«Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлеше программалары халыкара стратегик коммуникациянең хәзерге юнәлешләренә үтеп керә алырлык эксперт-аналитик әзерләү максатын күз алдында тотып төзелгәннәр.
Әлеге юнәлешне тәмамлаучыларны дипломатия хезмәткәрләре сыйфатында РФ Тышкы эшләр министрлыгы системасында дипломатия хезмәтендә, Рәсәй Федерациясе дәүләт органнарында (РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте, РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Энергетика министрлыгы), РФ субъектларының министрлыклар һәм дәүләт комитетлары системасында, дәүләти булмаган халыкара оешмаларда, коммерция структураларында (институтны тәмамлаучылар Газпромда, Роснефтьтә, Лукойлда, ТАИФта, банкларда эшли), халыкара профильле коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларда, масс-медиада (институтны тәмамлаучылар RT, ВВС һ. б. эшлиләр) абруйлы һәм югары хезмәт хаклы эш көтә. Ә чит ил студентлары өчен башка дәүләтләрдә дәүләт органнарында һәм дәүләт хезмәтендә эшләү мөмкинлекләре ачыла.
«Безнең тәкъдим ителә торган бакалавр белем бирү программаларының фәнара характердалыгы стратегик коммуникация өлкәсендә күнекмәләр алган, ике һәм аннан да күбрәк чит телләрдә иркен аралашучы экспертларга булган заман таләпләренә җавап бирә. Студентлар компетенцияләргә һәм күнекмәләрлгә ирешә алачаклар һәм, укуларын тәмамлангач, аларга болар дәүләт һәм муниципаль хезмәттә куллану, дипломат, эксперт, җитәкче, галим һәм укытучы булып китү, дәүләт һәм дәүләти булмаган халыкара оешмаларда, бизнеста, масс-медиада консалтинг функцияләре үтәү мөмкинлеге бирәчәк, - дип ассызыклады юнәлеш җитәкчесе Валерий Летяев. – Моннан тыш, укыту барышында алар ике чит тел үзләштерәләр, ә чит ил студентлары белән бер аудиторияләрдә укып - 2017-2018 нче уку елында «Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм чит илләр төбәкләрен өйрәнү» кафедрасында 201 чит ил студенты укыды , ә бу гомуми укучылар саныннан 23 % – төрле мәдәниятләр һәм профессиональ мохиттән чыккан кешеләр белән алга таба эшләү өчен мәдәниятара багланышларның уникаль күнекмәләрен алачаклар».
Шуны билгеләп үтү мөһим, мәдәниятләр турында сүз барганда, аларның спектры гаять киң булуын билгеләп үтү мөһим – кафедрада Әзербайҗан, Ангола, Әфганстан, Бенин, Босния һәм Герцеговина, Венесуэла, Вьетнам, Грузия, Индонезия, Иордания, Иран, Кытай, Колумбия, Конго, Корея, Кыргызстан Республикасы, Нигерия, Таҗикстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Гана Республикасы, Казахстан Республикасы, Молдова Республикасы, Төркмәнстан, Үзбәкстан Республикасы, Төркия Республикасы, Украина кебек илләрдән чит ил студентлары белем ала. Ә тел компетенцияләре спектрына килгәндә, төп белем бирү программасыннан тыш, институт һәр студентка 20 чит тел өйрәнү мөмкинлеген бирә, моңа "UNIVERSUM+" компетенцияләр Үзәгендә укып ирешергә була.
Чын үрләр яулаган хезмәттәшләреннән тәҗрибә үзләштерү турында сөйләгәндә, шуны билгеләргә кирәк, студентлар институт аудиторияләрендә турыдан-туры даими рәвештә бүген хезмәт куючы сәясәтчеләр, тышкы эшләр министрлары, илчеләр, глобаль һәм төбәк сәясәте өлкәсендәге рәсәй һәм чит ил экспертлары белән очраша һәм аларга сораулар бирә алачак. Биредә алар лекцияләрне инглиз телендә тыңлый һәм чит ил дипломатлары белән дискуссияләрдә катнаша алачак. Кафедраны тәмамлаучылар ягыннан шәхси очрашуларда яисә һөнәри практикаларда, институт стеналарында булмасын, алар һәрвакыт аңлау һәм ярдәм табачак. Студентларның һөнәри практиканы дәүләт структураларында - РФ Тышкы эшләр министрлыгында, Татарстан республикасы президенты аппаратында, министрлыкларда, бизнес-компанияләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында - Рәсәйдә, шулай ук, башка дәүләтләрдә дә уза алу мөмкинлеге бар.
Кафедраны тәмамлаучылар арасында БМОның РФ Даими вәкиллегенең Икенче сәркатибе Станислав Алексаев, РФнең Төркиядәге илчелегенең Беренче сәркатибе Булат Биктимеров, РФнең Корея Республикасындагы илчелегенең Беренче сәркатибе Ленар Сәлимуллин, РФнең Австриядәге илчелегенең Икенче сәркатибе Булат Хәйдәров, ВВС Рус хезмәте хезмәткәре Ольга Ившина, РФ Тышкы эшләр министры ярдәмчесе, беренче сәркатибе, Яшь дипломатлар шурасыиң рәисе Константин Колпаков, РФ Тышкы эшләр министрлыгының беренче сәркатибе, Үзәк аппараты хезмәткәре Динә Гыйльметдинова, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Үзәк аппараты хезмәткәрләре Лилия Рамазан, Айрат Хәмидуллин, Булат Мөбарәкшин, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов, ТРның коммерцияле булмаган оешмасының Туристлыкны үстерү Үзәге җитәкчесе Дилбәр Садыйкова һ. б. бар.
«КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлеше буенча белем алу өстенлекләренең иң уңышлыларыннан берсе булып модульле укыту тора. Ул чит ил университетлары-партнерлар белән челтәрле мәгариф программалары төзү аша тормышка ашырыла һәм студентларның күчмә академик мобильлеген актив алып барырга, дистанцион рәвештә онлайн-укыту практикасын кертергә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты Валерий Летяев. – Әзерләү юнәлешенә караган программалары кысаларында төп партнерларыбыз итеп Ирекле Берлин университеты, Гумбольдт ис. Берлин университеты, Отто фон Герике ис. Магдебург университеты, Регенсбург университеты, Болонья университеты тәкъдим ителә. Тулаем алганда, институт партнерлары булып Австрия, Бөекбритания, Алмания, Мисыр, Кытай, Марокко, Польша, Корея, АКШ, Финляндия, Япония кебек илләрнең 30 дан артык югары уку йортлары тора».
Күчмә академик мобильлек өчен Институтта евразия белем бирү хабы эшли. Аның ярдәмендә КФУ студентлары һәм безнең университет-партнерларыбыз студентлары өчен семестрлы укытуның уникаль перспективалары булдырылган. Бу укыту өчен чит ил университетлары-партнерлары белән алмашу хәзерге вакытта мөмкин кадәр киң кулланыла һәм «Көнбатыш-Көнчыгыш», «Төньяк-Көньяк»ны колачлый. Каникуллар чорында чит илләрдә тел өйрәнү стажировкалары да каралган.
Укыту программасына шулай ук Рәсәйнең һәм дөньяның әйдәп баручы югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә торган дистанцион массакүләм ачык онлайн-курсларны (MOOC), яңадан зачет бирү мөмкинлеге белән, мөстәкыйль үзләштерү кертелгән.
Моннан тыш, укулар башлануга, студентлар кафедрада эшләүче галимнәр белән уртак проектларга кушыла, халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия мәсьәләләрен өйрәнүче фәнгә өлеш кертә алачак. Кафедрада эшләүче галимнәрнең фәнни юнәлеше халыкара куркынычсызлык һәм миграция низагларын хәл итү, яңа күпкырлы дөньяның контурларын төзү өлкәсендә тәҗрибә, көнчыгышны өйрәнү, ЮНЕСКО исемлегенә кергән бөтендөнья мирасы объектларын барлау, реставрацияләү һәм идарә итү өлкәсендә менеджмент мәсьәләләре буенча тикшеренүләр алып баруга карый.
Студентлар, Рәсәй Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә эшләүче КФУның Вазгыять-аналитика Үзәгендә уникаль экспертлык күнекмәләрен үзләштереп, сайлаган һөнәренең лидеры булып китә алачак. Үзәк дөньядагы глобаль һәм төбәк иминлеге буенча даими мониторинг үткәрә.
Хәзер бераз юнәлеш кысаларында тормышка ашырыла торган әзерләү тармаклары турында. 2018 елда гомуми юнәлешнең төп өйрәнү объекты булып Ауропа, бу континентагы интеграция барышлары, Ауропа Берлеге, Рәсәй һәм АБ арасындагы халыкара мөнәсәбәтләр, ауропа илләренең халыкара мөнәсәбәтләре, глобальләшүче дөньяда көндәлектәге ауропа һәм аның тиңдәшлеге, Ауропа илләренең һәм төбәкләренең тышкы икътисадый элемтәләре, ауропа цивилизациясе үсеше: антик чордан хәзерге заманга кадәр, ауропа мәдәнияте, ММЧ һәм җәмгыять тора. Ауропа хәзерге ауропа тикшеренүләре контекстында карала.
«Дөнья сәясәте һәм халыкара бизнес» тармагы программасы ике бертигез өлештән тора. Бер өлеше дөнья сәясәтен дәүләтләрнең геополитик һәм тышкы сәясәте, халыкара мөнәсәбәтләре системасы, ә икенче өлеше дөньякүләм икътисади мөнәсәбәтләр системасын дөнья базарлары һәм дәүләтләрнең тышкы икътисадый мәнфәгатьләре һәм элемтәләре системасы буларак өйрәнүдән гыйбарәт.
«Халыкара ягулык-энергетика куркынычсызлыгы» тармагына килгәндә, монда сүз бүгенге халыкара мөнәсәбәтләр системасында төп өстенлекләрнең берсе саналган глобаль һәм региональ кимәлләрдә дәүләтнең ягулык-энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен күнекмәләр алу турында бара.
«Рәсәйнең 2030 елга кадәрге чорга булган Энергетика стратегиясендә күрсәтелгәнчә, төп бурыч булып дөньякүләм энергетика базарларының тотрыксызлыгы һәм энергия ресурсларына булган бәяләрнең үзгәреп торуына бәйле янауларга каршы тору, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыруда илнең энергетика секторы тәэмин итү һәм Рәсәйнең дөнья икътисады системасындагы тоткан урынын көчәйтү тора», - дип билгеләп үтте Валерий Летяев.
«Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлеше буенча укырга керү өчен дүрт фәннән – тарих, җәмгыять белеме, рус теле, чит телдән - БДИ имтиханнарын уңышлы итеп тапшырырга кирәк. Быел «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлешенең барлык тармакларына гомуми 10 бюджет һәм 100 контрактлы урын бүленә. Чит ил кешеләренә Росхезмәттәшлек квоталары буенча бушлай уку мөмкинлеге бар.
Без халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе белән бәйле киләчәк һөнәрләрендә үзләреннән профессионаллар һәм лидерлар әзерләү өчен барлык сәләтле абитуриентларны Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга чакырабыз.