26 февраля 2015
Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә Шәехзадә Бабичның тууына 120 тулуга багышланган әдәби кичә булды

2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителү уңаеннан 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә күренекле шагыйрь, сатира һәм юмор остасы Шәехзадә Бабичның тууына 120 тулуга багышланган “Атылган йолдыз” дигән әдәби кичә булды. Аның кунагы язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов студентларны шагыйрь шәхесенең киңкырлы сәләте, тормыш юлының моңа кадәр аз билгеле булган сукмаклары, кояшлы шигъриятенең идея-эстетик үзенчәлекләре белән таныштырды. Галимнең тирән һәм бай чыгышы күрсәтмә материаллар белән баетылып барылды. Кичәдә студентлар Шәехзадә Бабич рухи мирасыннан поэтик матурлыгы һәм фикри-мәгънәви эчтәлеге белән аерым урында торган шигырьләрен укыдылар.