7 апрель көнне КФУда студентлар арасында "Конфуций институты кубогы " X төбәкара конкурсы һәм кытай телен белүгә багышланган “Кытай теле – ул күпер» исеме астында халыкара конкурсына сайлап алу турының VII Бөтенроссия студентлар этабы булып узды.
Катнашучыларга көч бирергә конкурсның мәртәбәле кунагы, КХРның Казандагы Генераль консулы У Инцинь әфәнде килгән иде. Югары кунак кытай телен өйрәнүнең әһәмиятен билгеләп үтте, Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җитәкчелегенә кытай телен укытуга һәм Кытай мәдәниятенә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. У Инцинь әфәнде әйтеп үткәнчә, хәзерге халыкара аренадагы катлаулы вәзгыять фонында рәсәй-кытай мөнәсәбәтләре Тайшань тавы кебек нык һәм Гималай таулары кебек биек булып кала бирәләр. Ә катнашучыларга ул уңышлар һәм бәйгедә матур нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Яз – ул яңа уй-теләкләр чоры, яңа эшләр башлар өчен кулай вакыт, ә бу бәйге катнашучылар өчен быел апрель ахырында Түбән Новгородта узачак студентлар конкурсының бөтенроссия этабына үтү мөмкинлеге бирә.
Конкурс өч турдан тора: беренчесе – язма өлеш, анда бәйгедә катнашучыларга лексик-грамматик күнегүләр үтәү тәкъдим ителә, шулай ук аларның иероглифларны дөрес язу осталыклары тикшерелә. Икенче тур – бу катнашучыларның телдән чыгышы, ягъни өй эше дияргә мөмкин: алар төрле темаларга мөстәкыйль рәвештә телдән чыгышлар әзерлиләр, әмма ул 3 минуттан артмаска тиеш. Чыгыш түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: катнашучы текстның төп мәгънәсен җиткерә алдымы, әйтелештә һәм интонациядә төгәллек, ачык аңлаешлы итеп башкару, тәэсирлек/хислелек, сәхнә образы. Бу юлы катнашучылар кытай телен өйрәнүдәге тәҗрибәләре, кытай теле һәм Кытай белән танышуда алган беренче тәэсирләре, кытай телен белү дәрәҗәсен күтәрү өстендә ниләр эшләүләре, Хунань провинциясе буйлап сәяхәт кылулары һ. б. турында сөйләделәр. 3 курс студенткасы Шәймөхәммәтова Ренатаның «Бер пояс – бер юл» дигән кытай инициативасы турындагы чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә. Сүз уңаеннан, Ренатаның инде тәҗрибәле катнашучы булуын, нәкъ менә аңа узган елда КСК КФУ УНИКС залында булып узган Бөтенроссия этабында Казан федераль университеты данын яклау бәхете тиюен дә әйтергә кирәк. Өченче тур – талантлар конкурсы, ул мәҗбүри түгел, әмма 10 балл өсти, шуңа күрә дә катнашучылар мондый мөмкинлектән бик теләп файдалана. Студентлар кытай телендә популяр җырлар җырладылар, сәхнә күренешләре куйдылар, шигырьләр сөйләделәр. Аеруча ике бию номеры - КФУның Алабуга институтыннан конкурсант Халмурадова Дуйнахалның җилпәзә белән биюе һәм ХМТһКЙИның 3 курс студенткасы Тхомпира Читраның озын куллар белән традицион бию башкаруы – күңелләргә хуш килде.
КФУның Конфуций институты вәкиле Ли Сыци сүзләренә караганда, «катнашучыларның географиясе быел әллә ни киң түгел, әмма бу гаҗәп тә түгел. Кытай теле барлык югары уку йортларында да өйрәнелми, ә кемнең кытай телен белү дәрәҗәсе HSK – 3 тән түбәнрәк, аларның барысын да сайлап алу этабы төшереп калдыра. Быел Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Чабаксар, Ульяновск шәһәрләреннән 35 студент катнашты. Телдән икенче турга нибары 12 се узды. Конкурсантлар Казан федераль университеты, КФУның Алабуга институты һәм В. Г. Тимерясов ис. Казан инновацион университеты данын якладылар».
Жюри составына КХРның Казандагы Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй әфәнде, КФУның Конфуций институты директоры И Янпин, КФУның ХМТһКЙИның алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы мөдире Аликбәрова Әлфия Рафисовна, Казан инновацион университетының чит телләр һәм тәрҗемә кафедрасы каршындагы кытай теле үзәге директоры Сөләйманова Анастасия Александровна һәм КФУның ХМТһКЙИның алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Хань Юн керде .
Җиңүчеләрне бүләкләүдән соң Әлфия Рафисовна үзенең тәэсирләре белән болай дип уртаклашты: «Конкурсантларга бәя бирү елдан-ел катлаулана бара, барлык катнашучыларның әзерлек дәрәҗәләре югары булуы күренә. Алабуга филиалы вәкилләрен аерым билгеләп үтәсем килә, студентка Дуйнахал, кытай телен сентябрьдә генә өйрәнә башлавына карамастан, инде икенче турга уза алды. Әйе, аңа әле күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк, әмма анда теләк һәм омтылыш күренә. Миңа калса, киләсе елда ул конкурс фаворитларына реаль көндәш булачак”.
Конкурсның тагын бер үзенчәлеге булып мәктәп укучыларын, кытай теле буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы катнашучыларын җәлеп итү тора. Бу алар өчен шушы атнада Волгоградта узачак Бөтенроссия этабы алдыннан үзенә күрә тренировка, репетиция ролен үти. Талантлы яшьләр белән актив эш алып бару алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасының һөнәри юнәлеш бирү эшенең бик мөһим компонентын тәшкил итә. Кытай теле һәм мәдәнияте белән бәйле бер генә чара да алар катнашыннан башка үтми. Бу юлы укучылар ХМТһКЙИ укытучылары җитәкчелегендә конкурстан тыш номерлар әзерләделәр һәм аларны кунакларга күрсәттеләр. Храмова Анастасия (39 нчы мәктәп) музыкаль бизәлеш астында кытай телендә шигырь сөйләде, бу әле урта гасырда ук барлыкка килгән традицион «лансун» жанры. Симонов Олеся (1 нче лицей) бию әзерләде. Норзубаев Минтимер (2 нче лицей) норматив кытай һәм төньяк-көнчыгыш диалектлары арасындагы аерма турында кечкенә күләмле юмористик әсәр әзерләде, бу жанр кытай телевидениесендә бүген бик популяр. Киләчәктә, бәлки инде бер елдан соң, әлеге егетләр һәм кызлар, хәзерге вакытта яхшы әзерлек узып һәм зур сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе алып, кытай телен белү буенча студентлар конкурсларында лаеклы катнашучылар булып китәчәк. Алар өчесе дә киләчәктә Казан федераль университеты студенты статусында кытай телен һәм мәдәниятен өйрәнүне дәвам итәрләр дип өметләнәбез. Мәктәп укучыларының өчесе дә Конфуций институтының «Кытай теленең булачак йолдызы” дипломнарына ия булдылар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Конкурска йомгак ясау өчен сәхнәгә кытай ягыннан КФУның Конфуций институты директоры И Янпинны чакырдылар. Ул үзенең Казанда бүген нәкъ бер ай булуын билгеләп үтте һәм шул ара эчендә студентлар һәм мәктәп укучыларының кытай телен югары дәрәҗәдә белүләренә инанырга, аларның Кытай мәдәниятенә булган мәхәббәтен күрергә өлгерүен һәм моңа бик тә шатлануын билгеләп үтте.
Һәм шулай итеп, беренче урынны КФУның ХМТһКЙИ 4 курс студенткасы Шипкова Юлия яулады. Икенче урынны үзара студентлар Шәймөхәммәтова Рената (КФУның ХМТһКЙИ) һәм Желтова Анастасия (КИУ), өченче урынны Гайфиев Эдуард (КИУ), Исланова Карина (КФУның ХМТһКЙИ) һәм Газизова Рада (КИУ) бүлештеләр. Аларның барысы да, Газизова Рададан тыш, Юлия Шипковага компания тәшкил итәчәк һәм Түбән Новгородта узачак “Кытай теле – ул күпер” Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Җиңүчеләр Кытайга бөтендөнья финалына бару мөмкинлегенә ия булачак, анда катнашу өчен дөньяның 108 иленнән 150 гә якын иң яхшы студент-кытайны өйрәнүче сайланып алына. Шәймөхәммәтова Ренатаның «Бер пояс – бер юл» дигән кытай инициативасы турындагы телдән чыгышы, Тхомпира Читраның озын куллар белән традицион бию башкаруы махсус призлар һәм дипломнар белән билгеләп үтелде.
Конкурста катнашучыларның барысын да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Ә конкурста җиңүчеләргә «Кытай теле – ул күпер» конкурсының Бөтенроссия этабында уңышлар, лаеклы чыгыш ясауларын теләп калабыз!