Татарстанның махсус дәүләт стипендиясенә халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә 3 нче елын укучы бакалавр Рита Әминова һәм 2 нче елын укучы магистр, тарихчы-чыганаклар өйрәнүче Татьяна Тринкунас лаек булдылар.
Кызларның һәрберсе, әлбәттә, болай гына стипендиат булып китмәделәр. Рита Әминова моңа кадәр инде бельгия командасы IOI дә атташе вазифасын башкаручы, Kazansummitта синхрон тәрҗемәче, дәүләти-шәхси көндәшлек Идел буе форумын, яшь лидерларның VII Рәсәй-герман конференциясен оештыручы, Конфедерация Кубогында Сочида узган Бөтендөнья яшьләре һәм студентлары фестивалендә, SHAPE EURASIA, «Youth ambassadors» бөтендөнья глобаль шейперлар берләшмәсендә волонтер, Казан икътисади дипломатия клубын оештыручы буларак танылган иде. Моннан тыш, ул G20 Youth Model Зур егермелек халыкара моделен , ЕАЭС илләре-катнашучыларының халыкара ”Милләтләр капма-каршы сөйләшүе” түгәрәк өстәлен оештыручыларның берсе һәм “X-Mas letter to Santa” халыкара сочинениеләр конкурсында лауреат булды, тарих буенча «infourok»-2015 халыкара олимпиада җиңде, «Кадрлар резервы»-2016 республика проектында, халыкара куркынычсызлык Мәгълүмати үзәге тарафыннан оештырылган “Авропа куркынычсызлык системасының кризисы: үзара хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр яисә конфронтация куркынычымы?” бөтенрәсәй яшьләре рефератлар һәм эссе конкурсында, Яшьләр дипломатиясе академиясенең халыкара меңьеллык-2016 Үсеш максатлары яшьләр форумы, БМО-2016 Халыкара моделе, Ислам үзара хезмәттәшлек- 2016 оешмасының II Казан Моделе проектларында катнашты. Болар әле барысы да түгел.
Татьяна Тринкунас ирешкәннәрнең исемлеге шулай ук нык тәэсир калдыра. Татьяна бүген тарихи чыганак буларак кинофотодокументларга анализ ясауга караган фәнни тикшеренү эше белән шөгыльләнә. Бу мәсьәләгә багышланган бердәм методологиянең, танылу алган монографияләрнең булмавы ул алып барган эшнең гаять әһәмиятлелеген күрсәтә. Оксфорд фонды стипендиаты һәм өстәмә академик стипендия иясе. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында алты елга якын уку дәверендә ул уннарча халыкара һәм бөтенрәсәй конференцияләрендә, түгәрәк өстәлләрдә һәм семинарларда катнаша. Шулар арасыннан КФУдан читтә узган мондый чараларны атап китеп булыр иде: РФАнең Гомуми тарих институты үткәргән «Тарихчы лабораториясе: чыганак һәм ысул» бөтенрәсәй фәнни конференция, “Мин уйлыйм” мәгърифәтчелек үзенчәлегендәге семинар, РФАн Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты оештырган “Рәсәй төбәкләрендә гуманитар фәннең үсеше” халыкара фәнни конференция, студентларның бөтенрәсәй 50 нче фәнни конференциясе, «Курбатов укулары – XXXVI» студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр бөтенрәсәй конференциясе, рәсәй эшмәкәрлеге тарихы буенча бөтенрәсәй олимпиадасы, «XXI йөздә студентларның фәнни берләшмәсе. Гуманитар фәннәр» бөтенрәсәй студентларының фәнни-мәгърифәти конференциясе, XIII «Тарих, халыкара мөнәсәбәтләр һәм документлар белән эш итү» бөтенрәсәй студентлар, магистрлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең фәнни конференциясе.
Әлбәттә, университет күләмендә үткәрелә торган чараларда да Татьяна актив катнаша. «Фәнни, укыту һәм мәдәни мәйдан буларак университет” бөтенрәсәй яшьләренең фәнни-гамәли конференциясе, “Тарихи чынбарлыкка телнең йогынтысы” дигән темага түгәрәк өстәл, « XX гасырда Татарстанның тарихи үсеш юллары» бөтенрәсәй яшь галимнәре фәнни-гамәли конференциясе, магистрлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең “Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү мәсьәләләре буенча фәнни тикшеренүләрдә мөһим юнәлешләр” бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе – магистрантның игътибарыннан читтә калмаган чараларның кайберләре.
Югарыда әйтеп үткәннәрдән күренгәнчә, кызларның һөнәри өлкәгә караган кызыксынучанлыклары бөтенләе белән бер-берсеннән аерыла, һәм алар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының төрле бүлекләре - Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе һәм Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе вәкилләре булып торалар. Әмма аларның бер нәрсәдә фикерләре уртак: югары дәрәҗәдәге нәтиҗәләргә ирешүдәге һөнәри юлларында беренче адымнарын атлый башлаудан ук Институтта уку аларга ярдәм итте. Менә алар үзләре бу хакта ни диләр:
Рита Әминова:
“Нәкъ менә институт стеналарында миңа яңадан-яңа уңышларга ирешү өчен мөмкинлек биргән шәхси сыйфатларым формалаштылар. Биредә, студентларда теге яки бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләргә ирешү теләге туса, ул нык яклау таба, аңа зур игътибар бирелә. Институтның укытучылар коллективы һәм өлкән курс студентлары үз үрнәкләрендә ничек итеп нәтиҗәләргә ирешеп булуын күрсәтәләр, ачыктан-ачык тәҗрибәләре белән уртаклашалар, дөрес юлны сайларга һәм һөнәри үсештә беренче адымнарны аңлы рәвештә атларга өйрәтәләр. Аларның ярдәмнәре аркасында, мин бүген үк инде үземнең киләчәктә нинди һөнәри эшчәнлек күрсәтү юнәлешемне билгели алдым – Рәсәй Федерациясенең Тышкы эшләр министрлыгында эшләргә теләр идем. Һәм мондый уемның, хыял гына булмыйча, тормышка ашуы бик тә мөмкин.
Уку чорында монда алган белемнәр, укытучыларның һәрьяклы ярдәме, дөрес юлны сайлау мөмкинлеге ача, безнең институтта югары дәрәҗәдәге белгечләр хәзерләүче үз эшләрен белгән остазлар укыта. Бу хакта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаучыларның уңышлы карьера ясаулары сөйли. Алар арасында ТЭМның үзәк аппаратында, халыкара оешмаларда, эре компанияләр һәм холдингларның чит ил вәкиллекләрендә, массакүләм матбугат чараларында хезмәт итүчеләр бар.
Институт үсештә булуын дәвам итә. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты администрациясенең белем бирү өлкәсендәге сыйфатны күтәрү, төрле академик программаларга студентларны җәлеп тү, шул исәптән һәм халыкара стажировкалар үтү мөмкинлеге тудыру һәм ике төрле диплом программаларына катнашу кырын киңәйтүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге студентлар алдында үз мөмкинлекләрен ачу һәм һөнәри компетентлыкка ия булу өчен киң юл ача. Моның дөреслеген эре дөньякүләм форумнарга, конференцияләргә катнашу һәм хезмәттәшлек итү юлында сөйләшүләр алып бару өчен институтта булып киткән күпсанлы олы кунаклар һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән әйдәп баручы галимнәр билгеләп үтәләр.
Аеруча шулай ук чит телләрне укыту дәрәҗәсе турында билгеләп үтү урынлы булыр. Аңлашылганча, институтның һәр студенты инглиз телен тирәнтен өйрәнә. Әмма һәр белгечлек буенча хәзерлек программасында икенче, ә кайбер юнәлешләрдә өченче чит тел үзләштерү каралган. Минем өчен икенче чит тел – француз теле. Аны бездә күпъелллык стажы булган тәҗрибәле мөгаллимә - Матушевская Галина Васильевна алып бара. Аның исеме үзе турында үзе сөйли, ул сыйфат билгесе кебек - Галина Васильевнада укыган белгечнең һөнәри яктан булдыклылыгы турында бернинди шик тә булырга мөмкин түгел.
Студентларның ял сәгатьләре ничек оештырылуы хакында аерым әйтеп үтәсем килә. Биредә бар нәрсә дә кеше үзен мөмкин кадәр канәгатьләндерә алсын өчен эшләнә. Син беренче курска килгәч, синнән элек ни белән шөгыльләнүеңне сорыйлар һәм бу юнәлешеңне дәвам итүдә ярдәм күрсәтәләр. Хәтта укырга кергәнче берни белән мавыкмасаң да, укытучылыр, студентлар арасыннан активистлар сиңа ниндидер шөгыль - фәнни эшчәнлектә, иҗатта, спортта булмасын - табарга тырышалар. Мәсәлән, мин бүген институт яшьләре арасында фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Студентларның фәнни җәмгыяте әгъзалары белән берлектә без төрле зур чаралар уздырабыз, шундыйлардан, Чуркин исемендәге БМО Казан моделен, Зур Егермелек моделен күрсәтеп китеп булыр иде. Моннан тыш, миңа төрле халыкара зур форумнарда волонтер буларак катнашу ошый. Институт җитәкчелеге актив студентларга чын күңелдән ярдәм итә һәм бу, һичшиксез, үз-үзеңне ачуга булыша.”
Татьяна Тринкунас: “Мин шуңа тирән инанам: уку барышында иң зур рольне субъектив фактор уйный, әгәр кеше укырга теләсә, ул аңа бирелгән барлык белемнәрне үзенә сеңдерә бара һәм ахырдан, һичшиксез, ул эзсез югалмый, тормышта бик күп нәрсәләргә ирешергә ярдәм итә. Иң мөһиме шул: КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында югары дәрәҗәдәге белгеч булып чыгар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыралар. Шуны да искә алу җитә: безгә дөньякүләм танылган укытучылар белем бирәләр. Аларның лекцияләрендә һәм семинарларында һич күңелсезләнеп утырып булмый, алар үз эшләре белән яналар һәм сине дә шул дөньяга алып кереп китәләр. Кызыклы рәвештә белем бирүләре өстенә, алар үзләренең шәхси тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар, һөнәри юлда беренче адымнарны атларга булышалар.
Шик тә юк, институт үз студентлары алдында бөтен юлларны ача һәм белгеч булып җитешү өчен халыкара фәнни җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыру өлкәсендә дә бу шулай. Институт кырыктан артык чит ил югары уку йортлары һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, минем белгечлек буенча институт Германия югары уку йортлары, аерым алганда, Юстус Либих исемендәге Гиссен университеты белән тыгыз элемтәдә тора.
Бүген мин инде укуымны тәмамлыйм һәм мин үз өлкәмдә мине нинди фәнни эшчәнлек юнәлеше кызыксындыруын анык беләм. Мин хәзер магистрлык диссертациясе язам, аның кысаларында балалык тарихы буенча чыганак буларак документаль киноның тоткан урынын тикшерәм. Мин 1990 нчы елдан алып 2010 нче елларга кадәрге чыганакларны өйрәнәм, минем максатым – режиссер куючылар нәрсәгә басым ясаганнар, ул ничек күрсәтелгән һәм тамашачылыларда нинди бәяләмә алганны өйрәнү. Бүген Рәсәйдә тарихи чыганак буларак кинофотодокументларга анализ бирү белән чагыштырмача аз сандагы тикшеренүчеләр шөгыльләнә. Шуңа күрә дә, профессор Сальникова Алла Аркадьевна җитәкчелегендә алып барган фәнни эшем чыганакларны өйрәнү өлкәсенә караган тикшеренүләрне үстерүдә яхшы өлеш булып китәчәгенә һәм башка тикшеренүчеләр өчен дә киләчәктә бер төрле чыганак булып торачагына мин өмет баглыйм.”