18 апрельдә КДУда Степан Смоленский исемендәге I Хор фестивале ачылды. Бу вакыйгага кадәр 14, 15 апрель көннәрендә шәһәр буенча хор универсиадасы уздырылган иде. Универсиадада Казан уку йортларыннан күп кенә хор коллективлары чыгыш ясады. Анда җиңеп лауреат исеме алучылар фестивальдә катнашу хокукы алган иделәр.

Фестиваль ачылышында Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе, КДУдагы хор капелласы җитәкчесе Валерий Леванов, катнашучы барлык хор коллективлары исеменнән КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлаховка фестиваль уздыруга ярдәм итүе һәм башлап йөрүе өчен рәхмәт әйтте, шулай ук, бу эштә хезмәттәшлек күрсәткән Татарстан вузларының ректорлар советына, Казан шәһәренең яшьләр һәм балалар эшләре комитетына ихтирамын белдерде.

Ачылу тантанасында шулай ук, КДУ ректоры М.Х. Сәлахов чыгыш ясады. «Университетыбызның хор капелласын Казан шәһәрендә һәм республикада гына түгел, илебездә һәм чит илләрдәге сәнгать сөючеләр арасында да билгеле коллектив, - диде ректор – Беренче хор башкаручылар фестивале безнең уку йорты кысаларында уза икән, без моны университетыбызның массакүләм җыр сәнгате үстерүдә ирешкән хезмәтләрен тану дип кабул итәбез». Мәшһүр дирижёр, илебездәге хор сәнгатенә нигез салуда күп көч куйган Степан Смоленский (1848-1909) исеменә ихтирамын белдереп, аның Казан университетының юридик факультетын тәмамлавын, укыган чорда ук студентлар хоры белән җитәкчелек иткәнлеге һәм Казанда укытучылар семинариясенә нигез салучыларның берсе булуы турында искә алды.

Ректор чыгышыннан соң, фестиваль барышының беренче бүлеге КДУның Фатима Әхмәдиева җитәкчелегендәге республика, Россия һәм чит илләрдә узган фестивальләр лауреаты булган хор капелласы чыгышы белән башланып китте. Капелла 1807 елда, Казан университеты ачылуга багышлап кантны башкарды. КДУ капелласы башкаруында Рахманиновның «Өч рус җыры» һәм «Кармина Бурана» кантатасыннан өзекләр яңгырады.

 

 

 

Алга таба, сәхнәдә КДМУ, КДТУ студентларының хорлары, КДЭУның «Ренессанс» хор капелласының чыгышлары тыңланды.

Икенче бүлектә КДГПУның кызлар хоры, КДУКИның берләштерелгән Академик хоры һәм Татар хоры коллективлары чыгыш ясадылар.

19 апрельдә Актлар залында фестиваль кысаларында, күп кенә рухани хорлар тарафыннан оештырылган чыгышлар тыңланды. 

20 апрель көнне КДУның Татар халык хоры тарафыннан, бу коллективның 40 еллыгына һәм шушы хорны әйдәп баручы, аның җитәкчесе һәм дирижёры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинның тууына 65 еллыгына багышланган концерт булды.

 

 

Казан дәүләт университетының татар халык хоры беренче оешкан көненнән алып, бүгенгәчә, аның җитәкчесе һәм дирижёры Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин исеме белән бәйле. Хорның 40 еллык юбилее дә җитәкчесенең 65 яшь тулган көне белән бер вакытка туры килеп бик зур бәйрәм рәвешендә уздырылды. Юбилярны котларга республикабыз төбәкләреннән һәм шәһәребездән бик күп кунаклар килгән иде.


Бәйрәм халкыбызның һәм бөтендөнья иң матур классик җыр җәүһәрләреннән торган концерттан соң булган, тәбрикләү өлешендә котлау сүзе белән КДУның проректоры Н.К. Замов чыгыш ясады.

«Кадерле дуслар!

Бүген Казан университетында гына түгел, ә республикабызның барлык мәдәни дөньясы өчен дә зур бәйрәм. Без биредә университетның Татар халык хорына 40 ел, ә аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинга 65 яшь тулу көнен билгеләп үтәргә, димәк икеләтә бәйрәмгә җыелдык, дип башлады сүзен Наил Кәлимулла улы – Моннан дүрт дистә ел элек, Ирнис Рәхимуллин, ул вакытта Казан консерваториясенең югары курс студенты, татар музыкаль культурасын хор аша яңгыратуны үз алдына бурыч итеп куйды. Хор башкаруы башлыча Европа музыкаль культурасына хас башкару алымы булганлыктан, күбрәк аерым башкаруга нигезләнгән татар җыр сәнгатен хорлаштыру катлаулы хезмәт иде. Ирнис Әхмәдулла улы тиз арада дүрт тавышка җырлый торган менә дигән татар хоры оештыра алды. Бу коллектив тиз арада республикада гына түгел, илебезнең башка шәһәрләрендә дә зур популярлык казанды.

Инде утыз елдан артык бу коллектив лаеклы рәвештә «Халык хоры» исемен йөртә.

Хорның җитәкчесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинны без күренекле мәдәният эшлеклесе – музыка белгече һәм музыкаль тәрбияче буларак беләбез. Ул бүген дә армый-талмый татар халык җырларын һәм башка җырларның музыкаль культурасын яшь буынга җиткерү өстендә эш алып бара.

Бөтен ректорат һәм университет коллективы исеменнән Татар халык хорын һәм аның җитәкчесен юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәм. Иҗади уңышлар телим.

Бәйрәм белән, дуслар!» - дип төгәлләде сүзен проректор.

  

 

Юбилярны Бөтендөнья Татарлары конгрессы председателе урынбасары Ринат Вәлиуллин, Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Петрович Леванов, татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультеты деканы И.А. Гыйләҗев, «Татарстан Яшьләре» газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, газетаның күренекле журналист-публицист һәм хор өчен җырлар тәрҗемә итүче Флүрә Низамова һәм башкалар кайнар котлады.

Бу ике юбилейга багышлап, университет нәшрияты тарафыннан альбом рәвешендәге китапчык басылып чыккан иде. Әлеге басмада, кайчандыр хорда җырлаган, бүген инде төрле тармакларда хезмәт итүче элеккеге студентларның истәлек язмалары, композиторлар, шагыйрьләр һәм күренекле сәнгать эшлеклеләренең истәлек язмалары һәм төрле еллардагы фоторәсемнәр урын алган.