6 июльдә Троицк шәһәрендә (Чиләбе өлкәсе) «Рәсүлев укулары: Рәсәй тарихында һәм бүгенге тормышында ислам» дигән VII фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә, КФУ һәм бер үк вакытта Рәсәй тарих җәмгыятенең Казан бүлекчәсе исеменнән, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры, РТҖнең Казан бүлекчәсе рәисе Рамил Хәйретдинов катнашты.
Быел «Рәсүлев укуларын» уздыру форматы халыкара фәнни-гамәли конференция төсен алды: анда Якын Көнчыгыш илләреннән, Үзәк Азия республикаларыннан, БДБ илләреннән һәм Рәсәй төбәкләреннән кунаклар катнашты. Мактаулы кунаклар арасында Рәсәй Югары Мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Амман халыкара Ислам фәннәре Университетының профессоры, шейх Абдурраззак Ассаиди (Иордания) бар иде.
Фәнни форум Зәйнулла Рәсүлев ишанның тууына 185 ел тулуга багышлап үткәрелде, ә конференциянең темасы булып аның: «Әлегә вакыт барында, әлегә исән булганда, игелек кылырга, кешеләргә яхшылык бүләк итәргә өлгерергә кирәк» дигән сүзләре торды. Конференциянең төп бурычларыннан конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту, дини кискенлекне кисәтү, хакимият органнары, дини һәм милли-мәдәни берләшмәләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, Зәйнулла Рәсүлевнең рухи мирасына игътибар юнәлтү, ислам мәгарифен үстерү саналды.
Пленар һәм секция утырышларында рәсәй исламының тарихи һәм рухи традицияләре мәсьәләләре, дөнья ислам җәмәгатьчелегенең актуаль проблемалары, исламның тарихи-мәдәни мирасын саклау, дәүләт милли сәясәтенең фәнни-методик һәм норматив-хокукый базасын, хакимият органнары белән дини берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеген һәм экстремизмны кисәтүне камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышынды.
«Рәсүлев укулары» программасында төп чараларның берсе булып Рәсәй тарих җәмгыяте канаты астында узган «Милләтара һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне җайга салуның заманча механизмнары» дигән түгәрәк өстәл торды. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Михаил Мишин, РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе Евгений Дискин, «Рәсәй халыклары ассамблеясе» башкарма комитеты рәисе Насиржон Абдуганиев һәм «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры Константин Могилевский мөрәҗәгать итте.
Чарада Рамил Хәйретдинов катнашты һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча хезмәткәрләре һәм иректән мәхрүм итү урыннарында эшләүче имамнар өчен квалификация күтәрү курсларын үткәрү тәҗрибәсе белән таныштырды.
«Төп максат – ислам белеме һәм тәрбиясенең күпбаскычлы системасын барлыкка китерү - белән беррәттән, без белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук һәр җирдә социаль мохитне савыктыруга юнәлдерелгән гомумсоциаль дәрәҗәдәге чараларга зур игътибар бирәбез, - дип билгеләде Рамил Хәйретдинов. – Бу, беренче чиратта, хәйрия эшчәнлегенә, катлаулы тормыш вәзгыятендә калган мөселманнарны тернәкләндерү, иректән мәхрүм итү урыннарында көн күрүче дингә ышанучылар белән эшләү ысулларына өйрәтүче курслар, шулай ук дини уку йортларын тәмамлаучыларның һәм яшь мөселман лидерларының төрле социаль катламнар белән уңышлы эшләп китүләренә ярдәм итүче проектлар. Проблемалы төркемнәрдә дини мохитне савыктыруга да шактый игътибар бирелә».
Билгеле булганча, КФУ, Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссиясе теләктәшлегендә, элек экстремистик оешмаларда катнашкан затларны тернәкләндерүгә һәм күтәренке эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Диалог» Мәгълүмати-консультатив үзәк проектын тормышка ашырды. «Диалог» үзәге хезмәткәрләре террорчылык оешмаларыннан чыгарга җыенучыларны эзләделәр һәм, системалы төстә, аноним консультацияләргә җәлеп иттеләр. Бүгенге көндә, мондый эш нәтиҗәсе буларак, «Хизб-ут-Тахрир әл-Ислами» (Рәсәйдә тыелган – авт.искәрмәсе) халыкара террорчылык оешмасы йогынтысыннан якынча 17 кеше чыгарылды. Булган мәгълүматларга ясалган анализ киләчәктә дә аның сафларыннан башка әгъзаларының да шактый китәчәкләренә исәп тотарга мөмкинлек бирә.
Икенче бер мисал булып Җәзаларны үтәтү Федераль Хезмәте хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү программасына КФУ галимнәре тарафыннан «Ислам белеме» буенча махсус курс кертелү тора – ул Татарстаннан һәм РФнең башка төбәкләреннән 500 дән артык тыңлаучыны җыйды инде. Курс ике өлештән тора: беренчесе ислам нигезләренә багышлана, анда «мөселманнар өчен нәрсәнең изге» һәм «көндәлек тормышта алар өчен нәрсәнең мөһим» булуы мәсьәләләре карала. Шушы курстан соң төрмәләрдә эшләүче кешеләр инде тоткынлык шартларында көндәлек догалар, азык-төлек чикләүләре, ураза һәм ислам этикасы мәсьәләләре турында сүз барганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләләр. Курсның икенче өлешендә ислам динендә чагылыш тапкан хәзерге юнәлешләр турында бәян ителә.
Һәм даими рәвештә төрмәләрдә хезмәт итүче имамнар өчен тагын бер махсус квалификация күтәрү программасы эшләнде. Ул үз эченә девиант психология, низагларны хәл итү, дин турында рәсәй законнары, рәсәй җәзаларны үтәтү системасы нормалары һәм кагыйдәләре хакындагы темаларны ала . Алар шулай ук ислам кануны, җихад, хәлифәлек, кяферлек, дини бәхәс күзлегеннән исламда тынычлык һәм сугыш кебек катлаулы сорауларга җавап табарга өйрәнәләр. Бу барлык чаралар республикада дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә низаглар килеп чыгуны кисәтүгә, тынычлык һәм иминлекне саклауга, шулай ук элеккеге тоткыннарны җәмгыять һәм үзләре файдасына нәтиҗәле һәм аңлы тормышка кире кайтаруга юнәлтелә.
Шул рәвешле, күзаллау өчен бертөрле гамәли һәм теоретик тәҗрибә барлыкка китерелде, моны беренче чиратта республикаса территориясендә кискенлекне булдырмау һәм террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы профилактика чараларын күрү өлкәсендә катнашы булган затларга укытырга кирәк.
Курсларны эшләү алдыннан җентекле тикшеренүләр үткәрдек. Барыннан да элек, төзәтү учреждениеләрендә мөселманнар дучар булган мәсьәләләр анализланды. Мәсәлән, шундыйларның берсе җинаять кылучылар арасында мөселманнарны Караклар тәртибе (Караклар төшенчәләре) канунына буйсындыра башлау белән бәйле, бу исә аларны бүтән тоткыннар һәм администрация белән каршылыкка китерә. Мөгаен, иң мөһим проблема булып тоткыннар арасында башка мөселманнар-тоткыннарга йогынты ясый алырлык ислам радикаль секталары вәкилләренең барлыгы торадыр. Радикаллар хәзерге өммәт мәсьәләләренә үзләренчә аңлатмалар бирә, кемне мөселман дип атап була һәм мөселмансыз мохиттә үзеңне ничек тотарга тиешлеген билгели, еш кына болар канун һәм тәртип бозуга китерә. Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре һәм тоткыннар белән эшләү тәҗрибәләре булган имамнар белән күпсанлы очрашулар нәтиҗәсендә, төрмәләрдә утыручы мөселманнар арасында эш алып баруның махсус концепциясе барлыкка китерелде.
«КФУ, ислам мәгарифе белән шөгыльләнүче югары уку йортлары-партнерлары белән уңышлы эш алып баручы дөньяви учреждение буларак та, һәм күпсанлы җәмәгать оешмаларына, дәүләт хакимияте һәм идарә органнарына мондый бурычларны хәл итүгә ярдәм күрсәтүче югары уку йорты рәвешендә дә, мәсьәләләрне хәл итүгә мөнәсәбәтле үз карашын лаеклы тәкъдим итте, - диде Рамил Хәйретдинов. – Бүгенге көндә, хезмәттәшләр раславынча, бу тәҗрибә экстремистик карашлар таралуга каршы торырлыклык чараларның Рәсәйдә иң нәтиҗәле һәм алдынгыларының берсе булып тора. Түгәрәк өстәл кысаларында алга таба фикер алышу безнең тарафтан тәкъдим ителгән мәгълүмат тирәсендә барды».
«Рәсүлев укулары» кысаларында тагын бер күренекле вакыйга булып әле 1883 елда нигез салынган һәм моннан 99 ел элек ябылган, Урал федераль округында төзекләндерүдән соң беренче мөселман уку йорты - «Рәсүлия» мәдрәсәсен - ачу тантанасы торды. Торгызу эшләре 2015 елдан өлкә бюджеты хисабына алып барыла. Әйтергә кирәк, 1 сентябрьдә укулар башланачак әлеге мәдәрәгә керү өчен 11 кеше гариза биргән инде. Исемлектәге кандидатлар Чиләбе, Төмән һәм Свердловск өлкәләреннән. Укыту һәм кием формасы беренче шәкертләр өчен бушлай булачак.
«Рәсүлия» мәдрәсәсе революциягә кадәрге тарихи чорда мөселман дине белгечләре, имамнар әзерләүче әһәмиятле үзәк була. Аның эшчәнлеген яңадан торгызу юнәлешендә ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштергән белгечләр әзерләү планы чараларын гамәлгә кую кысаларында КФУ шулай ук булышлык күрсәтәчәк - диде Рамил Хәйретдинов. – Иң мөһиме: Рәсәйнең һәр җирендә матур үзгәрешләр булып торсын, ислам мәгарифенең сыйфаты яхшырсын. Моңа бүген ислам мәгарифе буенча белем бирү стандартлары һәм махсус методик кулланмалар эшләү ярдәмгә килә – әлеге ике юнәлештә дә, федераль программада катнашучы башка оешмалар белән берлектә, КФУ галимнәре дә эш башкара».