09 апреля 2015
Бәхәс булмаса, нәтиҗә юк!

  8 апрель Казан Федераль Университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында фән көне дип игълан ителгән. 
Әлеге уңайдан институтта фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 
 Конференциянең беренче өлешендә  пленар утырыш булды. Анда гаммәви коммуникация булеге студентлары арасыннан иң булганнары үз фәнни эшләрен тәкъдим итте. Чыгыш ясаган 5 студент тарафыннан актуаль темалар сайланган һәм бүгенге көн кадагында торган проблемалар күтәрелгән иде. Әйтик, "VICE веб-сайт битләрендә социаль мөнәсәбәтләр проблемасы" яисә "Россия балалар телевидениясенең үсү факторлары". Әйе, беренче карашка инде тапталган темалар булып күренсәләр дә, чыгыш ясаган студентлар аларны икенче күзлектән ачып бирделәр. Әйтик, моңа кадәр без VICE журналын иң мөһим проблемаларны күтәреп чыга торган, яшьләр өчен  мавыктыргыч һәм популярлык казанган журнал буларак кына белә идек. Ә бу конференциядә исә "VICE" яшьләргә дөрес тәрбия бирми һәм аналитиканы югалта барган журнал итеп тә каралуын белдек.
 Шулай ук, балалар телеведениясенең дә тиешле дәрәҗәдә эшләмәве игътибарсыз калмады. Мәсәлән, депутат Мария Кожевникова тарафыннан "Кечкенәләр өчен эшләнгән тапшыруларга вакытны арттырырга", - дигән фикер әйтелгән булган. Тик, ул ни өчендер, бүгенге көнгә кадәр сүздә генә кала бирә икән.
  Байкал күленең экологик проблемалары һәм сугыш еллары фотожурналистикасы беркемне дә битараф калдырмады. Мәсәлән, сугыш еллары фотожурналистикасы турында  катнашучылар ишетеп кенә калмады, ә ул елларда төшерелгән фотоларны күрү мөмкинлегенә дә ия булдылар.
 Әлеге 4 тема рус телендә сөйләнгән булса, татар журналистикасының 5 нче курс студенты Линар Закиров үз чыгышын татар телендә тәкъдим итте. Аудиториянең яртысыннан күбрәге диярлек татар телен аңламаса да, татар блогларының ясалуы һәм аларның эшчәнлеге катнашучыларны җәлеп итә алды.
  Ә конференциянең икенче өлеше 9 секциягә бүленгән иде.
1. Журналистиканың тарихы һәм теориясе
2. Журналистиканың бүгенге торышы һәм актуаль проблемалары
3.Масс-медиа һәм көн кадагындагы проблемалар
4.Милли журналистикада үсеш юллары
5.Журналистның халыкара медиапространствода эшләү технологияләре, форма һәм принциплары
6.Интернет журналистика: медиамөһиттә инновацион проектлар
7.Халыкара мөнәсәбәтләр контекстында һәм яңа медиа системалар формалашуында мультимедия журналистикасы
8. Хәзерге заман телевизион журналистикасы
9. Җәмәгатьчелек белән бәйләнеш политология
 Һәр студент үз чыгышының темасына туры килгән яисә үзе өчен кызыклы дип тапкан секцияләрдә катнаша алды.
 Әлеге 9 секциянең берсе татар телендә алып барылды. Анда татар журналистика кафедрасында белем алучы студентлар чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар журналистиканың бер генә тармагын да, хәттә реклама өлкәсен дә игътибарсыз калдырмады. 
 "Балаларда журналистикага һәм гомумән газета - журналларга  мәхәббәт уятырга тиеш мәктәп газеталары бүген ни өчен үз аудиториясен таба алмый"?.  Әлеге секция, беренче карашка, кечкенә генә тоелган темадан алып, "Дини календарьләрнең тәрбияви роле", - дигән киңкырлы темаларны үз эченә алды. Әйе, беренче карашка, дини календарьләр һәм журналистика икесе ике төшенчә булып күренә. Ләкин, тирәнгәрәк төшеп карасаң, алар бик тыгыз бәйләнгән икән. Мәсәлән, газетада ел буе яктыртылып барылган, дини темага кагылышлы материалларны берничә дини календарьда табып булуы ачыкланды.
 Шулай ук, телевидениядә яшьләр белән эшләү үзенчәлекләре дә читтә калмады. Бу чыннанда бүген зур проблемаларның берседер. Секциядә тикшергән ТНВ каналын гына алсак та, аудиториясен таба алмыйча эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булган, яшьләр тарафыннан оештырылган программалар бүген шактый күп. "Бу очракта нишләргә, яшьләргә телевидениядә үз кыйбласын ничек табарга"? кебек сораулар да җавапсыз калмады.
 Шулай ук, иң объектив журналистика булып саналган радио турында да күп сөйләнелде. Әйе, радионың төп үзенчәлеге һәм уңайлыгы шунда: радио тыңлау белән икенче мөһим эшне бер юлы башкарып була, яисә, икенче төрле итеп әйтсәк: ике куянны бер юлы тотып була. Беренче карашка бу мәгълүмәт алуның  иң кулай ысулы. Ә баксаң исә, бүгенге радио - журналистика оперативлык артыннан куып, аналитика турында оныта икән. Дөрес, ул бөтенләй юк түгел, күпмедер дәрәҗәдә аңа урын калган. Хәттә кайбер радиолар, мәсәлән "Татар радиосы" нда 2014 елның декабрь аеннан   "Миллион һәм бер комбинация" исемле, аналитикага корылган тапшыру чыга башлаган. Тик шулай да, бүген радиода күңел ачу өчен оештырылган программаларга урыннар кирәгеннән күбрәк бүлеп бирелә шикелле.
 Секция барышында һәр җиткерелгән темага нәтиҗәләр чыгару фикер алышу һәм бәхәсләр белән үрелеп барды. Секциянең җитәкчесе В.З. Гарифуллин әйткәнчә "Бәхәсләр булмаса, эшнең нәтиҗәсе күренмәс иде. Алар булырга тиеш".
 Әлеге чыгышларның иң уңышлы дип табылганнары КФУ ның фәнни журнал битләрендә урын алачак.


Источник информации: Эльвира Гайнетдинова