Бүген, 30 нчы ноябрьдә, халыкара стандартларга туры килә торган гарәп телен белү дәрәҗәсен һәм сынауларны узу турындагы таныклык бирү буенча тел сертификациясе өчен багышланган мәйданчыкны рәсми ачу тантанасы булды. Үзәкне ачу тантасында Мароккода гарәп теле буенча сынаулар үткәрү үзәге директоы Аль-Ханнаш, Сүриянең Рәсәй Федерациясендәге илчесе Риад Хаддад, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов катнашты.
КФУның Гарәп теле үзәге җирлегендә гарәп теленнән сынауларга хәзерләү һәм халыкара имтихан тапшыру буенча платформа төзү КФУ, Абдулмалик Ас-Саади университеты һәм Марокко корольлегенең Табигый телләргә йогынты ясау халыкара агентлыгы арасында хезмәттәшлек итү турындагы өчъяклы меморандумга кул кую нәтиҗәсендә мөмкин булды. Килешүләр нигезендә Рәсәй Федерациясе территориясендә һәм БДБның кайбер илләрендә гарәп телен дөньяви һәм дини уку йортларында өйрәнүчеләр өчен КФУ гарәп теленнән хәзерлек программаларын тормышка ашыру, шулай ук имтиханнар үткәрү һәм шуңа ярашлы IA4NLP сертификатлары бирү буенча махсус хокукка ия булды. Моннан тыш, КФУ Рәсәйдә гарәп теленнән халыкара сынаулар үткәрү буенча төп методологик үзәккә әйләнде.
Әйтергә кирәк, авропа дәүләтләрендәге яхшы үсеш алган халыкара имтихан үзәкләре челтәреннән аермалы буларак, гарәп илләрендә соңгы вакытларга кадәр гарәп телен чит тел төсендә өйрәнүчеләрдән сынау үткәрүнең бедәм системасы юк иде. Барытик Каһирә университетында гына күптән түгел ике вариантта йөзгә-йөз туры китереп имтиханнар үздыра башладылар: ECA аббревиатурасы астында билгеле булган мисыр диалекты дәрәҗәсендә телне белүне раслаучы имтихан һәм MSA аббревиатурасы астында билгеле булган хәзерге стандарт гарәп телен белүне раслаучы имтихан яки "фусха". Ләкин алар локаль характерда һәм нигездә квалификация күтәрү курслары булып торалар
Сынаулар үткәрүдә җитди универсаль программа булып лингвистика өлкәсендә танылган мароккан галиме, доктор, Гарәп тәрҗемәчеләренең дөнья ассоциациясе әгъзасы һәм университет программаларында телләр коммуникациясе буенча Марокко корольлегенең мәгариф министрлыгы вәкиле Мөхәммәд Аль-Ханнаш тарафыннан эшләнгән программа санала. Ул шулай ук халыкара телләргә өйрәтү технологияләре тәҗрибәсенә таянып классик гарәп теленнән сынаулар үткәрүнең бердәм системасын булдыруны төп максаты итеп куйган Табигый телләргә йогынты ясау халыкара агентлыгына нигез салучы буларак та чыгыш ясый. Система 25 меңнән артык сорауны, биремне, видео- аудио тестларны үз эченә туплаган куәтле компьютер базасы нигезендә белемнәрне өч дәрәҗәдә бәяләүче модель булып тора. Бүгенге көндә ул Марокконың үзендә, Согуд Гарәпстанында, шулай ук авропаның кайсыбер илләрендә уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Аның өстенлеге бирелә торган темаларның дөньяви характерда булуында, басымның классик гарәп теленә ясалуында, эш тәкъдим итүчеләр арасында югары казаныш табуында нык чагыла. Нәкъ менә шушындый сынаулар системасы КФУ каршындагы Гарәп теле буенча халыкара сертификация үзәгендә кулланылачак. .
“ Бүгенге көнгә кадәр Рәсәй территориясендә, элекке совет республикаларында да гарәп теле буенча халыкара сертификация үткәрү үзәге юк иде. Гарәп телен өйрәнүчеләр һәм сертификация үтү ихтыяҗы булганнар чит ил оешмаларына мөрәҗәгать итәгә мәҗбүр иделәр. КФУ җирлегендә мондый үзәкнең оештырылуы бу өлкә белән кызыксынучы барлык рәсәй гражданнарына, шулай ук БДБ илләре вәкилләренә кирәкле сынауны узу мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, инде хәзер үк Ереван дәүләт университеты хезмәткәрләре һәм студентлары сертификация үтүгә кызыксынуларын белдерделәр”,- дип сөйләде КФУның халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина.
Яңа оешкан Гарәп теле буенча халыкара сертификация үзәге җирлегендә сынау имтиханнарын алдан Абдулмалик Ас-Саади университетында тиешле хәзерлек узган югары квалифицикацияле белгечләр алачаклар. Шулай ук Үзәк җирлегендә сертификация үтәргә теләүчеләр өчен өйрәнү курслары эшли башлаячак. Моннан тыш, киләчәктә КФУның гарәп телен өйрәнүче студентлары өчен халыкара сертификация үтү буенча махсус курс уку прогаммаларында урын алачак.
Йомгаклап шуны билгеләп үтәсе килә: Рәсәйдә гарәп теле буенча халыкара сынау системасын кертү гамәленә Казан университеты тикмәгә генә алынмый. Рәсәй чынбарлыгында сынауны тормышка ашыру өчен нигез булып КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентларын укытудагы тәҗрибә тора, алар регуляр рәвештә Абдулмалик Ас-Саади университетында стажировка үтәләр. Хәзер проект бүгенге тантана уңаеннан КФУ һәм Табигый телләргә йогынты ясау халыкара агентлыгы арасында хезмәттәшлек итүгә кул куелган меморандум кысаларында да үсешен дәвам итәчәк.