Көн тәртибенә Казан федераль университеты һәм телгә алынган дәүләтләрнең фәнни-мәгариф үзәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерү турындагы мәсьәләләр куелган иде. Бу өлкәдә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты аеруча зур роль уйный.
КФУ җитәкчелеге һәм вуз бүлекчәләре җитәкчеләренең Латин Америкасы илләре делегатлары – Аргентина, Венесуэла, Коста-Рика, Куба, Мексика, Панама, Парагвай, Сальвадор, Эквадор, Колумбия һәм Доминика Республикасының РФдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре - шулай ук Рәсәй тышкы эшләр министрлыгының бу төбәк дәүләтләре белән элемтәләрне алып баручы, Латин Америкасы илләре белән икътисади хезмәттәшлек итүгә булышлык күрсәтүче Милли комитет һәм РФАнең Латин Америкасы институты вәкилләре белән очрашуы 14 апрельдә узды.
Казан университетына делегация 12-14 апрель көннәрендә узучы Татарстан Республикасына булган рәсми визит кысаларында килде. Башта дәрәҗәле кунаклар төбәкнең төп сәнәгать предприятиеләрендә һәм эре компанияләрендә булдылар һәм республика җитәкчелеге белән берничә сөйләшүләр үткәрделәр, шуннан соң көн кадагына мәгариф һәм фән мәсьәләләре куелды – ике көн дәвамында Латин Америкасы дәүләтләре вәкилләре КФУ институтларында һәм лаборатория комплексларында булдылар. Визитның кульминациясе булып югары уку йортының җитәкчелек составы белән очрашу торды.
«Әйтергә кирәк, Казан федераль университеты диварларында мондый дәрәҗәдәге сөйләшүләр оештыру күпкә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты һәм РФАнең Латин Америкасы институты арасындагы узган елның апрелендә үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү аркасында мөмкин булды. Эш шунда ки, нәкъ менә РФАнең Латин Америкасы институты вәкилләре Латин Америкасы илләре илчеләренең Татарстанга визитын оештыру инициаторы булдылар һәм алар телгә алынган дәүләтләр вәкилләренә төбәкнең һәм вузның потенциалын күрсәтү тәкъдиме белән чыктылар, - дип аңлатты КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. – КФУ һәм тулаем КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты өчен мондый хезмәттәшлек һәм мәгариф барышы өлкәсендә, һәм уртак фәнни эзләнүләр өлкәсендә зур мөмкинлекләр ача.
Сүз, барыннан да элек, әлбәттә, югары уку йорты укучылары контингентын әлеге дәүләтләр абитуриентларын КФУда укуга җәлеп итү аша интернациональләштерү, шулай ук югары уку йорты студентлары арасында бик тә кирәкле саналган академик мобильлек программаларын үстерү турында бара. Мәсәлән, КФУның ХМТһКӨИда бүген 300 дән артык студент «Халыкара мөнәсәбәтләр», «Лингвистика» кебек әзерлек юнәлешләрендә испан теле өйрәнә, шул ук вакытта алар иберо-америка проблематикасына бәйле төрле чараларда актив катнаша. Моннан тыш, яңа уку елында институт диварларында берничә яңа әзерләү юнәлеше ачыла, аларда португаль теле һәм латин-америкасы төбәгенең икътисади-сәяси проблемаларын өйрәнү күздә тотыла.”
Шуны да әйтергә кирәк, КФУның ХМТһКӨИ Латин Америкасы илләре партнерлары белән үзара хезмәттәшлекне үстерү өстендә туктаусыз эш алып бара. Мәсәлән, әле күптән түгел генә институт делегациясенең Перуга визиты булды, аның барышында Перуның төп милли югары уку йорты Сан-Маркос университеты белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзүгә ирешелде һәм Сесар Вальехо университеты белән үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Ә бүген Мексика вәкилләре белән сөйләшүләр узды, алар барышында мексика университетларының да рәсәй югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәргә кызыксыну белдерүләре турында әйтелде.
Моннан тыш, Аргентина Республикасының РФендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Рикардо Эрнесто Лагорио әфәнде КФУның ХМТһКӨИ мәйданчыгында Аргентина тарихы һәм мәдәнияте буенча лекцияләр курсы үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Ә РФАнең Латин Америкасы институты вәкиле һәм Латин Америкасы илләре белән икътисади хезмәттәшлек итүгә булышлык күрсәтүче Милли комитет директоры Татьяна Машкова темалар спектрын киңәйтергә һәм институт базасында даими рәвештә иберо-америка проблематикасы буенча ачык лекцияләр уздырырга тәкъдим итте.
Көннең истәлекле вакыйгасы булып Латин Америкасының бер төркем илләре илчеләренең ХМТһКӨИның К. Маркс урамындагы 43 нче йортта урнашкан институт бинасында тиздән Латин Америкасы Үзәге ачу тәкъдимен хуплаулары торды. Мондый фәнни-мәгариф үзәк ачу, әлбәттә, Латин Америкасы дәүләтләре тарихын, мәдәниятен, заманча торышын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Ахырда шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Аргентина Республикасының РФендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Рикардо Эрнесто Лагорио әфәнде башлангычы буенча, 13 апрель хәзер КФУда Латин Америкасы Көне буларак билгеләп үтеләчәк.