12нче февральдә 7нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең музей-квартирасына сәяхәт иттеләр. Балалар язучының тормышы һәи иҗаты белән якынрак таныштылар. Укучылар электрон Моабит дәфтәрен күреп, андагы тупланган шигырьләрен укый алдылар. Шулай ук электрон варианттагы шәхси альбомындагы фото сурәтләрен күрделәр.
Укучылар сәяхәттән шагыйребез турында яңа мәгълүмат туплап, патриотик хисләр белән илһамланып кайттылар.