12 апрельдә Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге оста сөйләү сәнгатенә багышлап Татарстан Республикасының Кукмара мөхтәсибәте имамнары һәм хезмәткәрләре өчен семинар – тренинг үткәрде .
Ораторлык осталыгы күнекмәләре - дини мохиттә кирәкле белемнәр өлкәсе, чөнки вәгазьләрдә, лекцияләрдә һәм дәресләрдә дин эшлеклесе нәкъ менә сүз белән кешеләргә традицион исламның какшамас кыйммәтләрен ачып бирергә тиеш. Әмма, гамәлдәге чынбарлыкны исәпкә алсак, гавами чыгыш ясау сәнгатен җентекләп өйрәнү өчен вакыт җитмәү күзгә ташлана, шуңа да бу өлкәдәге асыл күнекмәләргә игътибар юнәлтү бик тә мөһим .
Лектор итеп Татарстан – Яңа гасыр телевидениесенең иртәнге дирекциясе алып баручысы Әхмәдиев Рүзәл чакырылган иде. Очрашу барышында ораторның аудитория алдында үз-үзен күрсәтү, аның тавышы, сүзсез аңлашу мәсьәләләренә һәм башка күп нәрсәләргә тукталылды. Спикер,"Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаучы буларак, катнашучыларның игътибарын җомга вәгазьләрен алып баручы имам-хатыйларга хас булган типик хаталарга юнәлтте.
Гомуми саны 60 кешедән артык тыңлаучылар мондый семинарларны квартал саен даими рәвештә үткәрергә кирәклеген расладылар. Укыту татар телендә уздырылды.