«Гомуми тарих» юнәлешен тәмамлаучылар алга таба үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен дөньяның төрле илләре һәм төбәкләренең иҗтимагый-сәяси, сәүдә-икътисади, мәдәни өлкәләрендәге эшчәнлекләре юнәлешләренә даими мониторинг алып бара, шулай ук Ауропа һәм Америка, Азия һәм Африка тарихын өйрәнү мәсьәләләре буенча экспертлар булып тора алачаклар.
«Гомуми тарих» юнәлеше буенча бакалавриат дәрәҗәсендә уку барышында студентлар кешелек тарихи үсешенең киң манзарасын өйрәнәләр. Бөтендөнья тарихының тулы асылына төшенү «Борынгы дөнья тарихы», «Урта гасырлар тарихы», «Яңа һәм иң яңа тарих», «Рәсәй тарихы» кебек фундаменталь курслар үзләштергәндә, шулай ук җәмгыятьнең тарихи хәтерен барлыкка китерүче фәнни һәм иҗтимагый-сәяси бәхәсләрнең үзәгендә торган дөньяның тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә караган төп мәсьәләләр белән таныштыручы махсус фәннәр укыту аша да башкарыла. Тарихчы-профессионал, тарихчы-тикшеренүче дәрәҗәсенә ирешүгә ярдәм итүче курсларга аерым игътибар бирелә, уку барышында студентлар тикшеренү эшләре методологиясен һәм методикасын үзләштерәләр.
«Гомуми тарих» юнәлеше буенча бакалавриат дәрәҗәсендә уку барышында студентларга җәмгыятьнең сәяси тормышы тарихындагы иң әһәмиятле теоретик һәм конкрет-тарихи мәсьәләләрне өйрәнүгә багышланган фәннәрне укыту карала, - дип билгеләп үтте әзерлек юнәлеше җитәкчесе Владимир Ерохин. – Бакалавриат программасы, тарихи һәм хәзерге күзлектән чыгып, сәяси, социомәдәни, икътисади яссылыкта иҗтимагый-тарихи хәлләрне һәм күренешләрне, тарихи чынанакларга таянып, өйрәнүгә юнәлдерелә, бу исә үткәндәге һәм хәзерге иҗтимагый-сәяси чынбарлыкның асылына төшенү өчен нигез булып тора. «Тарихи политология» юнәлеше кысаларында студентлар сәяси күренешләр, сәяси тәгълиматлар, үткәндәге һәм бүгенге җәмгыятьнең сәяси системасы эшчәнлеге турында белем алалар».
Моннан тыш, һөнәри әзерлекнең өстәмә өлеше булып тирәнтен рәвештә хәзерге ике чит ил тел, шулай ук борынгы грек телен һәм латинны өйрәнү тәкъдим ителә.
Тагын шуны күздән ычкындырмаска кирәк, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты барлык студентларга үзе хезмәттәшлек иткән рәсәй һәм чит ил югары уку йортларында семестр яки ел дәвамында уку- стажировка узу - мөмкинлеген тәкъдим итә. Институт дөньяның 20 дән артык алдынгы университетлары белән хезмәттәшлек итә, алар арасында Иннсбрук университеты (Австрия), Кэмбридж (Бөекбритания), Бохума Рур университеты, Ирекле Берлин университеты, Дрезден Техник университеты, Майнц шәһәренең Йоханес Гуттенберг ис. университеты, Магдебург шәһәренең Отто фон Герике ис. университеты, Пассау университеты, Регенсбург университеты (Германия), Каһирә университеты (Мисыр), Халыкара Тюрки Академия (Казахстан), Хунань педагогика университеты, Хэйлундзян чит телләр институты (Кытай), "Абдульмалик Әс-Саади" университеты (Марокко), Лодзи университеты (Польша), Синхан университеты, Пусан чит телләр университеты, Ханьянг университеты ( Көньяк Корея Республикасы), Индиана университеты (АКШ), Хельсинки университеты (Финляндия), Каназава университеты (Япония) һәм башкалар бар.
Уку чоры тәмамланганда, студентлар төпле фикерләү культурасына, мәгълүматны гомумиләштерү, анализлау, кабул итү сәләтенә, максат кую һәм аңа ирешү юллары белән бәйле гомуммәдәни белемлелеккә, шулай ук һөнәри компетентлык сыйфатларына – барыннан да элек, тарихи процессның әйдәүче көчләрен һәм закончанлыкларын, тарихи процессның төрле механизмнары ролен, тарихи процесста җәмгыятьнең сәясәтен оештыруда кешенең тоткан урынын аңлау сәләтенә ия булырга тиешләр. Тарихи мәгълүматны тәнкыйти анализлау һәм куллану сәләтләре, беренчел чыганаклар белән эш итү аркасында алынган мөстәкыйль күнекмәләр, төрле рәвештәге чыганаклардан һөнәри мәгълүмат алу күнекмәләре, хәзерге вазгыять мәсьәләләре буенча тикшеренү күнекмәләре, заман таләпләренә җавап бирердәй фәнни анализ методологииясе белән тәэмин итү буенча хәбәрдарлык бигрәк тә югары бәяләнә.
Эшкә урнашуга килгәндә, «Гомуми тарих» юнәлеше бакалавры, белгеч һәм җитәкче буларак, чит илләр һәм төбәкләр белән икътисади, мәдәни һәм сәяси элемтәләр үсеше өчен җаваплы дәүләт хакимияте органнарында, дәүләт хакимияте органнары бүлекләрендә, шулай ук Ауропа һәм Америка, Азия һәм Африка тарихын өйрәнү мәсьәләләре буенча комплекслы эксперт, ММЧда дөнья тарихы мәсьәләләре буенча журналист- күзәтү ясаучы, чит илләр һәм төбәкләр, оешмалар буенча аналитик, эксперт, иҗтимагый-сәяси, сәүдә-икътисадый, мәдәни юнәлештә күзәтүләр авторы-төзүчесе, чит ил, тарих, мәдәният, сәясәт, чит илләр һәм төбәкләрнең хәзерге хәле өлкәсендә фәнни хезмәткәр, укытучы буларак та эшли ала.
«Халыкара мөнәсәбәтләр” юнәлеше буенча бакалавриатка керү өчен 3 фәннән - тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк. «Тарих» юнәлеше бакалавриаты кысаларында быел 25 бюджет һәм 50 контрактлы урын бүлеп бирелгән.