Миграция процесслары өлкәсендәге экспертлар очрашуы циклын КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының “Ауропа тикшеренүләре” ФУҮ оештыра. 12 нче апрельдә митап-семинарның икенчесе булып үтте.
Бу юлы митап миграциянең кабул итүче илләр икътисадына йогынтысы темасына багышланды һәм митап-сериясенең беренче очрашуында катнашучылар даирәсе шактый киңәйгән иде. Төп чыгышны КНИТУ-КАИның Чистай филиалы директоры, икътисад һәм идарә кафедрасы мөдире Анна Свирина ясады. Бу юлы КФУ ягыннан “Ауропа тикшеренүләре” ФУҮ директоры, дискуссиянең модераторы Лилия Иликова, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Раил Фәхретдинов, халыкара эшчәнлек буенча юридик факультеты деканының урынбасары, Кеше хокуклары, халыкара хокук һәм интеграция мәсьәләләре ФУҮ директоры Рөстәм Дәүләтгильдеев һәм гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты Алла Шакирова катнашты. Моннан тыш, дискуссиядә КДМУның биохимия һәм клиник лаборатор диагностика кафедрасы доценты Алексей Набатов җәлеп ителде.
Сөйләшү билгеләнгән тема тирәсендә барды, шулай ук миграция турындагы уйдырмаларны фаш итүгә омтылыш ясалды. Мәсәлән, билгеле булганча, миграция мифларының икътисади үзенчәлеккә ия булган берсе, мигрантлар хезмәт базарын үстерүгә этәргеч бирәләр дип белдерә, диде Анна Свирина, әңгәмәне башлап. Әмма чынлыкта барысы да күпкә катлаулырак, һәр вазгыять уникаль. Әгәр дә сүз легаль булмаган мигрантлар йөзендәге очсыз эшче көч турында барса, бу чакта эш бирүче өстенә икенче бер дәүләт гражданинын эшкә кабул итү өчен барлык тиешле документларны рәсмиләштерүгә бәйле зур йөк төшә. Кайбер очракларда мигрантлар икътисад үсешенә уңай йогынты ясыйлар, башка очракларда исә – алай түгел, барысы да башлангыч шартларга һәм үзгәрүчән мөнәсәбәтләргә бәйле.
Митап кысаларында миграция үсеше җинаятьчелек үсүенә китерә дигән карашны алга сөргән тагын бер уйдырма хакында сөйләштеләр. Әлегә кадәр күпчелек дәүләтләрдә бу мәсьәлә буенча турыдан-туры бәйлелек ачык күренми. Өченче миф исә, өлешчә ул икенчесе белән бәйле, төп җирле халыкның мигрантларны ниндидер бер тулы масса, эре агым төсендә кабул итүләрен чагылдыра. Әйтик, күпләр һаман да әле катгый рәвештә мигрантларны, барыннан да элек, арзанлы эшче көч итеп санауларын дәвам итә, алар мигрантлар арасында шул ук вакытта илгә эшкә чакырылган теге яки бу өлкәдәге югары класслы белгечләр барлыгын онытып җибәрә. Гомумән, мигрантлар социаль статуслары, белем һәм муллык дәрәҗәләре буенча бер-берсеннән нык аерылалар.
Әңгәмә барышында Рөстәм Дәүләтгильдеев билгеләп үткәнчә, мигрантларны күпсанлы категорияләргә бүлү яшәп килә: хезмәт мигрантлары, профессиональ белгечләр вазыйфасындагы мигрантлар, мәҗбүри күченеп килүчеләр, хәрби качаклар, сыеныр урын эзләп килгән качаклар. Барыннан да элек мигрантка, яңа илгә килү белән, үзенең статусын аерырга кирәк, чөнки моннан күбесенчә аның киләчәктә бу дәүләт территориясендә күпме була алуы, пособие алуы һәм аның күләме торачак. Бу процедура мигрантлар ташкыны артканда бик нык катлаулана – гадәттәгедән үзгә буларак, кыска вакыт эчендә шактый күпсанлы кешеләрне классификацияләргә туры килә, һәм бу еш кына кабул итүче дәүләт өчен җитди кыенлыклар тудыра.
ЕС илләренә мигрантлар сайлап алу тәртибенең бюрократлашуы турында да фикер алыштылар. Яңа берләшмәгә интеграцияләү процессын инде узарга өлгергән элекке дулкын мигрантларының яңа мигрантларны ничек кабул итүләре турында да сүз кузгатылды: алар кабат килгәннәрне хуплыйлар микән, аларга игътибар бирәләрме, авыр ияләшү чорын үтүдә ярдәм итәргә омтылалармы һәм элекке мигрантлар яңаларга йогынты ясыйлармы – бу сораулар төрле дәүләтләр мисалында Раил Фәхретдиновны кызыксындырды. Анна Свирина билгеләп үткәнчә, барысы да индивидуаль һәм кайсы ил һәм мигрантларның нинди этник төркемнән булуына бәйле. Мәсәлән, Бельгиядә яңа килгән мигрантлар, киресенчә, элеккеләрнең фикерләү рәвешенә йогынты ясыйлар.
Үз чиратында, Алексей Набатов Нидерланд мисалында төп җирле халыкның мигрантларга мөнәсәбәтен тикшерде һәм бу илдә яшәүче мигрантларның үз-үзләрен ничек хис итүләрен анализлады. Ничек булып чыкты, Голландиялеләрнең мигрантларга карата шактый толерант мөнәсәбәттә булулары ачыкланды, әлбәттә зур булмаган шәһәр тормышына кушылып китү җиңел генә бирелми. Әмма бу тормышка ашкач, төп җирле халык һәм мигрантлар арасында үзара үзенчәлекле йогынты барлыкка килә..
Германиядә исә, төп җирле халык мигрантларның җайлашу процессына зур игътибар бирә, аны тизләтергә һәм мөмкин кадәр уңайлы итәргә омтыла. Мәсәлән, Алла Шакирова сөйләве буенча, немецлар мигрантларның балалары һәм үсеп килүче яшь буын белән эшләүгә зур әһәмият бирәләр. Ә Анна Свирина отмечала, Германиядә, теге яки бу шәһәр мәдәни тормышына җәлеп итү аша, мигрантларны интеграцияләүгә караган махсус программалар эшли. Ә менә венгерлар, киресенчә, мигрантларга карата бик кискен каршы торалар, һәм бу ил мигрантларны гомумән кабул итми диярлек.
Әйтергә кирәк, бу юлы митап-семинарда катнашырга, белгечләр белән беррәттән, кызыксынган КФУ студентлары да кертелде. Әлегә алар бары тик тыңлаучылар төсендә генә булдылар, әмма киләчәктә аларны митап-сериясе эшенә тулысынча җәлеп итү планлаштырыла. Киләсе очрашу теге яки бу дәүләткә мигрантларны кертү критерийларын билгеләү һәм аларны үтәү белән бәйле төрле бюрократик процедураларның максатка ярашлылыгын анализлауга багышланачак.