20 апреля 2015
"Халык хәтере – мәгърур карурман ул" (Аяз Гыйләҗевның "Сайланма әсәрләр"ен тәкъдим итү кичәсе)

Әдәби-мәдәни дәверне яңарыш чорына алып кергән, милли үзаңны, фикер күтәрелешен әзерләгән, яшәү мәгънәсен милләткә хезмәттә күргән татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның алты томлык “Сайланма әсәрләр”е нәшер ителә башлады. Күптән түгел “Сайланма әсәрләр”нең өченче томы дөнья күрде. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән томнарның фәнни мөхәррире, төзүчесе –  Г.Тукай ис. татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Мөхәмәтҗан кызы Хәбетдинова. 17 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  Әдәбият елындагы иң мәртәбәле вакыйгаларның берсе – “Татарның милли кыңгыравы” дип исемләнгән кичә булды. Җыентыкларны тәкъдим итүгә багышланган тантанада институтыбыз җитәкчелеге, фәнни җәмәгатьчелек, язучылар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, әдипнең якташлары, тормыш иптәше Нәкыя ханым, уллары, гаиләсе, мөгаллимнәр һәм башка мөхтәрәм кунаклар  катнашты. Тантананы онлайн элемтәдә Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге этнокомпонентлы 1186 мәктәбе укучылары да күзәтте.

Кичә Мулланур Габитов башкаруында Аяз аганың яраткан “Олы юлның тузаны” җыры белән башланып китте.  Г.Тукай ис. татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова кичәне ачып җибәргәндә “бу җыентыкларның тәкъдире-язмышы бәрәкәтле булсын”, – дигән теләк белдерде.

Аяз Гыйләҗевның “Сайланма әсәрләр”е нәшер ителү уңаеннан күп кенә котлау хатлары алына. Кичәдә  Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзәрәте һәм Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех  Равил Гайнетдиннән, Төркия Язучылар берлеге рәисе доктор Якуп Өмәр углы Җәнәл Башканнан тәбрикләүләр укылды.

Миләүшә Хәбетдинова А.Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлын әтрафлы өйрәнү өчен язучының шәхси архивында сакланган гаять кыйммәтле мирасын барлый һәм системалаштыра. “Сайланма әсәрләр”дә әдипнең  хатлары, киң катлам укучыга аз билгеле булган яисә бөтенләй мәгълүм булмаган әсәрләре гыйльми күзлектән бәя ала. Беренче томда әдипнең автобиографик язма, роман-хатирә, юлъязма жанрындагы мирасы, хатлары урын ала. Галимә әдипнең мемуаристикасына жанр үзенчәлекләре җәһәтеннән якын килә. Икенче том әдип иҗатының башлангыч дәверен тулаем өйрәнүне максат итә.  Биредә киң катлам җәмәгатьчелеккә язучының үзе исән вакытта дөнья күргән проза әсәрләреннән тыш, моңарчы басылмаган әсәрләре – башлангыч чорда язылган шигырьләре, драмасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре тәкъдим ителә. “Сайланма әсәрләр”нең өченче томында исә А.Гыйләҗевның 1965-1972 еллар иҗаты урын ала. М.Хәбетдинова әдипнең бу дәвер иҗатына хикәя жанрыннан  роман жанрына таба үсеш җәһәтеннән гыйльми бәя бирә. Әйтергә кирәк, галимә һәр җыентыкта филологик анализны сәяси-иҗтимагый барышка тулы һәм тирән күзәтү белән үреп  бара. Томнарда тарихи барышны бәяләү омтылышы да сиземләнә.

Академик басма дәрәҗәсендәге “Сайланма әсәрләр” фәнни җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Җыентыкның беренче томы дөнья күрүгә үк әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Ф.Галимуллин матбугатта чыгыш ясый. Тантанада Фоат Галимуллин язучыга карата олы ихтирамын, аның тормыш иптәше Нәкыя ханыма әдипнең шәхси архивын күз карасыдай саклап яшәгәне өчен  рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать  институтының әдәбият белеме бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова җыентыкларның үзгә форматта эшләнүе, хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте хакында сөйләде. Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор  Радик Рим улы Салихов тарихны яңадан язганда Аяз Гыйләҗевның документаль мирасына таянырга кирәклекне белдерде.

Кичәдә Татарстан Язучылар берлегенең рәис урынбасары Данил Салихов, олпат шагыйрь Рәдиф Гаташ,  Ркаил Зәйдулла, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов эчтәлекле чыгышлар ясады.

М.Хәбетдинова тарафыннан “Сайланма әсәрләр”нең икенче томында әдипкә дөньякүләм танылу алып килгән “Өч аршын җир” әсәре турында 1960 еллардагы бәяләмәләр җыйнап туплана, бер бүлекчә буларак аерып куела. Материалның күпчелеге язучының шәхси архивыннан беренче тапкыр дөньяга чыгарыла. М.Хәбетдинова фәнни анализ барышында әсәрнең кулъязма нөсхәсенә, шулай ук  1963 елгы «Совет әдәбияты»  һәм  1964 елгы “Дружба народов” журналларындагы басма вариантларына, 1967, 1982 еллардагы татар һәм рус телләрендәге китап нөсхәләренә, шулай ук язучының шәхси архивында сакланган хатларга һ.б. документларга таянуын билгеләп үтә.  Мәгълүм булганча, «Өч аршын җир» повесте  язылу-басылу чорында үтә дә фаҗигале язмышка дучар ителә.  Ике гасыр дәвамында  әдәби тәнкыйтьтә әсәр турында кызу һәм каршылыклы бәхәсләр куера. Бәхәсләр республикада гына түгел,  бөтен союзда бара. Шул каршылыклы дәвердә әсәр турында яклау, хуплау сүзе белән беренчеләрдән булып “Совет әдәбияты” журналы битләрендә әдәбият галиме Фәрит Хатыйпов чыгыш ясый. Кичәдә олпат галимгә Аяз Гыйләҗев фонды исеменнән “Һөнәри осталык һәм кыюлык өчен!” дигән  махсус бүләк тапшырылды.

Тәрҗемәче Фатих Котлы “Өч аршын җир” әсәрен төрек теленә тәрҗемә иткәннән соң, повесть Төркиядә өч ел эчендә  өч тапкыр нәшер ителә. Фатих бәй әдипнең “Җомга көн, кич белән...” әсәрен, башка хикәяләрен дә тәрҗемә кыла. Тантанада Фатих Котлы  да “Һөнәри осталык өчен!” дигән  махсус бүләк белән бүләкләнде. “Өч аршын җир” повестеннан өзекне пьесаның Г. Камал театры куелышында Мирвәли ролен башкарган Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган артисты, әдипнең якташы Наил Дунаев укыды. Кичәбездә Рагъде Халитов һәм Д.С.Надырова башкаруында яңгыраган С.Сәйдәшев көйләре һәркемнең күңелендә тирән кичерешләр кузгатты.

Әдипнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева аның шәхси архивын барлап-саклап яши. Җыентыкларда Нәкыя туташка, Нәкыя ханыма язылган шәхси хатлар да урын ала.  Нәкыя апаның чыгышы залда  утырган һәркемне дулкынландырды.

“Сайланма әсәрләр”нең өч томы нәшер ителде, тиз арада таралып та бетте. Татар җәмәгатьчелеге тагын өч томның дөньяга чыгуын түземсезләнеп көтә. М.Хәбетдинова йомгаклау сүзендә кичәне оештыруда башлап йөргән институтыбыз директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка, килгән мөхтәрәм кунакларга олы рәхмәтен җиткерде, дүртенче том өстендә эш башланганын хәбәр итте.

 “Аерым кешенең хәтере – ялгыз агач ул, аны үтмәс балта белән дә кисеп ташлап була. Халык хәтере – мәгърур карурман шикелле, кисеп чыксаң, орлыктан шытачак; яндырып узсаң,  тамырдан калкачак. Урманның гомерен йөзәр яшьлек имәннәр ныгыткан кебек, халык хәтерен ныгыта, оештыра торган уртак хәзинәләр кирәк», – дип яза  Аяз Гыйләҗев. Халык хәтерен ныгыта торган хәзинәләрне барлау эше бәрәкәтле, дәвамлы булсын! 

Источник информации: Г.Р.Гайнуллина