«Рәсәй төбәкләрен өйрәнү» юнәлешен тәмамлаучылар илнең республикаларына, крайларына һәм өлкәләренә һәрвакыт федераль һәм халыкара көн тәртибендә булырга ярдәм итәчәкләр.
«Рәсәй төбәкләрен өйрәнү» юнәлешенең "Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә Рәсәй һәм аның төбәкләре (чит телләрне тирәнтен өйрәнү белән)" әзерлек белгечлеге буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында белем алу мөмкинлеге булу - бүгенге абитуриентлар өчен чын мәгънәдә зур табыш. Дүрт ел эчендә аналитик эшчәнлек һәм фаразлау күнекмәләрен алу, нәтиҗәле идарә итү карарларын кабул итү, үзенчәлекләрен һәм агымдагы торышын исәпкә алып төбәкара, федераль һәм халыкара дәрәҗәләрдә илдәге төбәкләрнең брендын һәм имиджын формалаштыру һәм бер үк вакытта югары дәрәҗәдә берьюлы ике чит тел – инглиз һәм кытай – үзләштерү кебек киң компетенцияләр спектры барлык уку йортларында да тәкъдим ителми.
Әгәр институт тарафыннан студентлар өчен чит илләрдә стажировка узу мөмкинлеге тудырылуын да исәпкә алсак, институтны тәмамлаучыларга төрле илләрнең ишекләре ачылачак. Кэмбридж, Иллинойс университеты, Пекин университеты, Хунань педагогия университеты, Хэйлундзян чит телләр институтында һәм ике дистәдән артык дөньяның алдынгы университетларында безнең студентлар лингвистика буенча белемнәрен ныгыта алалар.
Укуларын тәмамлаучы бакалавларга чит ил вәкиллекләре булган дәүләт тармакларында, үзебезнең иң эре корпорацияләрдә булган чит ил вәкиллекләрендә, һәм, киресенчә, рәсәй вәкиллекләре булган чит ил корпорацияләрендә, Рәсәй дипломатик вәкиллекләрендә, федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнарында, рәсәй һәм чит ил экспертлык-аналитик үзәкләрдә һәм мәгълүмати-аналитик агентлыкларда, массакүләм мәгълүмат чараларында ихтыяҗ бар – шул рәвешле, алар үз шәхси үсеш юлларын үзләре сайлый алачак, чөнки үзләштерелгән компетенцияләр моңа мөмкинлек бирәчәк.
«Укыту барышында студентлар Рәсәй һәм аның төбәкләренең тарихы, социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси, хокукый үсеше, РФ эчендәге, шулай ук гомумән дөньядагы, милләтара һәм мәдәни коммуникацияләр, төрле дәрәҗәләрдәге халыкара мөнәсәбәтләр турында беләләр. Алар заманча технологияләр ярдәмендә кирәкле мәгълүматны табарга, эшкәртергә һәм анализларга, алга таба аны идарә итү карарларын кабул иткәндә кулланырга өйрәнәләр. Бакалаврлар әзерләүдә юнәлешнең иң төп өстенлекләренең берсе булып фәнаралык тора. Төрле фәннәрдән фундаменталь белемнәрне студентларга КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының барлык өч Югары мәктәбе һәм КФУның башка кайбер институтлары - Идарә, икътисад һәм финанс институты, Экология һәм табигатьтән файдалану институты, Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты, юридик факультеты - әйдәп баручы укытучылары бирәчәк, - диде юнәлеш җитәкчесе Луиза Кәримова. – Телләр буенча әзерләүгә килгәндә, юнәлеш өстенлекләренең тагын бер әһәмиятлесен билгеләп үтәргә кирәк, - сүз укытуның исемнәре еракларга, Татарстаннан, хәтта Рәсәйдән читләрдә танылу алган тәҗрибәле укытучылар җитәкчелегендә һәм бу телләр ияләре белән тыгыз элемтәдә алып барылуы турында бара. Өстәвенә студентлар тел ияләре белән чит ил стажировкалары чорларында гына түгел, ә институт эчендә турыдан-туры дәрес вакытында да аралаша алачаклар. Телләрне уңышлы өйрәнүдә институттагы яхшы җиһазландырылган лингафон бүлмәләре булуы да нык ярдәм итә».
Гомумән шуны билгеләп үтәргә кирәк, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентларга яхшы уку һәм фәнни эшчәнлек алып бару өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра. Югарыда әйтеп үтелгәннәрдән тыш, сайлап алган белгечлеккә чуму фән, мәдәният һәм эшлекле дөнья вәкилләре, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр белән очрашулар аша да гамәлгә куела, бу исә уку барышында үз өлкәңдәге әйдәп баручы белгечләрдән тәҗрибә үзләштерүгә булышлык итә. Болардан башка, студентлар, институтның гыйльми тормышында актив катнашып, мөстәкыйль проектлар өстендә эшлиләр. Институтта “Рәсәй төбәге белгечләре” исемле фәнни берләшмә эшли, аның кысаларында фәнни хезмәтләр язу һәм яклауның төрле якларына, ораторлык осталыгына, берләшмәдә катнашучыларның курс эшләре темтикасы буенча фәнни мәсьәләләр тикшерүгә багышланган мастер класслар и фасилитацион сессиияләр үткәрелә.
Турыдан-туры укыту программасы турында сөйләшүгә яңадан әйләнеп кайтып, әлеге юнәлеш буенча укытуның берничә үзара бәйләнгән модульләрдән торуын билгеләп үтик :
• Рәсәй һәм аның төбәкләре - үз эченә рәсәй төбәкләренең тарихы һәм бүгенге торышы, аларның табигый-географик шартлары, икътисады, демографиясе, этнологиясе, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше, төбәк белән заманча идарә итү стратегиясе, аның имиджын һәм брендын формалаштыру, төбәкне өйрәнү фәне теориясе турындагы курсларны ала.
• Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә Рәсәй һәм аның төбәкләре – үз эченә Рәсәйнең тышкы сәясәте тарихына, аның халыкара аренадагы хәзерге хәленә, төбәкләрнең тышкы сәяси элемтәләрне формалаштыруда катнашуына, дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр тарихы һәм теориясенә кагылышлы курсларны ала.
• Чит телләр - төп тел буларак инглиз теле, икенче тел – кытай теле өйрәнелә.
• Мәгълүмат белән эшләүнең заманча технологияләре – документлар алып бару һәм архив алып бару нигезләре, мәгълүмат җыю, эшкәртү, саклау һәм визуальләштерү барышында заманча мәгълүмати технологияләр куллану, интернет-киңлектә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында төбәкнең брендын таныту технологияләре һ. б.
Йомгаклап шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге юнәлеш буенча укырга керү өчен 3 фәннән – рус теле, чит тел, җәмгыять белеменнән – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру кирәк. Бу юнәлешкә быел 5 бюджет һәм 20 контракт урыннары бүлеп бирелгән.