Рәсәй тарих җәмгыятенең 2013 елның 16 июлендә төзелгән Казан бүлекчәсенә нигез салынуга биш ел тулды, ул үз вакытында, Санкт-Петербургтан кала, РТҖнең икенче төбәк бүлекчәсе булып торды. Бу елларда бүлекчә эшчәнлеге Казан федераль университеты белән бик тыгыз бәйләнә – күпсанлы проектлар Рәсәйнең ике әйдәп баручы фәнни оешмалары канаты астында бергәлектә гамәлгә куела. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры, РТҖнең Казан бүлекчәсе рәисе Рамил Хәйретдиновнең Рәсәй тарихи җәмгыятенең «Воронцов кыры» журналының икенче санында басылып чыккан мәкаләсен тәкъдим итәбез. Анда сүз филиал эшчәнлеге турында бара.
Без, бүлекчә ачылганнан башлап, аның төп миссиясен Казанның гына түгел, ә бөтен Татарстан Республикасының, ә еш кына, һәм фәнни бергәлек, һәм киң җәмәгатьчелек өчен мөһим булган эре проектларны гамәлгә ашыруда, Рәсәйнең башка төбәкләренең тарихи җәмәгатьчелеген дә, интеграцияләү һәм координацияләүдә күрәбез.
Бүлекчә төзелү белән төрле фәнни оешма вәкилләрен үзара хезмәттәшлек итүгә тарту эше башланды. Инде 2013 елда аның составына, Казан федераль университеты белән беррәттән, республиканың әйдәп баручы академик институтлары - Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, югары уку йортларының тарих кафедралары, шулай ук Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика Фонды керде. Моннан тыш, без Татарстан Республикасы крайны өйрәнү җәмәгатьчелеге белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәбез.
Шул ук вакытта чит төбәкләрдәге партнерлар - РФАнең Рәсәй тарихы институты, РФАнең Гомуми тарих институты, РФАнең Археология институты, РФАнең Этнология һәм антропология институты һәм РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты, шулай ук РТҖнең Санкт-Петербург, Тверь, Тула, Нократ, Ульяновск, Барнаул, Әстерхан һәм башка шәһәрләрендәге төбәк бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлек җайга салынды. Казан тарихчылары тарафыннан Рәсәй тарих җәмгыятенең Кырым Республикасындагы бүлекчәсенә зур фәнни-оештыру ярдәме күрсәтелде. Киң тармаклы партнерлар челтәренең булуы, һичшиксез, РТҖнең Казан бүлегенә күпсанлы проектларны гамәлгә ашыруда булышлык итә.
РТҖнең Казан бүлекчәсе эшчәнлегенең үзенчәлеге булып, барыннан да элек, Татарстанның тарихи-мәдәни мирас объектларын саклауга аеруча игътибар бүлү тора. Күбесенчә бу өлкәдә кирәкле фәнни тикшеренүләр уздыруны тәэмин итү мөмкинлеген тудыру максатыннан 2014 елда КФУда «Археометрия» өстенлекле Үзәге булдырылды, аның составына биш «ачык лаборатория» - «Палеоантропология һәм палеогенетика», «Палеоэкология һәм палеоархеометрия», «Мәгълүмати технологияләр һәм мәдәни мирас объектларын өйрәнүнең җимерми торган алымнары», «Археотехнологияләр һәм археологик материал белеме» һәм «Фәнара инновацион һәм фәнни-гамәли археологик һәм этнологик тикшеренүләр» - керде. 2014 елда гына да бу үзәкне үстерү өчен 36 млн. сумнан артык акча бирелде. Үзәк җирлегендә үткәрелә торган тикшеренүләр Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәренең Успение соборын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертү буенча уңышка ирешү эшендә сыйфатлы дәлилләр әзерләүдә булышлык иттеләр. Әлеге юнәлештә башкарылган эшләр аркасында, инде Татарстан җирендә урнашкан өч объект хәзер ЮНЕСКО сак астында (югарыда әйтелгәннәр санына шулай ук Казан Кремле дә керә). Зөядәге эш барышында шулай ук КФУның Археология музее һәм Реставрацияләү фәнни-белем бирү үзәге булдырылды, ә бу исә РТҖнең Казан бүлегенә һәм фән, һәм мәгариф өлкәсендә эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бирә. Бу структуралар киләчәктә масштаблы проектларны тормышка ашыру өчен яңа кадрлар әзерлиләр, Татарстан халкы һәм кунаклары арасында тарихи белемнәрне популярлаштыруга ярдәм итәләр.
Бүген бу юнәлештә эш дәвам итә – безнең игътибар үзәгендә Татарстан җирендә урнашкан ЮНЕСКОның чикаша серияле номинациясе булган «Бөек ефәк юлы» тора. Аерым алганда, сүз Борынгы Биләр турында бара. Моннан тыш, татарстан белгечләренең тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау һәм аларны алга таба популярлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе Рәсәйнең күп кенә төбәкләрендә бүген бик тә әһәмияткә ия, бүтән территорияләр вәкилләре белән кайбер проектларны үзара берләшеп башкару турында сөйләшүләр алып барыла.
Рәсәй тарих җәмгыяте А. Х. Халиков ис. Археология институты белән берлектә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы җирлегендә 2014 елдан башлап Халыкара археология мәктәбе уздыру кебек эре проектны гамәлгә ашыра. Бу БДБ территориясендә рәсәй һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре җитәкчелегендә Рәсәй Федерациясенең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау мәсьәләләрен тикшеренү буенча яшь галимнәр һәм белгеч-археологлар фәнни-гамәли әзерләү уза торган бердәнбер халыкара мәйданчык булып тора. 2017 елда IV Халыкара археология мәктәбендә Рәсәйнең төрле шәһәрләреннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән – Белорусь, Бельгия, Бразилия, Бөекбритания, Һиндстан, Ирландия, Италия, Кытай, Польша, Румыния, Тайланд, Төркия, АКШ, Франция һәм Япониядән - 75 яшь галим һәм белгеч катнашты, 20 дән артык әйдәп баручы рәсәй һәм чит ил галимнәре укытучылар буларак чыгыш ясады. Алар җитәкчелегендә яшь галимнәр ике атна дәвамында биш фәнни-белем бирү программалары - борынгы керамика тарихы, археологик костюм, металл эшкәртү, палеоантропология һәм эксперименталь археометаллургия - кысаларында эшләделәр. Мәктәп программасы үзенең форматын елдан-ел үзгәртеп тора, шул ук вакыт яшь белгечләр өчен кызыклы булып кала бирә, анда КФУдан, Татарстан фәннәр Академиясеннән РТҖнең Казан бүлеге әгъзалары булган галимнәр тарафыннан төрле пландагы 12 белем бирү курслары эшләнде, гомуми план нигезендә алар бер-берсе белән чираттан алышынып торалар.
Татарстанда Халыкара археология мәктәбе оештыру тәҗрибәсе ЮНЕСКО җитәкчелеге игътибарын җәлеп итте. Чөнки мондый төрдәге мәктәп бөтендөнья мәдәни мирас объектлары сакланган территорияләрдә дөнья буенча бик еш оештырылмый. Археология һәм реставрация өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр белән өзлексез үзара хезмәттәшлектә интенсив укытуның мондый формасы дөньяда иң нәтиҗәлеләрдән санала.
Бу өлкәдә яңа башлангыч булып 2017 елда ЮНЕСКО химаясе астында Халыкара волонтерлар лагере уздыру торды. Проект Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика Фонды һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «Дөньякүләм мәдәни мирас» ресурс үзәге, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылды. Лагерьда эш берничә юнәлеш буенча алып барылды: археологик казу эшләре, артефактларны кырда консервацияләү һәм реставрация, килүчеләр белән эшләү. Моннан тыш, 26 июльдән 6 августка кадәр узган лагерь программасы үз эченә Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы, Татарстан Республикасының тотрыклы туристлык һәм мәдәни мирасы нигезләре турында мәдәни-белем бирү сессияләрен кертте. Мондый белем бирү мәйданчыгы Татарстанда беренче тапкыр оештырылды. Лагерь эшендә Рәсәй һәм чит илләрдән килгән 18 дән 29 яшькә кадәрге 32 волонтер катнашты.
Бүлекчә эшендә тагын бер өстенлекле юнәлеш булып татарны өйрәнү һәм тюркология өлкәсендә югары дәрәҗәдәге академик тикшеренүләр үткәрү тора. Мәсәлән, РТҖнең Казан бүлеге әгъзалары тарафыннан «Татар энциклопедиясе» (алты томда) һәм халыкара «Татар тарихы» (җиде томда) кебек эре проектлар тәмамланды инде. Хәзер фәнни җыентыклар һәм монографияләр бастырып чыгару өстендә әзерлек эшләре дәвам итә. Галимнәр, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты белән берлектә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан нәшер итәр өчен кайбер басмалар әзерлиләр. Алар арасында күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелүче архив документларын туплаган җыентыклар аерым урын алып тора. Атап әйткәндә, сүз Татарстан АССР төзелүенә китерүче вакыйгаларга багышланган өчтомлык академик басма әзерләү турында бара. Өчтомлыкның концепциясе татар халкының милли үзбилгеләнүендәге барлык этапларны чагылдыра. Эчке Рәсәй һәм Себер төрки-татар мөселманнарының милли-мәдәни мохтәриятен оештыру идеясенә караган документларны анализлауга багышланган беренче том агымдагы елның апрель аенда дөнья күрде инде. Икенче том «Идел-Урал» штатын төзү концепциясенә, ә өченчесе – Татар-Башкорт ССР, чынында, Татарстан АССР төзү башлангычына багышланачак. Моннан тыш, киң аудиторияне күздә тотып бүләк-басма әзерләнде һәм бастырылып чыгарылды.
Шулай ук РТҖнең Казан бүлекчәсе әгъзалары бу юнәлештә мәгариф өлкәсендә дә эш алып бара. Төбәк галимнәре тарафыннан Татарстан тарихы буенча яңартылган уку-укыту комплексы эшләнә. Төбәк мәктәпләрендә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен дәреслек актив кулланыла, анда татар халкының ыруглык җәмгыятеннән башлап XVI гасырның уртасы - Казанны Иван Грозный гаскәрләре яулап алу чорына - караган тарихы тасвирлана. Узган елның августында 7-8 нче сыйныф укучылары өчен кулланма чыкты, анда XVI гасыр уртасыннан XVII гасыр ахырына кадәрге вакыйгалар турында сөйләнелә. Алга таба, 2018 - 2019 елларда, этаплап 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләр бастырылачак, алар XVIII – XX гасырларда, шулай ук совет чорында һәм иң яңа чорда булып үткән тарихи вакыйгаларга багышлана. Барлык әсбаплар рус һәм татар телләрендә бастырыла.
Бүлекчә Татарстан тарихы буенча урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен уку-укыту әсбаплары бастырып чыгару эше белән генә чикләнми. Проект кысаларында тарихтан электрон атлас төзелде, ул татар халкының һәм Татарстанның бай тарихын ачык күзалларга, Татарстан халыкларының казанышларын, мәдәниятләр һәм цивилизацияләрнең үзара баетылуын күзәтеп бару мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, галимнәр коллективы видеодәресләр системасын булдыру өстендә эшли – эшләнгән роликлар дәреслекләрдәге бүлекләргә туры килә, берсен-берсе кабатламыйлар, мультипликация рәвешендә теге яки бу чорның әһәмиятле нечкәлекләренә игътибар юнәлтәләр. Хәзерге вакытта 5-6 нчы сыйныфлар өчен булган дәреслеккә эшләнгән видеодәресләрне кулланырга була.
РТҖнең Казан бүлекчәсе белгечләре ватан тарихына караган белемнәрне популярлаштыру өлкәсенә дә игътибарсыз кала алмыйлар. Бүлекчә вәкилләре, мәсәлән, ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексы концепциясенә бәйле фикер алышуларда актив катнаштылар. Яңгыраган идеяләр һәм позицияләр эшче төркем әгъзалары хозурына җиткерелде. Әһәмиятле тәкъдимнәр кабул ителде. Күбесенчә һөнәри тарих берлегенең төбәк вәкилләреннән кергән бәяләмәләргә таянып Рәсәй тарих җәмгыяте рәисе С. Е. Нарышкин «Рәсәй халыклары һәм мәдәнияте» мәктәп курсын эшләргә тәкъдим итте, алар өстендә уртак эш алып барыла.
«Ватан тарихы» фонды ярдәме белән бу юнәлеш кысаларында 2017 елда РТҖнең Казан бүлекчәсе үткәргән зур чара булып «Тарих барчасы өчен» идеясен тормышка ашыруда яшь галимнәр» Халыкара тарих форумы тора. Фәндә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга юнәлдерелгән форум әһәмиятле һәм мөһим вакыйгага әйләнде. Анда 300 кеше - ГФР, Төркия, Франция, АКШ, Төркия, Сүрия, Иран, Кытай, Корея, Пакистан, Замбия, Гвинея, Һиндстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Белорусь, Кыргызстан, Грузия һәм, әлбәттә, Рәсәй вәкилләре – катнашты.
РТҖнең Казан бүлекчәсе әгъзалары ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белүче белгечләр әзерләү буенча федераль программаны тормышка ашыру кысаларындагы эшкә зур игътибар бирәләр. Шушы максаттан чыгып Казан федераль университеты структурасында Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү Ресурс үзәге һәм Халыкара «Islamica» координацияләү үзәге булдырылды, алар бу юнәлештә эш алып бару буенча бөтен Рәсәй өчен флагманнарга әйләнделәр. Әлеге үзәкләрнең эш тәҗрибәсе бүген бөтен ил буенча трансляцияләнә. Шундый ук ресурс үзәкләренә охшаш структуралар ислам һәм ислам мәгарифе мәсьәләләренә традцион игътибар бирүче төбәкләрдә барлыкка килде. Эшчәнлегенә исламны өйрәнү өлкәсендә фундаменталь фәнни тикшеренүләр алып бару, махсус хезмәтләр әзерләү һәм бастырып чыгару һәм Рәсәй мөселман җәмәгатьчелегенә бәйле вәзгыятьне мониторинглау караган «Islamica» үзәге үрнәге илдә моңа охшаш үзәкләр челтәре булдыруга нигез салды – шундый ук үзәк 2017 елның декабрендә РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институтында үзенең эшен башлады.
РТҖнең Казан бүлекчәсе эшчәнлегенең әлеге юнәлештә уңышлы үсешенә КФУ җирлегендә ел саен уздырыла торган һәм, гадәттәгечә, Казанга исламны өйрәнү өлкәсендә әйдәп баручы чит ил һәм үзебезнең ил галимнәрне, Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәт органнары, Рәсәй һәм Татарстан мөселман өммәте, рәсәй ислам югары уку йортлары һәм мәдрәсәләре вәкилләрен җыючы «Мультимәдәни дөньяда Ислам» халыкара форумы да ярдәм итә. Аны оештыручылар: Казан федераль университеты, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты, Рәсәй ислам институты, Болгар ислам академиясе, шулай ук Рәсәй Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Форумның төп максаты – ислам проблематикасы белән шөгыльләнүче белгечләрне - фәнни көчләрне берләштерү, фәнни казанышлар турында мәгълүмат алмашу аша бу өлкәдә белгечләр алдында торган максат һәм бурычларны координацияләү тора, ә бу, һичшиксез, үткәрелгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре белән уртаклашудан тыш, киләчәктә башкарылачак эшләрнең ориентирларын билгеләргә дә мөмкиндек бирә.
РТҖнең Казан бүлекчәсе тулаем алганда һәрвакыт Рәсәй тарих җәмгыятенең өстенлекле проектларына үз өлешен кертергә омтыла. Әйтик, 2014 елда аеруча зур игътибар Беренче бөтендөнья сугышы башлануга йөз ел тулуга бәйле чараларга бирелде. 2014 елның көзендә КФУ һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советы җирлегендә Рәсәйдән, ГФР, Төркия, Финляндия, Япония, Польша, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Белорусьтан килгән танылган тикшеренүчеләр катнашында «Дәүләт думасы һәм Беренче бөтендөнья сугышы» һәм «Мөселман дөньясы һәм Беренче бөтендөнья сугышы» ике халыкара фәнни конференция составында «1914-1918 еллар Бөек сугышы: Рәсәй, Ауропа һәм ислам дөньясы» Халыкара фәнни форумы узды. Телгә алынган беренче конференция нәтиҗәләре буенча Рәсәй тарих җәмгыяте һәм РФ Дәүләт Думасы ярдәмендә историография өчен мөһим материаллар җыентыгы дөнья күрде. Моннан тыш, тарихчылар һәм архивчылар көче белән белгечләр тарафыннан югары бәя алган «Беренче бөтендөнья сугышы чорында Казан губернасы» дигән уникаль документлар җыентыгы әзерләнде һәм бастырып чыгарылды. «Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918» исеме астында Татарстан Республикасы Милли музеенда Рәсәйдәге иң эре музей тематик экспозицияләренең берсе җәелдерелде. Һәм, ниһаять, «Зөя Утрау-шәһәре» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда күргәзмә әзерләнде.
2015 елның истәлекле тарихи вакыйгасы булып Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү торды, бу уңайдан РТҖнең Казан бүлекчәсе белгечләре тулаем бер кызыклы чаралар - укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучыларының фәнни конференцияләре, шулай ук Республика хәтер китабында эш алып бару һәм «Кар десанты»нда походлар – оештырды. Ә 2016 елда Бөек Ватан сугышы башлануының 75 еллыгы уңаеннан Казанда РТҖнең бүлекчәсе тарафыннан укытучылар, студентлар катнашында Шәһәр фәнни түгәрәк өстәле үткәрелде һәм «Яшьләр хәтерендә Бөек Ватан сугышы " темасына яшьләр арасында Республика тикшеренү эшләре конкурсы үткәрелде.
2017 ел илебез тарихчылары өчен, билгеле булганча, Бөек рәсәй революциясе билгесе астында узды. Бу күренекле датага багышлап ил буенча бөтен бер чаралар сериясе оештырылды. Казан федераль университеты да читтә калмады һәм «Мөселман халыклары тарихында һәм язмышларында 1917 елгы Бөек рәсәй революциясе” дигән темага Халыкара фәнни конференция үткәрү башлангычы белән чыкты, ул «Ватан тарихы» фонды ярдәме белән оештырылды. Декабрь аенда узган конференция эшендә Рәсәйдән (Казан, Мәскәү, Саранск, Самара, Ырынбур, Ростов-на-Дону, Ставрополь, Симферополь), шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән – Беларусь, Таҗикстан, Дания, Канада, Кытай, АКШ, ГФРдан 58 тикшеренүче катнашты. Конференциядә гаять зур мөселман җәмәгатьчелегенә, мөселман халкы яшәгән төбәкләргә дөнья тарихы вакыйгаларының йогынтысына кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Түгәрәк өстәлләр кысаларында төп фикер алышулар «Бөек рәсәй революциясен өйрәнүнең методологик аспектлары: дискурслар һәм мәгънәләр», «Тарихи хәтер дулкыннарында революция образлары», «1917 елгы сәяси вакыйгаларда конфессияләр һәм этнослар», «Унҗиденче елның губерналар сценарийлары», «Унҗиденче ел мөселманнары: иҗтимагый хәрәкәтләр һәм сәяси проектлар» темалары тирәсендә барды. Ә «Икенче рус фетнәсе агымында ХХ гасыр башы Крестьян сугышы» воркшопы барышында катнашучылар игътибарларын 1917 елгы Рәсәй аграр тарихы мәсьәләләренә юнәлдерделәр. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Революция стихиясе: Рәсәй тарихында 1917 ел» дигән зур экспозиция җәелдерелде.
Яңа 2018 ел вакыйгаларга шулай ук бай булырга охшаган – бу Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануының 100 еллыгы, Рәсәй архив хезмәтенең һәм аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе төзелүенең 100 еллыгы, Рәсәй академик археологиясенең 100 еллыгы, Казан адмиралтействосының 300 еллыгы, Рәсәй көнчыгышны өйрәнү фәненең 200 еллыгы. Һәм элеге даталарның һәрберсе, шулай ук кайберләре Казанда эре халыкара форум уздыру белән билгеләп үтеләчәк. Көн тәртибеннән югарыда искә алынган озак вакытка исәпләнгән проектлар да югалмаячак, димәк, киләчәктә РТҖнең Казан бүлекчәсе вәкилләреннән кыю рәвештә, күпсанлы партнерлары белән берлектә, әһәмиятле эш нәтиҗәләре көтәргә була.