31 декабря 2014
Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Шәһәребезнең иң актив, перспективалы яшьләре 24 нче декабрь көнне Казан ратушасы бинасында җыелды. Монда шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучыларның, урта махсус һәм югары уку йортлары студентларының, аспирантларның иң булганнары, иң уңганнарын – мэр стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Казан шәһәре мэры Ильсур Рәисович Метшин дипломнар, стипендия һәм чәчәк букетлары белән бүләкләде. Алар арасында безнең Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегеннән дә аспирант Данилов Андрей Владимирович (җит. п.ф.д. проф. Л.Л.Салехова) һәм 5 нче курс студенты Девликамова Венера Наилевна (жит. ф.ф.ф.к. доцент Э.Х.Кадирова) бар.

Студент һәм аспирант эшләре конкурсы муниципаль берәмлекләрнең актуаль проблемаларын хәл итү юнәлешендә фәнни тикшеренүләр һәм инновацион проектларны үстерүне стимуллаштыру максатыннан 1994 елдан бирле ел саен үткәрелә. Быел да жюрига барлыгы 170 кә якын эш килгән, шуларның 70 е икенче турга үтте. Яшь галимнәр жюри әгъзаларына берничә көн дәвамында үзләренең проектларын тәкъдим итте. Медицина, филология, математика, төзелеш, биология, физика һәм башка өлкәләргә караган исемле стипендия алу өчен күрсәтелгән бу эшләрнең гамәли әһәмияткә ия булуы төп критерий исәпләнә. Әлбәттә, һәр проект үзенең яңалыгы, тирән эчтәлеге белән аерылып тора. Шулар арасыннан 2 укучы, 20 студент һәм аспирант җиңү яулады.

Җиңүчеләребезне бу уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади ачышлар, шатлык-сөенечләр юлдаш булсын.

Г.Тукай исемендәге татар теле һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге