КФУның Алабуга институты җирлегендә булып үткән бу зур фәнни форумда 120 дән артык галим-тюрколог, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучылары, теологлар, тарихчылар, археологлар, әдәбият белгечләре катнашты. Конференцияне оештыручылар булып КФУның Институты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты һәм КФУның Алабуга институты торды.
Халыкара тюркологик конференция традиция буенча ике елга бер тапкыр уздырыла. Аның төп максаты – төрки халыкларның теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәм аларның гамәли хәленә, тарихи язмышларында исламның роле һәм урынына, төрки дәүләтләрдә бүгенге сәяси көн тәртибенә караган фәнни проблемалар турында фикер алышу.
«Бу конференция фикерләр һәм фәнни идеяләр алмашу күзлегеннән чыгып караганда бик мөһим - катнашучылар күбрәк булган саен, яхшырак: тикшеренүчеләр даирәсе киңәя, яңа фәнни мәктәпләр барлыкка килә. Шатландырганы шул, КФУ, тюркологиягә нигез салучыларның берсе буларак, мондый төрдәге дискуссияләр өчен, мәскәүләр һәм питерлар белән бер дәрәҗәдә торырлык, фәнни мәйданчык санала - дип КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов билгеләп үтте. – Ә Алабуга институты – университетыбыз флагманнарының берсе: биредә җитди фәнни мәктәп формалаштырылган, андагы тюркологик юнәлешнең зур киләчәге бар. Шулай ук конференциянең КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге булышлыгы белән үткәрелүен һәм ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштерүче белгечләр әзерләүнең федераль программа планына керүен әйтеп үтәсем килә. Әлбәттә, бу очраклы хәл түгел, чөнки төрки дөнья һәм ислам дөньясы үзара тыгыз бәйләнгән. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Халыкара тюркология конференциясе төрки дөньяны аның бөтен төрлелеген колачлап өйрәнү буенча КФУның масштаблы проектының бер кисәген тәшкил итә. Мәсәлән, ул бер үк вакытта югары уку йорты җирлегендә апрель азагында узачак төрек теле буенча II Бөтенроссия конкурс-олимпиадасын гамәлгә куя һәм КФУда традицион рәвештә көз аенда уздырыла торган «Ислам мультимәдәни дөньяда» исемле чираттагы зур халыкара форум үткәрү юлында беренче адым булып тора.”
Конференция Рәсәйнең һәм дөньяның әйдәп баручы тюркологлары өчен генә фикер алышу мәйданчыгы булып тормады, ә бәлки яшь тикшеренүчеләр өчен дә фәнни аралашу урынына әверелде: мәсәлән, аның эшендә үзләренең беренче фәнни эзләнүләре нәтиҗәләре белән студентлар да катнаша алды. Дөньякүләм танылган галимнәрнең уңай фикерләренә таянып, ышанычлы рәвештә КФУда тюрколог-белгечләр әзерләүнең бай тарихи тамырлары һәм традицияләре булуын, алай гына түгел, аны алга таба үстерү өчен яхшы перспективалар көтүен раслап була, диде Рамил Хәйретдинов сүзен йомгаклап.
«Ислам тематикасы бу юлы Халыкара тюркология конференциясенең лейтмотивы булды, - дип билгеләде Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе директоры Эльмира Хәбибуллина. – Сүз төрки һәм ислам дөньяларының үзара бәйләнешен тарихи ретроспективта – идел болгарларының исламлашу барышында - карау турында да, шулай ук хәзерге заман шартларында исламга еш кына радикаль агымнар аша карау хакында да барды. Гомумән алганда тюркологик конференция кысаларында секция утырышлары үткәрелде, аларда төрки халыкларның археологиясе, тарихы һәм мәдәниятенә караган темалар, хәзерге заман төрки тел белеменең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конференциядә Рәсәйнең һәм дөньяның әйдәп баручы тюркологлары катнашуы секцияләр кысаларында барган дискуссияләргә бай эчтәлек бирде, актуальләштерде. Сүз уңаеннан КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының конференция эшенә кайбер югары затларны, шул исәптән МДУның Азия һәм Африка илләре институты һәм РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты вәкилләрен һәм чит ил кунакларын җәлеп итү инициаторы булып торуын да билгеләп үтәсе килә».
Әйтергә кирәк, конференциядә катнашучыларның географиясе бу юлы шактый киң иде: Рәсәй, Казахстан, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркия һәм Һиндстан. Алар арасында Истанбул университетының төрки тарих кафедрасы профессоры Ильяс Топсакал, Дәһли университеты доценты Гурдип Каур, Бакы дәүләт университетының тюркология кафедрасы мөдире Рамиз Аскер, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, Рәсәй Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Замараева, шулай ук МДУның Азия һәм Африка илләре институты вәкилләре бар иде.
Шуны да өстик: конференциянең беренче көне тәмамлану белән кайбер катнашучылар, шул исәптән, Ильяс Топсакал, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Самигуллин белән КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге диварларында очрашырга һәм мөфти алып бара торган “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан җәмгыяте» лекцияләр курсын тыңларга теләк белдерде.