29 марта 2015
Магистрантлар янында кунакта Казахстан галиме

27 март көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” программасы буенча укучы магистрантлар медицина фәннәре докторы, профессор, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы Мурат Габделхәй улы Кәримов (Казахстан) белән очраштылар. Очрашуда шулай ук әлеге бүлектә белем алучы башка студентлар да катнашты.

Мурат Кәримов Казахстанда туып-үскән, зур фәнни дәрәҗәләргә ирешкән, медицина буенча 300 дән артык һәм татар тарихы һәм тюркология буенча дистәдән артык фәнни хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә 15 фән кандидаты, 4 фән докторы әзерләнгән. Казахстан һәм Татарстан Республикаларының дәүләт дәрәҗәсендәге төрле җаваплы урыннарында эшләгән һәм хәзерге көндә дә актив эшчәнлек алып баручы бу олуг шәхеснең студентларга әйтер сүзе, җиткерерлек мәгълүматы һәм уртаклашыр тәҗрибәсе, әлбәттә, зур.

Мурат Кәримов магистрларга казах халкы, аларның мәдәнияте турында сөйләде, аларның сорауларына җавап бирде. Гомере буе Казахстанда яшәп, татар халкына да тугрылыклы хезмәт итүче галим үзенең күзәтүләре белән уртаклашты, очрашуда катнашучыларны татар һәм казах халкы тарихына караган күп кенә кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүматлар белән таныштырды.

Бер очрашуда гына ике тугандаш халыкның лингвомәдәниятен җентекләп күзәтеп чыгу мөмкин тугел, шунлыктан студентлар да, галим дә алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк дигән фикер белән таралыштылар.