28 апрельдә булып үткән чара Рәсәйдә Япония Елы, Япониядә Рәсәй Елы кысаларында рәсми программа нигезендә уздырылды.
Фестиваль футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 ачылыр алдыннан КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары тарафыннан япония телендә Казандагы истәлекле урыннар турында эшләнгән фильм белән ачылды. Сүз уңаеннан, бу укучылар тарафыннан төшерелгән сериядән булган бары тик беренче фильм иде, башка берничәсе япония телендә видеопроектлар рәвешендә махсус YouTube-каналында чыккан иде инде.
Алга таба фестивальне КФУ ректорының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Олег Пахомовның «Япония императоры юлы: үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага ачык лекциясе дәвам итте, анда бар теләге булганнар, шул исәптән, Казан халкы һәм кунаклары катнаша алды. Лекция Япония императоры статусының гасырларлар дәвамында - император титулы барлыкка килүдән бүгенгегә кадәр – үзгәрә, үсә, ныгый баруына багышланган иде.
Аннары барлык кунакларны КФУның алтаистика һәм кытайны өйрәнү укытучыларының мастер-класслары көтте. Быел басым традицион япон мәдәниятенә ясалды, оештыручылар аның бар гүзәллеген һәм тирәнлеген күрсәтергә омтылдылар. Кунаклар үзләре өчен япон чәй әзерләү тантанасы серләрен ача һәм берничә төр чәй татып карый, традицион япон уен кораллары кото һәм сякухати көйләрен ишетә, го шашка уйнап стратегик фикер йөртергә өйрәнә, манга рәсем сәнгатен үзләштерә, гадәти булмаган катакана тәкъдим итүдә һәм япон теле буенча мастер-класста катнаша, шулай ук икебана ясый һәм аның матурлыгына төшенә ала алдылар.
Әйтергә кирәк, фестиваль Казан халкы һәм кунаклары арасында чын мәхшәр уятты – аңа йөздән артык кеше килде. Аның үзенә җәлеп итү күрсәткече булып шулай ук кунаклар төсендә япон мәдәнияте белән ишетеп кенә түгел, ә бәлки якыннан таныш булган КФУ студентларының һәм хәтта укытучыларының катнашулары тора.
Фестивальнең КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре оештырган Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре халыкара форумы кысаларында узуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Белешмә өчен: Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре халыкара форумы КФУда 26-28 апрель көннәрендә уза.Ике көн дәвамында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты мәйданчыгында Корея, Кытай, Япония, Төркия мәдәнияләренә һәм телләренә багышланган чаралар уза. Форумда катнашучылар арасында Корея Республикасының Рәсәй Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган, Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консуллыгының консул-беренче секретаре Ли Фэй бар. Бу көннәрдә КФУда Кореяне өйрәнү буенча V Халыкара фәнни-гамәли конференция, XXI гасырда көнчыгыш телләр укытуның мөһим мәсьәмәсьәләләре буенча II Халыкара фәнни-гамәли конференция, Төрек теле буенча II Бөтенроссия олимпиадасы, VI Бөтенрәсәй корея мәдәнияте фестивале, II Төбәк япон мәдәнияте фестивале, КФУның шоу-руменда көнчыгышны өйрәнү белеменең хәзерге торышы, укытуның яңа формалары һәм алымнары мәсьәләләре буенча дискуссия һәм тулы бер цикл ачык лекцияләр һәм мастер-класслар, шул исәптән, Корея Республикасының Рәсәй Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын һәм Синхан университетының халыкара эшчәнлек буенча проректоры (Көньяк Корея) Рю Кван Чоль әфәнделәрнең ачык лекцияләре уза.