19 февраля 2015
Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче   уку елына эш планы нигезендә,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы,  патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 109 ел тулу  уңаеннан  иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан 2015 нче елның 17 нче  февралендә  Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III  республика  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларының 8-11 нче сыйныфларыннан 179 укучы катнашты. Конференциянең 2 нче турына Балтач, Арча, Кама Тамагы, Биектау, Зәй, Апас, Алексеевск, Кайбыч, Саба, Бөгелмә, Теләче, Ютазы, Кукмара, Спас Чистай, Тукай, Чүпрәле, Норлат, Мөслим, Актаныш, Менделеевск, Аксубай районнарыннан,    Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән укучылар килгән иде.

Конференция эшендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре дә катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы барышында, филология фәннәре докторы, Татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы  доценты Ләйлә Ихсановна Минһаҗева, катнашучыларга Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Юсупова Әлфия Шәүкәтовнаның сәләмнәрен җиткереп, бүлек турында сөйләде. “Конференция эшендә катнашучы укучыларда без үзебезнең булачак студентларыбызны күрәбез, - дип ассызыклады ул. – Биредә җыелган укучылар – туган телне һәм әдәбиятны чын күңелдән яратучылар алар, һәм, димәк, безнең булачак милли зыялыларыбыз?”. Әлеге бүлектә ачылган яңа белгечлекләр дә укучыларда да, мөгаллимнәрдә дә зур кызыксыну уятты.