23 апреля 2015
Тatar dozor - 2015

"Мин татарча сөйләшәм, киләчәкне үзгәртәм". Менә шушы девиз белән янып яши бүгенге татар яшьләре. Аларның төп максаты: Бөтендөнья татар яшьләрен берләштерү, елдан-ел кулланылышы кими барган татар телен үстерү. Шул уңайдан Татарстанда төрле чаралар үткәрелеп тора. Алар арасында иң зур масштаблысы "Мин татарча сөйләшәм" акциясе. 
 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә торган әлеге чарага әзерлек инде күптән башланып китте. Шуның берсе - 19 апрель көнне үткәрелгән "Татар дозор 2015" квест-уеннары. "Иске Казан" префектурасы ярдәме белән бу чара быел инде 7 нче тапкыр үткәрелә.
Квестның төп максаты - республиканың икетеллелек канунын куллануны гамәлгә ашыру һәм шәһәрдә татар теленең кулланылышын тикшерү. 
"Татар дозор" квест уеннары ике турдан торды. Икенче турга эләгү өчен, катнашучылар түбәндәге шартларны үтәргә тиеш иде:
1. 7-10 кешедән торган команда туплап, исемлеген төзү.
2. Кыска һәм  кызыклы видео төшерү. Тема: "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен 10 яшьлек юбилее белән котлау һәм 26 апрель көнне 15:00 сәгатьтә Бауман урамында "сәгать" янында узачак концертка чакыру. Шушы видеоны Instagram һәм vk.com социаль челтәрләренә #tatardozor тегы куеп урнаштыру. Кимендә 100 лайк һәм күп санда репост җыю. 
3. Кул эшләнмәләре. "Мин татарча сөйләшәм!" логотибын яки, тематикасына туры китереп, кулдан сувенир ясау.
4. Төрле ширкәтләрнең (кибет, почта, сәүдә үзәкләре һ.б. оешмалар) хаталы яки татарчасы бөтенләй язылмаган 20 элмә тактасын фотога төшереп,  шулай ук Instagram һәм vk.com социаль челтәрләренә #tatardozor һәм #татарчахатасыз тегы куеп урнаштыру. Кимендә 100 like һәп күп санда репост җыю таләп ителә.
5. Мини социаль эксперимент форматында видеоролик. Темасы: "Сездә татарча сөйләшәләрме?". Әлеге видеоны #татсынау, #tatardozor һәм #татарчахатасыз тегы белән vk.com челтәренә урнаштыру.
 "Татар дозор" үз чикләрен елдан-ел киңәйтә, катнашырга теләк белдерүчеләр саны артканнан-арта бара.
 "Ике ел эчендә катнашучылар саны күзгә күренеп артты. Быел аларның саны хәтта 100 дән артып китте. Үзенчәлеге шунда: хәзер Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән дә командалар катнаша", - ди Бөтендөнья татар яшьләр форумы рәисе Тәбрис Яруллин.
 "Татар дозор 2015" уенында барысы 14 команда үзара көч сынашты. Алар Казан шәһәренең тарихи урыннарына багышланган төрле иҗади биремнәр башкарды. Биремнәр үз эченә флэшмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы сораулар һәм табышмакларны алган.  Пунктлар бер-берсеннән шактый ерак урнашкан. Мәсәлән, ноктаның берсе Г. Камал театры булса, икенчесе - Ирек мәйданы. Бу, беренче чиратта, башкаланың тарихи урыннарын белүне тикшерү максаты белән эшләнгән. Ләкин, энергияләре ташып торган катнашучылар өчен, үтә алмаслык, киртәләр булмады.
Быелгы квест-уенның үзенчәлеге - бер  пунктан икенчесенә командаларны Г.Тукай, Х. Насретдин кебек билгеле шәхесләр каршы алды.Алардан тыш иң мавыктыргычы булып, катнашучыларның төрле кафеларга, мәсәлән, яшьләр арасында популяр саналган KFC, шулай ук, сәүдә нокталарына кереп, хезмәткәрләр белән татар телендә аралашулары, телнең кулланылу дәрәҗәләрен тикшерү булды.
 Нәтиҗәдә, соңгы ноктага беренче булып "Кызлар иле" командасы килеп җитте, аннары "Кәләпүш" һәм "Милләттәшләр".  Нәтиҗәләр чыгару һәм катнашучыларны бүләкләү 26 апрельдә Бауман урамында, "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә узачак. Беренче урын алган командага һәм аның җитәкчесенә "Билайн" ширкәтеннән телефоннар һәм икенче, өченче урыннарга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан кыйммәтле бүләкләр каралган.

 

Источник информации: DARELFӨNYN