07 апреля 2015
Чүпрәледә очрашу

6 нчы апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара башланышлар бүлеге галимәре Чүпрәле муниципаль  районында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты.  Алар районның Зур Чынлы урта мәктәбендә үткәрелгән  “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заманча алымнар һәм яңа технологияләр” дигән фәнни-методик конференциядә катнаштылар. Әлеге чара  район мәгариф идарәсе  җитәкчесе Ю.С. Мутин, район мәгариф идарәсенең милли белем бирү бүлеге методисты Тумакова А.А., Зур Чынлы урта мәктәбе директоры Н.Низамов  һ.б. тарафыннан оештырылган иде.

Конференциядә татар телен һәм әдәбиятын укытуда ФГОСТ таләпләре буенча төзелгән яңача дәреслекләр һәм аларның үзенчәлекләре,  Интернет-технологияләрне куллану, “Ана теле” он-лайн мәктәбе аша татар телен өйрәнү, Татар теленнән Бердәм республика имтиханына һәм бердәм республика тестына әзерләү һ.б. шундый сораулар күтәрелде. 

Чарада катнашучылар  Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара башланышлар бүлеге мөдире Әлфия Шәүкәт кызы Юсупованың   КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, татар бүлеге һәм анда эшләүче укытучылар, студентлар тормышы,  үткәрелә торган чаралар, мәктәп һәм  югары уку йорты арасындагы элемтәләр турындагы чыгышын  игътибар белән тыңладылар. Шулай ук татар теле һәм  укыту методикасы кафедрасы мөдире Гөлшат Рәис кызы Галиуллинаның   яңа басмадагы  татар теле дәреслекләре, урта мәктәптә татар телен укытуда игътибар үзәгендә торырга тиешле моментлар турындагы  чыгышы да укытучылар тарафыннан  җылы кабул ителде, күп сораулар бирелде. Гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы доценты Э.Н.Денмөхәммәтова исә  11нче һәм 9нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән татар теленнән Бердәм республика имтиханы һәм Бердәм республика тестларына 2015нче елда кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат бирде. 

Укытучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына  укырга керү шартлары, укытучылар һәм укучылар өчен оештырыла торган конференцияләр, төрле бәйгеләр кызыксындырды.

Конференция   уңышлы үтте, һәм анда катнашучылар мондый чаралар ешрак булсын дигән теләктә таралыштылар.