02 марта 2015
КӘБИР БӘКЕР – ТАТАР ГИЛЯРОВСКИЕ

Кем ул Кәбир Бәкер? Үзеннән соң нинди мирас, эз калдырган? Безгә – XXI гасыр яшь буынына кайсы ягы белән кызыклы соң ул? Белмисеңме? Димәк, син Г. Тукай музеенда бу кызыклы шәхеснең тууына 130 еллыкка багышланган кичәдә булмагансың. 

Бу шәхес безгә – татар журналистикасы бүлегендә белем алучы студентлар өчен әле ачылмаган сер. Бу урында туктап аның турында кыскача мәгълүмат биреп китәм. Бәке́р (Бәкеров) Кәбир Кәрим улы 1885 елда Оренбург губернасы Зобачи (Түбән Әзерки) авылында дөньяга килә. Журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе. Заманының алдынгы карашлы кешесе була. Гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белгән. 1905 елдан «Нур» (Санкт-Петербург), аннары Казанда «әл-Ислах» газеталарында эшли. 1910 нан 3 нче Дәүләт думасында мөселман депутатлар фракциясе сәркәтибе. 1 нче Балкан сугышы вакытында Санкт-Петербургта эшләгән бер төркем шәфкать туташлары белән Төркиягә бара, яралы сугышчыларны тәрбияләүдә катнаша (1912). 1913 елда Казанга кайта, 1914-17 дә Оренбург шәһәрендә, «Вакыт» газетасында эшли. Февраль революциясеннән соң Ташкентта «Олугъ Төркестан» газетасын оештыра; ул чыгудан туктагач, «Правда Востока» газетасында эшли. Төркестан мөселманнары корылтаенда катнаша. 1920 елларның 1 нче яртысында Төркестанда совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан татар гаскәрләрендә хәрби мулла вазифасын башкара. Соңга таба Ташкентта сәүдә эше белән шөгыльләнә, зәркән әйберләр кибете тота. 1926 да Себергә сөрелә. Сөргеннән туган якларына кайткач, кабат кулга алына (1930) һәм үлем җәзасына хөкем ителә, ләкин, хөкеме үзгәртелеп, Соловки сәяси лагерена озатыла. Гомеренең соңгы елларында Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә яши һәм заводта эшли. Безгә кадәр килеп җиткән әдәби һәм публицистик мирасы «Чөн тамь, яхуд татар мәдрәсәсендә атна кич» (1912), «Тарихи пьеса» (1912) пьесаларыннан; «Ахун хәзрәтнең вафаты» (1912), «Кара тап» (1912), «Җанлы курчаклар» (1919) хикәяләреннән; «Тукай Петербургта» (1914) истәлегеннән гыйбарәт. Ул татар театры һәм әдәбиятына багышланган күп санлы тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләр авторы. 

Ни кызганыч, актив журналист эчшәнлеге, татар журналистикасының чишмә башында торган шәхеснең мирасы китапханәләрдә, архивларда өйрәнүне көтеп ята. Аның шәхесен өйрәнгән бердән бер кеше – Рабит ага Батулла. Кичәне әзерләгәндә Тукай музее хезмәткәрләре мәгълүмат сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән. Кәбир Бәкер журналист булгач – татар журналистикасы кафедрасы белән элемтәгә чыгалар, театр тәнкыйтьче буларак, театр белгечләренә мөрәҗәгать итәләр, әмма бар юллар Батуллага илтә. 

Рабит абыйның бу шәхес белән кызыксынуы күчмә театрда (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) баш режиссер вазыйфасын башкарганда башлана. Кәбир Бәкернең колак чите белән тотып алынган: “Хакыйкать базардамы?” дигән фразасы сәбәпче була аңа. Тыңгысыз әдип эзләнә, тикшеренә башлый. Кәбир Бәкернең гаиләсе: улы – Тургут, кызы – Гөлнара белән очраша, истәлекләрен туплый. Нәтиҗәсе – “Яралы бүреләр” исемле документаль роман. 

Кәбир Бәкер – заманының тәррәкый яшьләренең берсе, авантюрист булып таныла. “Габдулла Тукайның якын дусты – Гаисгәр Камал дибез, дөрес. Фатих Әмирхан дибез, дөрес әйтәбез. Әмма аның тагын да якынрак дусты – Кәбир Бәкер була,” – диде Рабит Батулла Тукай һәм Бәкер дуслыгы темасына күчеп. 

Тукай белән икесе ике төрле шәхес алар. Әмма бер-берсен тулыландырып торалар. Кәбир Бәкер беренче тапкыр Тукай белән 1907 елда таныша. Шул елдан башлап иҗатташ, фикердәш дусларга әйләнәләр. Габдулла Тукай 1912 елда сәламәтлеге какшаган килеш Петербургка килгә. Кәбир Бәкер аның тормышының бу көннәрен “Тукай Петербургта” китабында тасвирлый. 

1986 елда – Габдулла Тукайның тууына 100 ел уңаеннан Казан телевидениесендә Әхтәм Зарипов режиссерлыгында “Тукай” спектакле төшерелә. Иң кызыгы – спектакльнең бер өлешендә Тукайның Петербургта Кәбир Бәкер белән очрашуы уйнала. Әлбәттә, бу кыска гына өзектә Кәбир Бәкерне бар булмышы, тулы образ итеп күз алдына китереп бетереп булмый, әмма алда искәрткәнчә, аның иҗаты әле өйрәнүне таләп итә. Кәбир Бәкернең ТР Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә 6 китабы саклана. Бу бүлектән кичәгә килгән белгеч – Алсу ханым: “Моңарчы мондый шәхес турында, китапханәбездә китаплары барлыгы турында белми идем. Казына торгач, килеп чыкты. Әмма Рабит абый Батулланың “Яралы бүреләр” әсәре үземә яңа бер зур шәхесне ачты”, - дип белдерде.  

Әдипнең язмышы – фаҗигале тәмамлана. Балкан сугышын үтеп исән калган шәхес үз илендә нахаксызга гаепләнеп 2 тапкыр сөргенгә сөрелүне күтәрә алмый. Дөрес, соңгы тапкыр кулга алырга килгәч – үз ятагында, гаиләсе янында җан биргәнлеге ачыклана. Кабере билгеле – Самара шәһәрендә.

Татар журналистикасының тарих тузанын кузгаткан остаз – Розалина Нуруллина Кәбир Бәкер турында “Татарның үз Гиляровские”, дигән фикердә була. Татар журналистикасында ак тапларны бетерергә, эзләнергә, тикшеренергә, үз тарихыбызны, үткән юлыбызны барларга кирәк дип күп сөйлибез, язабыз, чыгышлар ясыйбыз. Үз үткән юлыңны барлау – киләчәк өчен төгәл ориентир. Бүген татар журналистикасы бүлегенең 3 курс студентлары татар графикасы нигезләрен, төгәлрәк, милләтебезгә 10 гасыр вакыт хезмәт иткән гарәп графикасын – иске язуны үзләштерә. Әмма үз тикшеренү өлкәсе итеп журналистика тарихын алучылар – сирәк күренеш. Ә бит эзләнсәң, тикшеренсәң, ачыклыйсы кызыклы фактлар да, Кәбир Бәкер кебек кыю, тәнкыйди карашлы журналистларыбызның безгә калдырган мирасы да аз түгел. Мондый кичәләр – шундый эзләнүләргә этәргеч бирсен иде.

Источник информации: Раил САДРЕТДИНОВ