Бүген, 30 нчы ноябрьдә, Сүрия гарәп республикасының Рәсәй Федерациясендәге илчесе Риад Хаддадның КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтына булган визиты барышында Сүриядә КФУ филиалын ачу мөмкинлеге хакында фикер алышу булды.
Әлбәттә, сүз алдагы киләчәктә, Сүриядәге вазгыять тәмам тотрыклыландырылгач, эш башлау турында бара. Әмма хәзер үк Хаддад әфәнде моннан берничә ел элек, Сүриядәге бүгенге билгеле фаҗигале хәлләргә кадәр, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Латакиядә Казан университеты филиалын ачу теләге белдергән башлангычка кабат әйләнеп кайтырга тәкъдим ясады
Искә төшерсәк, Сүриядә Казан университеты филиалын булдыру проекты ул вакытта Сүрия мәгариф миниситрлыгында карау баскычына килеп җиткән һәм зур яклау тапкан иде, ләкин, аңлашылган сәбәпләр аркасында, бу эш юнәлешен туктатып торырга туры килде. Хәзер инде, илче әфәнде ышандыруынча, филиал ачуның бөтен нечкәлекләрен яңадан тикшереп алуга кире борылып кайтырга һәм эзлекле рәвештә, илдә тынычлык урнашу белән, аны ачуга хәзерлек алып барырга кирәк.
“Сүриядә филиал ачу Казан университеты өчен гарәп дөньясында КФУда белем алуны популярлаштыру, шулай ук күпсанлы чит ил абитуриентларын һәм мөгаллимнәрен югары уку йорты канаты астына җәлеп итү күзлегеннән чыгып караганда киләчәккә өмет уята торган проект булып тора., - дип ачыклык кертте КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. – Бу башлангычны дәүләтара махсус килешүләр нигезендә генә тормышка ашырырга мөмкин, алда озак хәзерлек эшләре көтә. Проект уңышлы төстә тормышка ашкан очракта, бик зур мөмкинлекләр ачылачак. Төбәкләр охшаш, нефть эшкәртү, нефтехимия, гуманитар фәннәр, лингвистика өлкәләре- боларның барысы да киләчәктә Сүриядә филиалны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.”
Рәсми очрашудан тыш, Риад Хаддад КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында студентлар өчен ачык лекция укыды. Әйтергә кирәк, илче әфәнде Институтта укучыларның белем дәрәҗәсен югары бәяләде, лекция барышында һәм аннан соң залдан бирелгән сораулардан чыгып, Риад Хаддад КФУ студентларының Сүриядәге бүгенге вазгыять турында мәгълүматлы булуларын, тикшерелә торган мәсьәләләргә карата җанлы кызыксыну күрсәтүләрен билгеләп үтте.
Риад Хаддад үзенең визиты вакытында шулай ук КФУның ХМТһК институты җирлегендә бүген ачылган Гарәп теле буенча халыкара сертификация үзәген ачу тантанасында катнашты, ә иртәгә гарәп теле буенча үткәрелә торган I бөтенрәсәй олимпиадасының жюри составына керәчәк.