2018 нче елның 20 августында Халыкара җәйге археология мәктәбе эшли башлый. Без «Палеоантропология» юнәлеше укытучысы, б.ф.к., МДУның ФТИ һәм Антропология музее өлкән фәнни хезмәткәре Денис Валерьевич Пежемскийдан 2017 елда аның секциясенең эше турында сөйләвен үтендек.
Мәктәптә Сез инде ничәнче елыгызны укытасыз?
- Өченче тапкыр. Мин биредә мәктәпкә нигез салынганнан бирле һәм һәрвакыт шушы секцияне җитәкләдем, әмма былтыр ул булмады.
- Бу еллар эчендә нинди дә булса үзгәрешләр күзәтелдеме?
- Мәктәп тәҗрибә туплады. Оештыру ягыннан эш яхшырак бара: тәрҗемәчеләр һәм волонтерлар әйбәт эшли. Быел аларның эшенә плюс 5 куеп булыр иде дип саныйм. Шулай ук секцияләргә туплау үзгәртелә. Әйтик, узган ел «Палеоантропология» булмаса, быел «Археозоология» булмаячак. Әлбәттә, секцияләр үзгәрешсез калсалар бик тә шәп булыр һәм үзенә күрә мәктәпнең традициясе барлыкка килүен күрсәтер иде.
- «Палеоантропология» секциясенең программасы елдан-елга үзгәрәме?
- Әйе, без үзгәртүләрне оештыручылар белән килештерәбез һәм ниндидер яңалык өстибез. Катгый укылырга тиешле лекцияләр җыелмасы һәм практикумнар бар, шулай ук эксперименталь өлеш дә каралган. Мәсәлән, 2015 нче елда без генетика буенча белгеч чакырдык һәм ул молекуляр биология һәм кеше генетикасы буенча лекцияләр укыды. Быел биометрик чакырдык (биологик статистика буенча белгеч). Статистика барчасына, шул исәптән археологларга да, кирәк: ул цифрларга карата игътибарлы булуның мөһимлегенә төшенергә һәм антропологик анализ методларын тагын да киңрәк күзалларга ярдәм итә. Моннан нәрсә килеп чыгасын карап карыйбыз: катнашучылар аларга нәрсә җиткерергә теләвебезне аңларлармы яисә эксперимент уңышсызлыкка очрармы?
- Сезнең лекцияләрегез курсына эксперименталь өлеш йогынты ясыймы?
- Әлбәттә. Мәсәлән, мин быел статистика өлешен бөтенләй төшереп калдырдым һәм җентеклебрәк итеп гомуми курсны бирдем. Бары тик бер юнәлештә генә казынуга караганда, гомуми күзаллауны бирү бик тә әһәмияткә ия. Без өйрәтергә һәм күрсәтергә теләгән нәрсәләр күп вакыт таләп итә, ә ул безнең юк. Бу - объектив каршылык, аны берничек тә хәл итеп булмый. Без теләсә нинди мөмкинлекләрдән файдаланабыз: тәнәфесләрдә шөгыльләнәбез, балалар кич, кичке аштан соң, киләләр һәм ниндидер кисәкләрне ачыклыйлар. Мин «болгар» вакытын укыту өчен максималь рәвештә кулланырга кирәк дип уйлыйм.
- Әле яңа гына эшкә керешеп китүче белгечләргә мәктәп ни белән ярдәм итә ала?
- Болгардагы беренче мәктәп яхшы мисал булып тора ала. Секция ун кешедән торды,аларның барысы да яңа гына керешкән археологлар иде. Бишесе тулысынча үз юнәлешләрен үзгәрттеләр һәм физик антропологлар булып киттеләр. Һәм зур уңышларга ирешәләр. Бу - археология мәктәбенең бик зур казанышы.
- Өч сүз белән генә «Палеоантропология» секциясен тасвирлагызчы?
- Ике сүз белән мөмкинме? Үземә кызык!