КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» әзерләү юнәлеше абитуриентларның игътибарын елдан-ел үзенә ныграк җәлеп итүе очраклы түгел. «Көнчыгышка борылыш» мондый юнәлеш сайлау файдасына китерүче өстәмә фактор булды. Әмма юнәлешнең белем бирү программаларына 56 бюджет, шулай ук «Төрки халыкларның сәясәте һәм икътисады» белгечлегенә 25 максатчан урын бирелү, үзе үк өстенлек турында сөйли һәм институтны тәмамлаучыларның, дөньядагы вазгыятьнең нинди булуына карамастан, хезмәт базарында югары көндәшлеккә сәләтле булуларын гарантияли. Тулырак сөйлик.
Көнчыгыш мәгарифенең нигезендә көнчыгыш телен белү ята. Институт тәҗрибәле укытучылар һәм үзләштерә торган тел ияләре җитәкчелегендә 15 көнчыгыш телләрен өйрәтү җыелмасын тәкъдим итә. Лингафон бүлмәләре, синхрон тәрҗемә итү өчен кабиналар, зур булмаган төркемнәр, югары уку йортлары-партнерлардан лекцияләр трансляцияләү өчен видео-конференц-элемтә системасы телгә өйрәтү барышын шәхсән-юнәлешле һәм интерактивлы итә. Ә Азия һәм Африка илләренең 30 дан артык югары уку йортларында ярты еллык стажировка узу мөмкинлеге телне үзләштерү дәрәҗәсен тагын да камилләштерүгә китерә.
Гомумән алганда, студентлар үз эченә Көнчыгыш тарихын, сәясәтен, икътисадын, әдәбиятын, динен, этнографиясен, мәдәниятен, географиясен өйрәтә торган комплекслы өйрәнү курслары узалар, бу исә аларны Азия һәм Африка илләре һәм халыклары белән хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрендә тикшеренү, тәрҗемә итү һәм гамәли эшчәнлеккә әзерли. Дөньяда бара торган сәяси һәм икътисади процессларны тирән аңлау халыкара вәзгыятьне системалы рәвештә мониторинглаудан башка мөмкин түгел, шуңа күрә институт структурасында, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә, махсуслаштырылган Вазгыять үзәге төзелде. Рәсәйнең иң яхшы белгечләре җитәкчелегендә студентлар экспертиза-аналитика эшчәнлеге буенча беренчел күнекмәләрен алалар һәм үзләренең тел һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен гамәлгә куялар. Алар даими рәвештә РФдәге төрле Көнчыгыш дәүләтләренең гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчеләре һәм Генконсуллары, чит илләр һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлар катнашындагы фәнни-белем бирү программаларында да катнашалар.
Белем бирү программалары турында сөйләгәндә, шуны әйтергә кирәк, «Азия һәм Африка илләре тарихы» һөнәре буенча белгеч әзерләү студент сайлаган төбәкнең тарихын, мәдәниятен һәм телен комплекслы өйрәнүгә юнәлдерелгән. Укыту барышында Көнчыгышның сәяси, социаль-икътисади һәм дини-фәлсәфә концепцияләре эволюциясе, аларның кешеләр аңына йогынтысы турында караш формалаша.
«Академик ислам белеме» белгечлеге тарих, хокук, догматика, фәлсәфә, матди һәм рухи мәдәният, икътисад, хәзерге иҗтимагый-сәяси үсеш, төбәк һәм этник үзенчәлекләр буенча белемнәр җыелмасы нигезендә тулы бер караш барлыкка китерүгә юнәлдерелгән.
Үсә баручы төрек инвестицияләренең Рәсәйгә агымы «Төрки халыклар сәясәте һәм икътисады» белгечлеге әзерләүгә китерде. Уку йомгаклары буенча белгечләр Төркиягә, шулай ук Көнчыгыш дәүләтләргә бәйле икътисади һәм социаль проектларда катнаша алачаклар.
«Азия-Тын океан төбәге илләре икътисады» һөнәре буенча белгеч әзерләү ул сайлаган төбәкнең икътисадын, тарихын, телен һәм башка илләр белән үзара тышкы икътисади хезмәттәшлекне комплекслы өйрәнүгә юнәлдерелгән. Даими рәвештә Азия һәм Африка илләренең икътисады, ә тирәнтен төстә - белгечлек караган төбәкнең икътисади үсеше өйрәнелә. Аерым игътибар тышкы, шул исәптән, халыкара оешмалар һәм килешүләр (ШОС, БРИКС, ЕврАзЭС, ЭПШП, АТЭС һ. б.) кысаларында, икътисади эшчәнлеккә бирелә,
Ә «Азия һәм Африка илләре телләре» һөнәре буенча әзерлек тел һәм әдәбиятне фундаменталь өйрәнүне тәкъдим итә. Программа хәзерге заман тел белеме һәм аның концепциясенә караган мөһим мәсьәләләрне яктырта, көнчыгыш филологиясе үзенчәлекләре, белгечлек буенча сайланган көнчыгыш телендәге текстларны анализлау методологиясе һәм методикасы җентекләп өйрәнелә. Студентлар бөтен уку курсы дәвамында, «рус теле – көнчыгыш теле – инглиз теле» өчлегендә тәрҗемә эшчәнлегенә өйрәнеп, тәрҗемә итү һәм текстлар белән эшләү күнекмәләрләрен алалар. Педагогика нигезләрен, көнчыгыш телен укыту методикасын, шулай ук, укытуның заманча технологияләрен һәм формаларын үзләштерәләр.
Әлеге юнәлешне тәмамлаучыларга федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнарында һәм җирле үзидарәләрдә, Рәсәйнең һәм башка илләрнең дипломатик вәкиллекләрендә, экспертлык-аналитик үзәкләрендә һәм мәгълүмати агентлыкларында, массакүләм мәгълүмат чараларында, тәрҗемә агентлыкларында, чит ил партнерлары белән элемтәләре булган сәүдә-икътисади оешмаларда һәм компанияләрдә ихтыяҗ зур.
Башка шәһәрдән килгән барлык беренче курс студентларына илнең иң яхшы «Универсиада Авылы» кампусында тору урыны бирелә. Институттагы студентлар тормышы – бу фәнни җәмгыятьләр, конференцияләр, чит илгә стажировкалар, клублар, иҗат коллективлары, спорт ярышлары һәм бөтен дөньяга сибелгән яңа дуслар, ә спорт, фәнни һәм иҗади тормыш алып барган студентлар һәр семестр саен үз стипендияләрен 10 000 сумга кадәр һәм аннан да артыгракка җиткерергә мөмкиннәр.
Контактлар: https://kpfu.ru/imoiv/abiturientam/bakalavriat. Тел.: 89372869357