08 декабря 2014
Милли телевидениега ниләр җитми?

Әлеге чарага ТНВ каналында телетапшырулар алып баручы Венера Иванова һәм Ватаным Татарстан газетасаның баш редакторы Миңназыйм Сәфәров кебек мөхтәрәм кунаклар килде.

Түгәрәк өстәл барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: татар телевидениесына күпчелек очракта ихласлык, тамашачыларга карата яхшы мөнәсәбәт, гадилек, эчтәлекле булу җитми.

Безнең милли тапшыруларның үзенчәлекле якларында карап үттек. Шуларның иң мөһиме: бездә башка каналлардагы кебек талаш-гауга юк. Миңназыйм Сәфәров бу хакта: “Мин тапшыруларыма чакырылган кунакларга кычкырыш булмый, әкрен генә сөйләшеп утырачакбыз дип алдан ук әйтеп куям. Биткә су сибүләр булмасын өчен, юри өстәлгә су да куймыйм”, - дип, шаярып та алды.

Түгәрәк өстәлдә булган кунакларның берсе Фаттахов Илһам Фаилевич татар каналы җыр-бию белән тулган, эчтәлекле тапшырулар бик аз дип үзенең канәгатьсезлеген белдерде. Бу бик четерекле сорау, әлбәттә. Аны кире кагып та, бөтенләй килешеп тә булмый. Ләкин Миңназыйм абый моңа да үткен җавап тапты: “Татар халкы, гомумән, көлке-җыр белән бәйле. Бер генә халык та безнең шикелле күпләп шигырь, хикәяәр язмый. Ул аларга тормышына кебек карый”.

Чараның азагында Венера Иванова һәрбер кеше ниндидер концепциясен төзеп, үз тапшыруын булдыра ала дип белдерде. “Әлбәттә, алар тәнкыйтьләнәчәк. Безнең татарда, гомумән, бу эшне бик яраталар. Ләкин бик тырышсаң, уңышка ирешү ихтималы бар”.

Ә инде аннан соң безне тагын ике сюрприз көтеп тора иде: журналистика һәм телевидениега багышланган музейга керү мөмкинлеге һәм Венера Ивановадан бик кызыклы мастер-класс. Аның барышында без үзебездә вакыт сиземләвен үстерергә өйрәндек һәм танылган алып баручының файдалы киңәшләрен ишеттек.

Источник информации: Журналистика бүлегендә укучы, 2 курс студенты Зилия Хәбибуллина