Өченчедән, "Татар дозор - 2015" квест-уенында катнашкан командаларны бүләкләү.

"Тәрәзә" командасын III урын алуы белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Егетләр, афәрин! Киләчәктә командага зур уңышлар, алдагы елларда да актив катнашып, 1нче урыннарны гына алуларын телибез.

Көн салкын булса да, Бауман урамы тулы халык иде. Татарча рэп, рок тыңлап, җырчыларга кушылып җырлап, төрле конкурсларда катнашып "Мин татарча сөйләшәм" футболкаларын алырга була иде. Концертка күп кенә татар җырчылары һәм төркемнәре чакырылган иде. Шулар арасында  Илгиз Шәйхеразив, Ittifaq,  Alqanat, D-ALI, K-Ru, Ширин, Шикәрные. Шулай ук Бауман урамында быел татар хәрефләреннән инсталляция куйганнар. Һәр кеше рәхәтләнеп ял итте. 

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ