16 февраля 2015
"Әллүки" Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу чарасында катнашты

15 нче февраль көнне "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе һәм беренче курс журналистлар төркеме студентлары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салуда катнашты. Әлеге чара ТР Язучылар берлеге һәм ТР Яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. 15 нче февраль - татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Быел сөекле шагыйребезнең тууына 109 ел билгеләп үтелде. Чыгыш ясаучылар Муса Җәлилнең илебез шагыйрьләре арасында Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек булган бердәнбер шагыйрь икәнен ассызыкладылар, аның иҗат ялкыны көченә, шәхси патриотик хисләренә соклану белдерделәр, мирасын хәзерге көн укучыларына һәрдаим тәкъдим итү кирәклеген әйттеләр. Көндезге сәгать уникедә ТР Милли китапханәсендә Моабит дәфтәрләренең оригиналын халыкка күрсәтү чарасы оештырылды. Дәфтәрләрне ТР Милли китапханә генераль директоры, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы, Халыкара музейлар җәмгыятенең Россия комитеты вице-президенты, тарих фәннәре докторы Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы тантаналы рәвештә алып чыкты. Әлеге дәфтәрләр икәү, берсе гарәп, икенчесе латин хәрефләре белән язылган, яхшы сакланганнар. Кичке сәгать дүрткә кадәр дәфтәрләр пыяла экспозиядә халыкка күрсәтелде, аларның зурайтылган электрон сурәтләре экран аша тәкъдим ителде. Студентлар тантанадан соң үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар.

Айгөл Шәйдуллина, 10.2 - 403 төркем старостасы, 1 курс студенты

- Урамда шактый салкын булуга карамастан, Муса Җәлил һәйкәле янына кеше күп җыелуына гаҗәпләндем. Биредә бөек шагыйрьне искә алып, аның иҗаты турында сүз барды. Кайбер мәгълүмат минем өчен таныш иде, шулай ук яңа кызыклы фактлар турында белдем. Язучылар чыгышыннан соң һәйкәлгә чәчәкләр кую булды. Шул вакытта үземне сугышта катнашкан һәм безнең тормыш өчен көрәшкән бабаларыбызга рәхмәт әйткән кебек хис иттем. Соңрак Милли музейда сакланган, татар милләте өчен кыйммәтле булган истәлекләрне - Моабит дәфтәрләрен - үз күзем белән күрдем, бу миндә гаҗәпләнү хисе тудырды, чөнки мин аларны башкачарак күз алдыма китерә идем. Алар кечкенә, кесәгә сыярлык кына дәфтәр кисәкләре икән, әмма уйлап карасаң, шул кечкенә генә дәфтәрләрдә татар әдәбиятының никадәр мөһим байлыгы сакланган!

Минемчә, мондый бәйрәмнәрне алга таба да уздырырга кирәк, чөнки халык үзенең каһарманнарын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Руфинә Габдрахманова, "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, 5 курс студенты:

- Муса Жәлилнең үз куллары белән язылган оригинал "Моабит дәфтәрләрен күрүне могжиза яки хыялның чынга ашуы белән чагыштырыр идем. Мәктәптә укыганда ук, әлеге жыентыкларны шырпы кабы кадәр генә дип сөйли килделәр. Мин күз алдыма китерә алмыйча аптырый идем: каһарман-шагыйребез ничек язган соң анда? Шырпы кабы кебек кенә түгел икән. Бүген шушы ядкярне, зур мирасны күрү бәхетенә ирештем. Әйе, бәхет икән ул! Шагыйрьнең үз кулы белән язган юлларны күрү илһамландыра. Инде ятланып беткән шигырьләрне "Моабит дәфтәрләре"нең чын нөсхәсеннән укыйсың да үзеңне яңа мәгънә тапкан кебек хис итәсең. Сугыш елларында әсирлектә ижат ителгән бу әсәрләр Муса Жәлил батырлыгының тере шаһитләре ләбаса. Безгә, үзен әдәби ижатта сынаучыларга, әдипнең кулъязма әсәрләрен күрү язучы дөньясына чумарга, ижат тәмен тоярга мөмкинлек бирә. Без шуның белән бәхетле булдык бүген.  Шигърият жуелмас көчкә ия икән ул, вакыт та, урын да аңа комачауламый. "Моабит дәфтәрләре" моңа дәлил түгелмени?!

Халисә Ширмән,

татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты