27 марта 2015
Сабада Әбрар Кәримуллин укулары

Агымдагы елның 25 нче мартында Татарстан Республикасы Саба муниципиаль районы “Саба гимназия”сендә ике елга бер тапкыр оештырыла торган мәктәп укучыларының республикакүләм Әбрар Кәримуллин исемендәге III фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чараның Әдәбият елында үтүе бик мөһим, чөнки Ә.Кәримуллинның әдәбият фәненең зур галиме булуын барыбыз да яхшы белә.

Конференция программасы нигезендә пленар утырыш һәм секция утырышы каралган иде. Пленар утырышны ТР Сабан муниципиаль районы җирле үзидарә җитәкчесе ачып җибәрде. Укучыларга теләк-киңәшләрен Саба гимназиясе директоры А.Ш.Хәнәфиева бирде. Шунда ук секция җитәкләүче КФУ галимнәре белән таныштырдылар. Чыгышлардан күренгәнчә конференция эшендә катнашырга теләк белдергән 967 укучының 338 икенче йомгаклау турына узган. Конференция кысаларында 9 секция эшләде. Аларда 14-16 доклад белән чыгыш ясау планлаштырылган иде.

Соныннан аерым предметлар буенча секцияләр эшли башлады. Быел конференция кысаларында барлыгы 9 секция эшләде.  Шуларның өчесен Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы  галимнәре профессор Яхин Ф.З. (“Татар әдәбияты”), доцент Нәҗипова Ә.Н. (“Милли-мәдәни казанышлар”), доцент Мотыйгуллина (“Шушы яктан, шушы туфрактан без”) җитәкләделәр.

Һәр секциядә 14-16 доклад тыңланылды. Җюри  әгъзалары укучының теманы ачып бирә белүенә, дәлилле һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия булуына,  эшнең композицион тулылыгына, грамотылы булуы, әдәби телдә язылган булу, мисалга китерелгән фактларның расланган, дөрес булуына игътибар бирде. Моңардан тыш балаларның күрсәтмәлелек, техник чараларны куллана белүләре, бирелгән өстәмә сорауларга җавап бирә алулары, фикер алышуда катнашулары да исәпкә алынды.

Докладларның темалары төрле, кызыклы булуы конференциянең уңай ягы дип бәяләнә ала. Чыгышлар арасында аерым язучылар иҗаты яки аерым әсәрләр буенча язылган докладлар да, Әбрар Кәримуллинның тормыш юлын өйрәнүгә, эшчәнлегенә багышланган,  яки җирле төбәк тарихын, халык авыз иҗатын чагылдырган чыгышлар да булды.

Шул ук вакытта бик гомуми темалар алып, гомуми фикерләр китереп эшләгән эшләр булган очракта, әлбәттә, комиссия тарафыннан укытучыларына киңәшләр, бәя бирелеп барылды.

Әлбәттә, конференциянең ахыры фәнни эшләр бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы шартларда котлау белән тәмамланды. Мондый эшләр, һичшиксез, мәктәп укытучылары өчен дә, укучылар өчен дә эшләренә билгеле бер йөмгак-нәтиҗә ясау, үсеш перспективаларын билгеләү өчен кирәк. Балалар фәнни эшкә беренче адым атлый, фәнни тәҗрибә туплый. Бу балалар – безнең татар филологиясенең дә киләчәге булыр дип өметләнәсе килә.