«Мин татарча сөйләшәм
Мин татарча яратам
Мин татарча яшим»
21нче апрельдә әлеге девиз белән IT-лицейның «Айтишник» лар командасы «Татар дозор 2019» квест-уенын башлап җибәрде. Квест-уенның максаты – хәзерге буында милли мәдәниятны һәм туган телне саклауга җаваплылык хисе тәрбияләү. Уенда 38гә якын команда катнашты.
Квест һәрвакыттагыча командаларны сәламләү һәм таныштыру белән башланып китте. «Айтишник» лар төркеме егетләре быел да уенда катнаштылар. Быел барлыгы 4 мәйданчык – Кирмән, Иске татар бистәсе, Бауман урамы, Ирек мәйданы. Һәр мәйданчыкта 5шәр сорауга җавап табасы һәм бирем эшлисе. Ирек мәйданчыгы шәхескә, Иске татар бистәсе – сәнгатькә, Кирмән – тарихка һәм Бауман урамы – мантыйкка бәйле иде. Мәйданчыклар арасын узганда, командалар Казан урамнарының исемнәре, кибетләрнең алтакталары, мәгълүмат такталары икетеллелек турындагы канунны үтәүләрен тикшереп, фоторәсемгә төшерергә тиешләр. Төркем Камал театры янында спектакльләрне санап чыктылар, «Җанкисәккәем»спектакленнән өзек төшерделәр, беренче электр станциясе бинасын таптылар. Ирек мәйданчыгында исә атаклы биюче Рудолф Нуриев буенча биремнәр эшләделәр. Ә сез Кирмән тарихын беләсезме? Юк икән,мөрәҗәгать итегез. Кирмәндә Кол Шәриф мәчете булган урынны табу кыенрак булды. Сөембикә манарасы янындагы ханнарны искә алдылар. Казан ханлыгы вакытында кайсы капкадан кергәннәрендә без инде яхшы беләбез. Бауман урамындагы урнашкан иске аптеканының тарихын белделәр, рус телендә барган рекламаны татарча ясадылар.
Укучылар 5 сәгать чабып арысалар да, уеннан бик канәгать калдылар. Ә нәтиҗәләрне 26нчы апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә багышланган чарада белербез. Син дә кил, күр, уеннарда катнаш, бүләк от һәм күңелле ял ит!