19 марта 2015
Рәмис Әймәт белән очрашу

Әдәбият әһелләре белән очрашу, аралашу татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары өчен һәрвакыт көтеп алынган, күңелле чараларның берсе. 17 март көнне танылган шагыйрь«Шомырт салкыннары», «Айның аръягында» һәм башка шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар рәисе урынбысары, бүлегебезнең элеккеге студенты Рәмис Аймәт белән булып узган очрашу да күңелләрдә якты хатирәләр калдырды. Рәмис әфәнде очрашу барышында үзенең тәрҗемәи хәле, иҗатка килү юлы хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Шул рәвешле студентларны да үз дулкынына көйләп, аның укуында яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алды. Студентларның шагыйрьгә адресланган сораулары да шактый иде. Рәмис әфәнде һәркайсына үз итеп, яратып җавап бирде, табигый рәвештә җанлы, җылы әңгәмә килеп чыкты.

Бер сәгатьлек аралашу барышында студентлар үзләре өчен яңа дөнья ачтылар, Рәмис Аймәт иҗаты белән таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте ул көнне.

Студентларыбыз исеменнән институтыбыз, бүлегебез җитәкчелегенә, укытучыларыбызга шундый очрашулар оештырып, безне сөендергәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!