Дания Фатыйх кызы Заһидуллина,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,

Россия, 420111, Казан ш., Бауман ур., 20,

zagik63@mail.ru

 

2013 нче елда Татарстан китап нәшриятында «Татар әдәбияты дөньясы» сериясеннән чираттагы «Адель Кутуй. Неотосланные письма: повести, стихотворение в прозе» китабы басылып чыкты. Рус укучыларын татар әдәбияты классиклары әсәрләре белән таныштыру максатыннан уйланылган әлеге сериядән бүгенге көндә А.Гыйләҗев, Т.Миңнуллин, Х.Вахит, Г.Кутуй иҗатына багышланган дүрт китап дөнья күрде.

Бәяләнә торган хезмәттә атаклы татар язучысының танылган әсәрләре туплап бирелә. Басма язучының иҗат юлы, аерым әсәрләренә анализ, укучыга мөстәкыйль эш һәм үз-үзеңне тикшерү өчен сораулар һәм биремнәрне, әдәбият исемлеген үз эченә ала. Аналитик мәкаләләрдә Г.Кутуй иҗаты тарихи-әдәби һәм мәдәни-тарихи контекстта тасвирлана һәм укучыларның 1920 – 1940 нчы еллар татар әдәбияты турындагы күзаллауларын киңәйтә. Аларда шулай ук әдәби агымнар һәм берләшмәләр, әдәби көрәш фактлары, язучылар арасындагы мөнәсәбәтләр – барысы да Г.Кутуй иҗатына бәйле рәвештә яктыртыла. Тарихи-әдәби һәм мәдәни-тарихи контекстлар билгеле бер күләмдә Г.Кутуй шәхесенә бәйле мемуарлар, татар әдәбияты һәм мәдәниятенең танылган эшлеклеләре язган хатлар аша гәүдәләнә. Язучының әдәби портретын тудыруда эшчәнлекләрен XX гасырның беренче утыз еллык әдәби барышын өйрәнүгә багышлаган татар әдәбиятчыларының (Г.Халит, Х.Госман, Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин) фикерләре әһәмиятле роль уйный һәм автор-төзүче тарафыннан урынлы кулланылыш таба. М.Хәбетдинова мәкаләләренең концептуаль нигезен Г.Кутуй иҗатының милли нигезләрен билгеләү тәшкил итә. Автор фикеренчә, әлеге идея рус-татар әдәби багланышларында традицияләр һәм яңачалыкның үзара баетылуы аша чагылыш таба. Укучыга татар әдәбиятының милли бердәйлеген һәм шул ук вакытта әдәби багланышлар өчен ачык булуын күрергә ярдәм итү бу сериянең максатларыннан берсе булып тора.

 

Төп төшенчәләр: татар әдәбияты, мәдәниятара багланышлар, 1920 нче еллар әдәби төркемнәре, татар футуризмы, балалар әдәбияты, милли идеал, ватан образы.

 

Мәкалә (тулы версия)