19 апреля 2015
Лидер булу мөһим

Югары белем алып, эшкә урнашу, тормышта кирәкле максатка ирешү заман студентлары өчен чагыштырмача авыр. Проблемалар арасында югалып калмас өчен, һәрберебезгә билгеле бер сыйфатларга ия булырга кирәк. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасының 4 курс студентлары өчен махсус мастер-класс үткәрделәр. Бу дәрес безгә лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итте.
Күп идеялар, ораторлык һәм оештыручы сәләте иясе, үз артыннан башкаларны ияртүче, харизмалы, аралашучан, коллективта эшли белүче, белемле, бердәм максатка омтылучы һәм үз өстенә җаваплылык алучы - болар барысы да лидерга хас. Без дә әлеге үзенчәлекләргә ия булу-булмавыбызны бизнес уеннар ярдәмендә җиңел билгеләдек. Уен барышында кемнең лидер булырга ашкынуы, кемнеңдер, киресенчә, башкаларга иярүе яки читтә калуы, әмма барыбызның да уртак эшкә нинди дә булса өлеш керүе ачыкланды. Шунысы кызык, безнең группага йомык күз белән бер-берсен тоеп эш йөртергә җиңелерәк икән. Тагын бер уен аша һәрберебезнең төрлечә күзаллавына төшендек. Бер команда рәсемдә үз илен экологик яктан чиста, технология үтеп кермәгән итеп сурәтләсә, икенче команда үз илен табигый чисталык һәм цивилизация зонасына бүлеп тәкъдим итте. Нәтиҗә ясалгач, бер команданы хәрәкәт идеясы, ә икенче команданы гаилә идеясы берләштерүе билгеле булды.
Лидер ничек формалаша соң? "Беркем дә лидер булып тумый. Бу сыйфат тора-бара үзләштерелә. Һәр лидер - ул белем алу, коллективта эшләү һәм тәҗрибә туплау кебек авыр сынауларны үткән кеше", - дип аңлатты бизнес-тренер Оля.
Ә киләчәктә башкаларны үзенә ияртергә теләүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотырга киңәш бирде:
-    лидер булу өчен үз мәнфәгатьләрегезне кайгырткан уйларны читтә калдырып, глобаль идеяләр белән яныгыз;
-    лидерлык сыйфатларын җуймас өчен, барлык уңышларыгызга да игътибар итегез, чөнки мөһим булмаган уңышлар да кешене җаваплы булырга, яңалыкка омтылырга өйрәтә;
-    тормышта инде лидер булып формалашкан кешеләр белән аралашыгыз, күп укыгыз;
-    үзегезгә читтән карарга өйрәнегез, башкаларның сүзләренә колак салыгыз;
-    лидер буласыгыз килсә, бер урында таптанмагыз.
Буйсындыр, алга омтыл, җитәкчелек ит, әмма онытма: лидерлык өчен лидер булырга омтылу һәрчак уңышсыз нәтиҗә бирә. Шуңа күрә күз белән күңелне кызыктырган акча һәм шөһрәт артыннан чапма. Туры һәм кыек мәгънәдә, егылып, имгәнүең ихтимал!
4 курс студентлары исеменнән очрашуны оештырган өлкән укытучы Сабирова Ләйлә апа Рәшит кызына зур рәхмәт. Мастер-класс һәрберебезнең кәефен күтәрде һәм күп мәгълүмат бирде.


Источник информации: Диләрә Батршина