Губерналардагы күпсанлы сценарийларны җентекле караганнан соң, совет хакимиятен урнаштыру хәрәкәтенең котылгысыз булмавы раслана.
1917нче елгы Революциянең йөз еллык юбилеена багышланган халыкара фәнни форум бүген үз эшен өч түгәрәк өстәл һәм воркшоп кысаларында дәвам итте. «1917 нче ел сәяси вазгыятендә конфессияләр һәм этнослар» темасына багышланган утырышта революция чорында этник хәрәкәтләр картинасы күзалланды һәм Идел буе, Урал һәм Рәсәйнең көньяк территорияләрендә православие һәм ислам диаспораларының чагылышы җентекләп тикшерелде. Моннан тыш, 1917 нче елда этник-конфессиональ мөнәсәбәтләрнең торышына һәм әлеге мөнәсәбәтләргә революцион процессларның йогынтысына гомуми анализ бирелде. Мәсәлән, ясалган чыгышларда мөселман җәмәгатьчелеге, гомумән, самодержавиене бәреп төшерүне күтәренкелек белән кабул итә, чөнки, самодержавие белән бергә, мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә карата булган чикләүләр дә юкка чыга, дигән фикер яңгыраш тапты. Бу вакыйгалардан соң мөфтине ирекле сайлап куюга юл ачылды. Православие җәмәгатьчелеге, үз чиратында, ничек кенә бу ят яңгырамасын, самодержавиене бәреп төшерүне шулай ук тулысынча позитив кабул итә, чөнки православие чиркәве өчен патриарх сайлау мөмкинлеге туа. Большевистик переворотка карата өммәтнең һәм православие җәмәгатьчелегенең лояль мөнәсәбәтләре , барыннан да элек, вакытлы хөкүмәтнең этно-конфессиональ мәсьәләләрне чишүдә мәгънәле эш-хәрәкәтләр күрсәтә алмавына бәйле. Шул ук вакытта, түгәрәк өстәлдә катнашучылар билгеләвенчә, мөселманнар килеп туган вакыйгаларны православларга караганда зур күтәренкелек белән кабул итәләр.
1917 нче елгы революцион хәрәкәт вакытында этно-конфессиональ мәсьәләләрне тикшереп, фикер алышу “Унҗиденче ел мөселманнары: иҗтимагый хәрәкәтләр һәм сәяси проектлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл кысаларында дәвам итте. Биредә шулай ук самодержавиенең бәреп төшерелүе турындагы яңалык баштарак энтузиазм белән кабул ителгән булса, аннан соң, вакытлы хөкүмәттән күңел кайту аркасында, большевистик переворотка теләктәшлек күрсәтүгә китерә. Әмма әлеге түгәрәк өстәл кысаларында килеп чыккан хәлләрне мөселманнарның ничек кабул итүләре, алар яшәгән төбәкләргә бәйләп, җентекләп тикшерелде. Рәсәйнең көньягындагы мөселманнар, Урта Идел буенда яшәүчеләргә караганда, большевикларга зур энтузиазм белән булышлык күрсәтәләр.
Тагын бер «Унҗиденче ел губерна сценарийлары» дигән түгәрәк өстәлгә тукталсак, биредә хәзерге фәнни җәмәгатьчелекнең революция образыннан читләшә һәм 1917 нче ел вакыйгаларын эзлекле рәвештә фетнә, дәүләтчелекне һәм аның аннан соңгы яңарышын җимерү буларак кабул итә баруы турында әйтелде. Бөтен ил күләмендәге бердәм хәрәкәтләр җыелмасы урынына, безнең алга мозаика рәвешендәге төбәк драмалары образы килеп баса. Утырыш барышында региональ сюжетларның тулы җыелмасы күзалланды һәм, алар арасындагы уртак һәр үзенчәлекле якларны ачыклау максатыннан, һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә каралды. Әгәр конференция башланыр алдыннан галимнәр үз алларына: бу драмалар ничек бер үк вакытта килеп чыкты, бу ничек шулай мөмкин булды соң, дигән сорау куйган булсалар, бүген әлегә сорауга җавап табылды. Шундый фикергә киленде: 1917 нче елның язында хакимият алышыну сценарийлары һәм хронометражы бөтен ил буенча бер-берсенә охшаш булсалар да, бу вазгыятьнең килеп чыгуына төп сәбәп булып, ниндидер революцион хисләр яисә демократик өметләргә бәйлелектән бигрәк, хакимиятнең үз-үзеннән читләшүе тора. Конференция эшендә катнашучыларның ныклы карашларынча, совет властенең урнашу сценарие һәм хронометражы инде искерә барган “совет хакимятенең тантаналы адымнар белән бөтен ил буенча баруы” схемасына туры килми. Төбәкләрнең большевиклашулары төрле-төрле сценарийлар буенча бара. Совет власте урнашу котылгысыз процесс булмый.
«Икенче рус фетнәсе агымында ХХ нче йөз башы крестьян сугышы» темасына воркшоп кысаларында галимнәр тарафыннан чыгарылган нәтиҗәләр,шулай ук, кызыклы. Әлеге түгәрәк өстәл авторлары, 1917 нче елның март-октябрь айлары дәвамында дәүләт структуралары һәм социаль институтларның акрын-акрын таркала бару процессын анализлап, 1917 нче ел драмасын башта революция дип түгел, ә фетнә буларак карадылар. Тарихчылар белдерүенчә, мөгаен, бердән-бер яшәүгә сәләтлелеген саклап калган иҗтимагый институт булып, 1917 ел ахырында империячел һәм демократик дәүләтчелек хәрабәләрендә яңадан калкып чыккан, христиан үзидарә оешмасы тора. Общинаны яңадан торгызу һәм “крестьян утопиясе илен» оештыру процессы 1917 нче елның көзендә тәмамланудан ерак тора һәм гражданнар сугышы елларында чынбарлыкта ясалма рәвештә туктатыла. Биредә шәһәрләрдә совет хакимияте урнашу һәм провинцияләрдә үзидарә оешмалары барлыкка килү вакытларының бер-берсе белән туры килүләрен , абруйлы тикшеренүчеләр карашынча, тарихи тәңгәллек дип санарга кирәк, ә хакыйкатьтә болар төрле юнәлештәге процесслар булалар. Хәер, совет хакимияте урнашуына крестьяннар шактый лояль карыйлар, чөнки “Җир турында декрет” һәм “Тынычлык турында декрет” 1917 елның ахырында Рәсәйнең барлык төбәкләрендә дип әйтерлек тәмамланган “кара яңадан бүлү” нәтиҗәсен чынлыкта беркетеп куялар.
Исегезгә төшерәбез: КФУда «Мөселман халыклары язмышында 1917 нче елгы бөек рәсәй революциясе” темасына конференция 1-2 нче декабрь көннәрендә КФУда булып үтте. Аны оештыручылар булып Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Рәсәй тарих җәмгыятенең Казандагы бүлекчәсе, «Родина» тарихи фәнни-популяр журналы һәм “Халык һәм хакимият: Рәсәй тарихы һәм аның уйдырмалары” фәнни проекты торды.